Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: кече һәм урта ширкәтләрнең яртысы дәүләт ярдәменнән файдалана алмый


Коронавирус эпидемиясе сәбәпле Русиядә “ял атналары” игълан ителгәннән соң, ширкәтләрнең яртысы диярлек эшен туктатырга мәҗбүр булган.

Русиядәге урта һәм кече ширкәтләрнең 48 проценты коронавирус эпидемиясеннән зыянны каплау өчен кертелгән дәүләти ярдәм чараларыннан файдалана алмаячак. Моны Сәүдә-сәнәгать пулаты уздырган сораштыру күрсәткән.

Бу оешмалар дәүләт ярдәме каралган ширкәтләр төренә керми.
Сораштыру күрсәткәнчә, оешмаларның 46 проценты җитештерүне туктатырга мәҗбүр булган, 41 проценты бөтен көчен куеп эш урыннарын саклап калырга һәм хезмәткәрләренә эш хакы түләргә тырыша.

58 проценты аренда өчен түли алмавын әйткән. 47 проценты эшне читтән торып оештыру мөмкинлеге булмавын белдергән.

Тикшерүдә билгеләп үтелгәнчә, эшмәкәрләр пандемия шартларында иң яхшы юл дип илдә гадәттән тыш хәл кертелүне атый. Ул вакытта сәнәгатьнең бөтен тармакларын да пандемиядән зыян күргән дип санарга булыр иде.

Сораштыруда бөтен Русиядән 24 мең эшмәкәр катнашкан. Тикшерү бизнесның үзен ничек хис итүен һәм пандемия вакытында нинди авырлыклар кичерүен ачыклау максатыннан башкарылган.

Русиядә 30 марттан “ял атналары” кертелде. Президент Владимир Путин өйдә утырган русияләргә аларның эш хаклары сакланачак дип белдерде. Әмма бу эш хакын эшмәкәрләр үз кесәләреннән түләргә мәҗбүр булды.

15 апрельдә Путин ширкәтләргә хезмәткәрләренә эш хакы түләр өчен дәүләт ярдәме турында игълан итте.

Хезмәткәрләрен эштән җибәрмәгән ширкәтләргә бер кешегә 12 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк диелде.

XS
SM
MD
LG