Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төркиядән кайткан 6 татарстанлыда COVID-19 табылган


Коронавируслы кешеләр арасында бер бала бар. Барысының да хәле яхшы, авыру билгеләре юк диелә рәсми хәбәрдә.

Татарстанга Анталиядан кайткан республика ватандашларының алтысында коронавирус ачыкланган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

“Анталиядан килгән ватандашларның анализ нәтиҗәләре килде. Алты кешедә анализ COVID-19 булуын күрсәтте”, диде Галимова.

Аның сүзләренчә, авыручылар арасында бер бала да бар. Вирус табылган кешеләрдә авыру билгеләре сизелми, хәлләре әйбәт дигән Галимова.

Татарстанлылар “Ливадия” шифаханәсендә оештырылган обсерваторда торуларын дәвам итәчәк.

6 майда ундүрт татарстанлы Анталиядан Уфага кайтып төшкән иде. Аларны автобуслар белән республикага алып кайтып, карантинга куйдылар. Шул ук “Ливадия” шифаханәсендә элек Берлиннан кайткан ватандашлар да урнаштырылган иде.

Узган тәүлектә Татарстанда 105 кешедә COVID-19 ачыкланган, 7 майга республикада яңа вирус барлыгы 1415 кешедә рәсми теркәлгән.

Рәсми саннар. 07 май 10:45

төбәкләравыргансавыкканүлгән
Татарстан1 415 (+105) 184 (+16) 4 (+1)
Башкортстан 1 243 (+83) 289 (+30) 14 (+0)
Русия177 160 (+11 231) 23 803 (+2 476) 1 625 (+88)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG