Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин йорты тирәли хәйрия марафоны уздырып 31 мең сумнан артык акча җыйды


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

23 апрельдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанның Сәлимҗанов урамындагы йорты тирәли хәйрия марафоны уздырды.

Нәбиуллин Азатлыкка әйтүенчә, әлеге марафонга чыгуының төп максаты ураза аенда мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм җыю.

"Рамазан ае кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итү ае да булып тора. Мин шуңа күрә әлеге марафонга чыктым һәм үз кулымнан килгән кадәр мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләдем", диде.

Наил ярдәм акчасын социаль медиа аша җыюын, банк картасына якынча йөзләп кешедән ярдәм килүен әйтте. Марафон барышында 50 сумнан алып ике мең сумга кадәр акча күчерүчеләр булган.

Коронавируста, урамда йөрергә ярамау сәбәпле, ул йорты тирәсендә генә йөгергән.

"Өйдән йөз метр читкә китмәгәч изоляция режимын бозылмый", диде Нәбиуллин.

Активист сүзләренчә, аны бу адымга коронавируслы балаларга ярдәм итүгә үз өе тирәли 540 әйләнеш ясаган украиналы спортчы Таня Гринева рухландырган.

Нәбиуллин үз өе тирәсендә 4 сәгать 58 минут эчендә 132 әйләнеш ясаган. Марафон ахырына 31 мең 200 сум акча җыелган. Аның әйтүенчә, әлеге акчага мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек пакетлары таратылачак.

XS
SM
MD
LG