Accessibility links

COVID-19 йоктыруның Татарстанда 14, Башкортстанда 33 яңа очрагы рәсман теркәлгән


Русиядә узган тәүлектә коронавирусның 5849 яңа очрагы расланган, 60 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 14 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада COVID-19 вирусы табылуның 426 очрагы расланган, 51 кеше савыккан. Узган тәүлектә хастаханәләрдән тагын 11 кеше дәваланып чыккан.

Татарстаннның коронавируска каршы көрәш штабы белдергәнчә, яңа ачыкланган очракларның берсе читтән кайткан, калган 13 очрак – республиканың үзендә йоктырганнар. Авыруларның унысы хастаханәгә җибәрелгән, калганнары өйләрендә дәвалана.

Яңа очракларның сигезе Казанда, өчесе Чүпрәле районында, Буа, Лаешта берешәр очрак. Тагын бер очрак Екатеринбурдан килгән кешедә диелә.

24 апрельгә Татарстан шәһәр һәм районнарында очраклар:
Казан – 189, Чаллы – 73, Әгерҗе районы - 4, Азнакай районы – 3, Аксубай районы – 3, Алексеевски районы – 1, Әлмәт районы – 6, Арча районы – 4, Баулы районы – 2, Балтач районы – 2, Бөгелмә районы – 1, Буа районы – 3, Биектау районы – 17, Чүпрәле районы – 14, Алабуга районы – 1, Яшел Үзән районы – 2, Кукмара районы – 2, Лаеш районы – 30, Мамадыш районы – 4, Менделеевски районы – 1, Түбән Кама районы – 17, Питрәч районы – 18, Саба районы – 2, Сарман районы – 6, Тәтеш районы – 4, Тукай районы – 4, Теләче районы – 13

Башкортстанда 33 яңа авыручы ачыклануы хәбәр ителә. 24 апрельгә республикада COVID-19 белән йогышлану очраклары – 455, шуларның 57се савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Эпидемия тарала башлаганнан бирле Башкортстанда коронавирустан 14 кеше үлде.

Яңа төр вирус Русиядә барлыгы 68 622 кешегә йоккан, 615 кеше үлгән, 5568 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 24 апрель 2020

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Башкортстан455 (+33) 57 (+19) 14 (+0)
Татарстан 426 (+14) 37 (+4) 0 (+0)
Русия68 622 (+5 849) 5 568 (+677) 615 (+60)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG