Accessibility links

Казанда мәхкәмә изоляция тәртибен бозучыга штраф түләтмәскә булган


Тәртип бозучыга 30 мең сумга кадәр штраф янаган. Ләкин урамга чыгу кешеләргә чир йоктыруга китермәү сәбәпле, аңа кисәтү ясау белән чикләнгәннәр.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе “үзизляция тәртибен” бозучыга кисәтү ясау турында карар чыгарган. Яңа канун нигезендә аңа 30 мең сумга кадәр штраф янаган. Әмма канун бозу аркасында чир таралу куркынычы тумаганга, җәзаны йомшартканнар дип яза РБК.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1979 елгы ир-ат 7 апрельдә махсус рөхсәт алмаган килеш яшәү урыныннан киткән. Аңа карата “гадәттән тыш хәл килеп туу куркынычы булган җирләрдә югары әзерлек тәртибе кагыйдәләрен бозган өчен” маддәсе нигезендә беркетмә язылган. Русия административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр март ахырында кертелгән иде. Бу канунга ярашлы, тәртип бозучыга 30 мең сумга кадәр штраф сугылырга мөмкин.

Гаепләнүче мәхкәмә утырышына килмәгән. Мәхкәмә аның моңа кадәр җаваплылыкка тартылмаган булуын, һәм аның гамәлләре чир таралу куркынычы тудырмавын исәпкә алган. Штраф урынына аны кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартканнар.
Idel.Реалии язганча, Татарстанда изоляция тәртибен бозучыларга 600гә якын беркетмә тутырылган. Шуларның өчтән берендә административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе нигезендә 7,5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф карары чыгарылган. Бу маддә “халыкның санитар-эпидемологик иминлеге өлкәсендә канун бозу” өчен җәзага тартуны күздә тота. Соңрак билгеле булганча, Татарстан Югары мәхкәмәсе районнарга бу маддәнең икенче бүлеге нигезендә җәзага тартуларны туктатырга кушкан, чөнки андый җәзалар бары вирус табылып, карантинда утырырга тиеш булган кешеләргә карата гына кулланыла диелгән.

203 беркетмә нигезендә документ хаталы итеп тутырылу сәбәпле административ эш ачылмаган диелә. Тагын 362 эш буенча бер карар да кабул ителмәгән.

31 мартта Русия думасы карантинны бозган һәм коронавирус турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җәза төрләре каралган канун өлгесен берьюлы өч укылышта кабул итте. Канунга ярашлы, карантин бозу кеше үлемнәренә китерсә, гаепләнүче 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

6 апрельдә Татарстан президенты карары белән республиканың тагын 12 оешмасына изоляция тәртибен бозучыларга штраф салу хокукы бирелде.

XS
SM
MD
LG