Accessibility links

Кайнар хәбәр

СМС контроле: "Бу чаралар кирәк, әмма алар канунны уратып кертелә"


Архив фотосы

Татарстанда яшәгән җиреңнән ераграк китү ихтыяҗы туса, СМС җибәреп хәбәр итү кирәк. Шуның ярдәмендә хакимият кешене контрольдә тотачак. Моның ни дәрәҗәдә канунилыгы хакында юрист белән сөйләштек.

Татарстанда коронавирус белән бәйле "үзизоляция" вакытында урамга чыгу өчен рөхсәтне СМС ярдәмендә алырга кирәк. Моның өчен телефоннан исем-фамилия, паспорт мәгълүматларын, кайда барырга җыенуың турында хәбәр җибәрергә кирәк. Код килгәч кенә өйдән чыгып китә аласың. Димәк, хөкүмәт сине контрольдә тотачак дигән сүз. Мондый контроль коронавирус узгач та кулланылмасмы дип борчылучылар бар. Кытайның уйгырлар яшәгән Синҗан төбәгендә контроль инде алып барыла.

Уфада яшәүче юрист Айдар Муллануров әйтүенчә, вакытлыча булганда бу чаралар үзен аклый.

Айдар Муллануров
Айдар Муллануров

"Хәзерге чаралар, барысы да булмаса да, үзен аклыйдыр. Хәтта кеше хокукларын яклау мәсьәләсендә бик сак булган Европа илләренең кайберләре дә бу чараларның кайберләрен куллана. Әлбәттә, кеше иреге һәм хокуклары барыннан да өстен, әмма кайбер очракларда коллектив хокукларга ирешү өчен индивидуаль хокуклар чикләнә ала. Әгәр без моңа чыгарма ягъни вакытлыча ихтыяҗ буларак карыйбыз икән, бу миндә борчылу тудырмый.

Юрист буларак мине ике әйбер борчый: бу юридик яктан бик үк уңышлы булмаган юл белән эшләнә. Бу чаралар кирәк, әмма алар канун процедураларын уратып эшләнгән.

Әгәр моңа иртәрәк әзерләнсәләр, шул ук депутатлар проблемны алданрак күрсә, чараларны кануни кертә алырлар иде. Вакытында әзерләнмәгәч, инде башкача эшләп булмаганга, хәзер кабул ителә торган фәрманнарда хокукый яктан каралмаган механизм кулланыла. Хакимият уңай максатларга ирешү өчен нәтиҗәле, ләкин кануни булмаган чаралар күргәндә кешеләр аңында максатларга ирешү өчен барлык чаралар да яхшы дигән фикер артырга мөмкин. Мин алай дип санамыйм. Хәзер ул чаралар канунимы, юкмы, аны уйлаучы юк, иң мөһиме – чирләп китмәү. Шуңа барлык чаралар да дөрес дип уйлыйлар. Бу хәл мине борчый", ди Муллануров.

Кайбер социаль челтәрләрдә СМС ярдәмендә җибәрелгән мәгълүматны явызларча файдаланырга мөмкиннәр дигән язулар чыкты. Татарстан элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, урамга чыгар өчен махсус хезмәткә юлланган паспорт номерлары имин сакланачак.

"Кешеләрнең шәхси мәгълүматлары "Ак Барс банкы"нда финанс транзакцияләр башкарганда ничек саклана, монда да шул дәрәҗәдә имин булачак", дип ышандырды ул.

Юрист Муллануров та шәхси мәгълүматны җибәрүдә куркыныч юк дип саный.

Бу мәгълүмат банкларда, элемтә операторларында болай да бар

"Бу мәгълүмат банкларда, мобил телефон операторларында болай да бар. Операторлар безнең кайда баруыбызны, банклар нәрсә сатып алуыбызны, интернет провайдерлар нәрсә белән кызыксынуыбызны, ни язуыбызны белә. Алар барысы да хакимият белән хезмәттәшлек итә һәм дәүләт сораган очракта барлык мәгълүматны бирергә тиеш була", ди ул.

Муллануров киләчәктә бу тәртипне куллану, ягъни халыкны контрольдә тоту калырга мөмкин дигән шик белән килешеп бетми.

"Бу инде үзебездән тора. Әлбәттә бөтен җирдә һәрбер хакимият элитасы үз вәкаләтләрен арттырырга, күбәйтергә тели, идарәне күбрәк үз кулында тотарга тели. Безнең хакимият тә башкалардан аерылмый. Мәсьәлә шунда гына: гражданлык җәмгыяте аны ни дәрәҗәдә һәм күпме вакытка хакмияткә бирергә әзер. Карантин сәбәпле бу чаралар хәзерге вакытта аклана. Зәхмәт беткәч, хакимият бу ысуллардан баш тартыр дип уйлыйм. Тоталь контроль даими калыр дип санамыйм. Хакимият моны куллануны озаккарак суза башласа яки хәзерге чараларны өлешчә калдырса, без медиа, кануннар нигезендә канәгатьсезлегебезне белдерә алабыз.

Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә шундый күп кануннар кабул итәләр, берсе артыннан берсен чыгарып кына торалар, шулар арасында кирәкмәгәннәре, хәтта зыянлылары да бар.Ә менә мондый гадәттән тыш хәлләр очрагына кагылышлы кануннар кабул ителмәде. Шуңа федераль һәм төбәк хакимиятләренә урау юллар белән гибрид чаралар күрергә туры килде. Фактта ул начар түгел кебек, әмма юридик яктан бу шикле килеп чыга", ди юрист Айдар Муллануров.

Татарстандагы кебк Мәскәүдә өйдән чыгучыларга шулай ук QR-кодлар бирелә. Аның өчен Мәскәү мэриясе сайтында үзең турында бөтен мәгълүматны язып теркәлү таләп ителә. Шул код ярдәмендә синең хәрәкәтләнүне тикшереп барачаклар.

Татарстан һәм Мәскәүдән аермалы буларак Башкортстанда урамга чыкканчы үзең турында бөтен мәгълүматны җибәрү тәртибе юк. Анда 1 апрельдән эшләп йөрүчеләргә махсус таныклыклар тапшырылды. Хакимияттә, мөһим тармакларда эшләүчеләргә, волонтерларга пластик таныклыклар, калганнарга катыргы таныклыклар бирелә.

Дөньяның коронавирус авыруы иң нык таралган Италиядә Татарстандагы кебек кырыс чаралары кулланылмый.

Италиянең төньяк-көнбатышында, Генуя шәһәреннән 45 чакрымлап көнбатышта, диңгез буенда урнашкан Савона шәһәрендә яшәүче Алсу Гомәрова Азатлыкка әйтүенчә, алар инде бер айдан артык карантинда утыра.

Алсу Гумирова
Алсу Гумирова

"Халык урамга чыккан очракта ни сәбәпле чыгуын һәм кая баруын язып махсус кәгазь тутырырга тиеш икән. Әлеге кәгазьне интернеттан чыгарып була. Анда исем-фамилия һәм бару урыны язылган булырга тиеш. Тәмәке сатыла торган киосклардан да алып була. Бу кәгазьдә бөтен мәгълүматны язып үзең белән йөртергә тиешсең. Әгәр полиция тикшерә калса, аны чыгарып күрсәтергә тиеш буласың.

Италиядә технологияләр үсеш алган дип әйтә алмыйм. Шуңа Казандагы кебек тиз генә эшләп куя алмаслар иде, аннары мондагы халык чир йоктырудан бик курка. Шуңа бөтен кагыйдәләрне үтиләр. Аннары штрафлар да артты, элек 200 евро иде, хәзер дүрт мең евро булды дип ишеттем", ди ул.

фикерләр (5)

бу форум ябык

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG