Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 12 майдан балалар бакчалары эшли башлаячак


"Сабыйлар" балалар үзәге, архив фотосы
"Сабыйлар" балалар үзәге, архив фотосы

Шулай ук балалар саны әз булган мәктәпләр дә эшен торгыза. Калган укучылар 12 майдан дистанцион укуын дәвам итә.

Май бәйрәмнәреннән соң, 12 майдан башлап Татарстанда балалар бакчалары гадәти тәртиптә эшли башлый. Моның турында Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кертү өчен махсус тәртип булдырган. Ата-аналар балада йогышлы авыручылар белән контактлар булмау турында белешмә алырга тиеш булачак. Әлеге белешмәне педиатр телефон аша мөрәҗәгать нигезендә әзерләячәк, сырхауханәләргә балаларны китерү рөхсәт ителми. Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар аша җибәреләчәк.

Моннан тыш балалар бакчаларында иртәнге фильтр көчәйтеләчәк. Авыру, ОРВИ симптомнары булган балалар бакчага кертелмәячәк.

Балалар саны 20дән артмаган мәктәпләр дә эшен торгызачак. Калган укучылар исә белем алуны дистанцион рәвештә дәвам итәчәк.

1-8 сыйныфлар өчен дистанцион рәвештә уку елы 23 май көнне тәмамланачак. 9, 10 һәм 11 сыйныфлар укуны 30 май көнне тәмамлаячак, диелә Мәгариф министрлыгы хәбәрендә.

Татарстанда белем бирү оешмалары дистанцион укуга март азагында коронавирус таралуы аркасында күчте. Балалар бакчалары эшләүдән туктады, мәктәпләр һәм югары уку йортлары дистанцион укыта башлады.

XS
SM
MD
LG