Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле Чечняда комендант сәгате кертелә


Русия төбәкләре арасында мондый тәртип урнаштыруның беренче очрагы.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең Telegram каналында игълан иткәнчә, 3 апрельдән республиканың барлык торак пунктларында 20:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр җәяүлеләр йөреше һәм транспорт хәрәкәте тыела.

"Ярымчаралар белән генә коронавирусны йөгәнләп булмый. Вирусның таралу чылбырын өзү мөһим. Без моңа ирешергә телибез дә инде!" ди Чечня башлыгы.

Элегрәк Чечня башлыгы республикада 5 апрельдән соң автотранспорт, поездлар һәм очкычлар хәрәкәтен туктатылачагын хәбәр иткән иде. Республикадан чыгу һәм керү ябылачак. Шул көннән башлап республикага ватандашларның килүе дә чикләнә.

Азык-төлек, дарулар һәм башка тормыш өчен мөһим тауарлар ташу белән шөгыльләнүче затларга гына искәрмә ясала. Башка төбәкләрдән Чечняга кайтырга планлаштыручыларга 5 апрельгә кадәр кайтып җитәргә тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG