Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәпләре киләсе елдан биш көнлек атнага күчәргә мөмкин


Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрне биш көнлек уку атнасына күчерү мөмкинлеген карарга йөкләмә биргән.

Казан мәктәпләрендә дистанцион уку тәҗрибәсен искә алып, киләсе елдан биш көнлек уку атнасына күчү мөмкинлеге өйрәнеләчәк. Бу турыда шәһәр мэриясе хәбәр итә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, мондый фикерне Казан мэры Илсур Метшин коронавирус сәбәпле мәктәпләрнең читтән торып укыту торышы белән танышканнан соң белдергән.

“Без биш көнлек атна турында күптән хыялландык. Хәзерге тәҗрибәбез белән, гадәти уку барышын һәм онлайн укытуны берләштерә алачакбыз, шул ук вакытта бөтен норматив актлар да үтәләчәк” дигән Метшин.

Казан мэриясе мәгълүматына караганда, бүген дистанцион укыту ярдәмендә мәктәп балаларының 93 проценты белем ала, калган җиде проценты катнаш формада укый.

Шәһәрнең мәгариф идарәсе Ирек Ризванов белдергәнчә, мэрия уздырган сораштыру укучыларның 78 проценты онлайн укуга уңай каравын күрсәткән.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Татарстан мәктәпләре 6 апрельдән дистанцион укуга күчте. 16 апрельдә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин республикада балаларны читтән торып укытуда кыенлыклар булуын хәбәр итте.

Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Казанда кайбер башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укый башлады. Белгечләр бу татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга китерәчәк дип саный.

XS
SM
MD
LG