Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: Путин эшчәнлеге рейтингы иң түбән күрсәткечкә төшкән


Владимир Путин
Владимир Путин

Сораштыруда катнашканнарның 59 проценты президент эшчәнлеген уңай бәяли, 33 проценты хупламый.

Русия президенты Владимир Путинның эшчәнлеген уңай бәяләүче кешеләр саны күпкә кимегән, хәзер ул 59 процент тәшкил итә (мартта – 63 процент иде). Бу Путинның 20 ел буена ил белән идарә итүе дәвамында иң түбән күрсәткеч. Әлеге саннар “Левада” халык фикерен белешү үзәге уздырган сораштыру ярдәмендә ачыкланган.

Респондентларның 33 проценты Путинның эшчәнлеген хупламавын әйткән.

Элегрәк Путинның эшчәнлеге белән канәгать булучыларның иң аз саны 2013 елның ноябрендә теркәлгән булган – 61 процент. Шундый ук күрсәткеч 2000 елның июнендә дә күзәтелгән.

Премьер-министр Михаил Мишустинның эшчәнлеген 46 процент кеше хуплаган, 23 процент премьер эшчәнлегеннән канәгать булмавын әйткән (мартта – 51 һәм 39 процент).

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремль “Левада” үзәге сораштыруларына тулысынча ышанып бетми дип белдерде. “Левада үзәге сораштыруларына килгәндә, без күп тапкырлар әйткәнебез бар, аларның төрле методикалары бар. Без бу сораштырулар нәтиҗәләренә бик ышанып бетү яклы түгел. Башка сораштырулар да бар, алар бүтән төрле нәтиҗәләр бирә”, диде Песков.

Левада үзәге сораштыруы 24-27 апрельдә узган. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган 1608 кеше катнашкан.

6 майда Telegram-каналларда Русия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Путинның атналык рейтингларын чыгаруны вакытлыча туктата икән дигән хәбәрләр таралды. ВЦИОМ үзенең рәсми каналында бу мәгълүматны кире какты. “Рейтинглар чыгару ял көннәре сәбәпле туктап торды, киләсе рейтинг 15 майда дөнья күрәчәк”, диелде ВЦИОМ хәбәрендә.

  • 2019 елның март башында русияләрнең Путинга ышанычы рейтингы иң түбән күрсәткечләрнә төшкәннән соң, Кремль ВЦИОМнан аларны аңлатуын таләп итте. ВЦИОМ сораштыру методикасын үзгәртергә мәҗбүр булды. Ләкин шуңа да карамастан, Путинның рейтингы тагын түбәнәйде.

XS
SM
MD
LG