Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дистанцион укытып туган телгә мәхәббәт уятып булмый"


Архив фотосы
Архив фотосы

Башкортстанда башлангыч мәктәпләр уку елын 22 май, 5-11нче сыйныфлар 29 май тәмамлый. Көллият һәм югары уку йортлары 1 июльгә кадәр укуларын дәвам итә. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, мәктәпләр онлайн укытуга күчкән иде. Азатлык республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын онлайн укытудагы үзенчәлекләр, авырлыклар турында укытучыларның фикерен белеште.

Уфаның 84нче татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов:

Равил Идрисов
Равил Идрисов

"Безнең гимназиядә барлыгы 1477 укучы белем ала, шуларның 750се татар теле һәм әдәбияты укый. Дистанцион укыту гимназиядә яхшы оештырылды. Балаларның интернет белән проблемнары булмады диярлек. Берничә гаиләдә генә проблем булып алды. Кем онлайн чыгалмый, ватсап, яки башка җирдән биремнәр җибәрәбез.

Гимназиядә ике сәгать тел, бер сәгать әдәбият укытыла. Сыйныфтан тыш дәресләр татарча алып барыла. Театр, бию, фольклор һәм башка төркемнәребез бар. Театр һәм бию түгәрәкләре дистанцион да оештырыла. Уку елы тәмамланса да, бу түгәрәкләр 30 июньгә кадәр эшен дәвам итәчәк", диде татар гимназиясе мөдире Равил Идрисов.

Дүртөйле шәһәренең 1нче мәктәбе укытучысы Руфина Галимҗанова:

Руфина Галимҗанова
Руфина Галимҗанова

"Татар теле һәм әдәбияты күпчелек мәктәпләрдәге кебек атнасына ике сәгать укытыла. Шуның берсен zoom аша онлайн укытам, аларны күрәм, ишетәм, тыңлыйм. Икенчесен оффлайн – читтән торып укытам. Ягъни биремнәр белән үзаллы эшлиләр. Кемдер компьютер аша, кемдер телефон аша укый. Мөмкинлекләр ата-аналарның мөмкинлегенә бәйле. Интернет белән проблемнар булгалап тора.

Дистанцион туган телне укыту бик авыр алып барыла, чөнки аралашу, сөйләшү җитми

Дистанцион туган телне укыту бик авыр алып барыла, чөнки аралашу, сөйләшү җитми. Күзгә-күз карашып сөйләшү, аңлашу, якынлыкны тою телне өйрәтүдә бик мөһим. Теләге булган, аңлаган, янып торган кешегә туган телне дистанцион укыту ярдәм итәдер. Ләкин балаларны болай укыту бик нәтиҗәле түгел. Балаларның күзенә дә көч килә. Үземнең дә күз начарланды", диде Дүртөйле мәктәбе укытучысы Руфина Галимҗанова.

Бөре шәһәренең 7нче мәктәбе укытучысы Фиалка Мөслимова:

Фиалка Мөслимова
Фиалка Мөслимова

"Балаларның берничәсе ватсап ярдәмендә, калганнары zoom платформасында укый. Кечкенәләргә әниләре дә булыша. Онлайн укытырга була, укучыларым бик актив, вакытында өй эшләрен эшләп җибәреп торалар, шигырьләр ятлап, видеога төшереп җибәрәләр. Балаларны кызыксындыра белсәң, сине яратсалар, татар телен дә дистанцион укытырга була ул. Балалар онлайн дәресләрне кабул итә. Без онлайн әзерләнеп "Тукай моңнарын"да да, башка чараларда да катнаштык.

Компьютер бөтен хәлне ала, бишенче дәрес азагына хәл калмый, дәрескә әзерләнер өчен материал җыеп төнге өч җитә

Ләкин болай укытуның кире яклары да күп. Мәсәлән, компьютер бөтен энергияне, көч-хәлне ала, бишенче дәрес азагына хәл калмый, дәрескә әзерләнер өчен материаллар җыеп төнге өч җитә. Һәр баланың дәрестән соң эшләрен җыярга кирәк, эшләрен җибәрмәгәннәрнең сыйныф җитәкчесенә, әти-әниләренә хатлар язарга, көне-төне телефон белән компьютер тирәсендә булырга туры килә. Тагын шунысы – әллә күпме хисап бирәсе бар", диде Бөре мәктәбе укытучысы Фиалка Мөслимова.

Нуриман районының Яңа Субай урта мәктәбе укытучысы Миләүшә Гыйльманова интернет белән проблемнар булуы турында сөйләде:

Миләүшә Гыйльманова
Миләүшә Гыйльманова

"Безгә килеп укучы күрше авылларда интернет юк, аларга чиратлап мәктәп автобусы белән атнаның өч көнендә биремнәр таратып чыгабыз. Безнең авылда да берничә гаиләнең интернеты юк, алары кайда вайфай бар, шунда барып дәфтәрләрен фотога төшереп, телефон аша җибәрәләр. Аларны тикшерә-тикшерә күз бетте инде. Һәрберсенең хатасын аңлатып, билгеләр куеп җибәрәбез. Иртән бирем, видеодәресләр җибәрәбез. Тик интернет әйбәт эшләмәгәч, аларны бар да карый алмый. Ата-аналар укытучылар эшләми генә өйдә ятып акча ала дип сөйләргә ярата. Биремнәргә җавапны укучылар көнозын җибәрә, берсе 12дә, кемдер 3тә, ялкаулары кичке 10да, 11дә дә җибәрергә мөмкин. Көне буе телефон тотып утырып булмый бит. Өендә бер компьютеры булган күпбалалы гаиләләр бар. Алар ничек бүлешәдер инде. Бу укыту түгел, интегү, тизрәк бу мәхшәрне исән сау кичереп, элеккечә укуга кайтсак иде", диде Нуриман районының Яңа Субай мәктәбе укытучысы Миләүшә Гыйльманова.

Агымдагы елда "Ел укытучысы" исеме алган Нефтекама шәһәренең 10нчы мәктәбе укытучысы Галия Корбанова:

Галия Корбанова
Галия Корбанова

"Дистанцион уку башланыр алдыннан сыйныф житәкчеләре һәр баланың компьютеры барлыгын-юклыгын ачыклады. Безнең мәктәптә компьютеры булмаган бала юк икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә бу җәһәттән авырлыклар безгә тимәде. Әгәр дә инде гаиләдә берничә бала белем алса, алар укыган сыйныфларга карата онлайн дәресләр бер-берсенеке белән туры килмәслек итеп тиешле җәдвәл төзелде.

Дистанцион укытып без туган телгә мәхәббәт уята алмыйбыз

Әлбәттә, дистанцион укытып без туган телгә мәхәббәт уята алмыйбыз. Җанлы сөйләм аша гына нәрсәгә булса да ирешеп була, минемчә. Ләкин болар вакытлыча авырлыклар. Әле татар теле һәм әдәбияты атнасына 2 сәгать укытыла. Киләсе елда 1 сәгатькә калачак.

Шулай булуга карамастан, туган телнең киләчәген бик матур күрәм, чөнки шәһәр мохитендә яшәвебезгә карамастан, укучылар татарча рәхәтләнеп сөйләшә, бу, әлбәттә, ата-анадан да тора. Шуңа күрә, әгәр дә без өлкәннәр, ата-аналар туган телдә сөйләшсәк, балалар да телне беләчәк. Ә милләт язмышы нәкъ алар кулында. Туфракны бүген яхшылап әзерләсәк, уңышы мул, татлы булыр", диде Нефтекама мәктәбе укытучысы Галия Корбанова.

Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы доценты Лилия Сәгыйдуллина Башкортстанда татар телен өйрәнү торышы турында кайбер саннар китерде:

"Татар теле укыту проблемасының бүгенге торышын һәм тенденцияне күз алдына китерү өчен, Башкортстан республикасы Мәгариф министрлыгының "Туган телләрне өйрәнү" буенча бирелгән ачык информациясенә таянып, 2002 ел һәм 2018 елларны чагыштырыйк.

2002 2018
Татар милләтеннән булган балалар саны 190 854 130 826
Татар телендә укучы балалар саны 16 272 (8,5%) 3 793 (0,79%)
Татар телен предмет буларак өйрәнүче балалар саны 95 199 (49,9%) 43 416 (33,1%)
Татар телендә укучы һәм татар телен предмет буларак өйрәнүче балалар саны 111 471 (58,4%) 47 209 (33,89%)

Нәтиҗә: мәктәптә үзен татар дип таныган балаларның да 36% гына (2019 елда – 33%) телне төрле формада өйрәнә, ә 64% (2019 елда – 67%) татар телен гомумән өйрәнми.

Лилия Сәгыйдуллина
Лилия Сәгыйдуллина

Һәр санга киң комментар бирергә мөмкин. Әмма социолингвистика фәнендә кабул ителгән ике фикергә тукталу да җитә. Беренчедән, әгәр туган телдә укыту оештырылмаса, Галимҗан Ибраһимовча әйтсәк, тел мәктәпнең рухына әйләнмәсә, ягъни бар предметлар да милли телдә укытылып, тәрбия, оештыру эшләре дә татар, башкорт, чуаш, мари һ.б. туган телләрдә алып барылмаса, тел предмет буларак кына өйрәнелсә, телнең социаль функциясе тарая һәм ул юкка чыга. Башкортстанда татар телен өйрәнүчеләрнең 1,7% татар телендә укый, ә 98,3% телне предмет буларак өйрәнә (атнасына 1-2 сәгать). Чынында, мәктәп тормышы тулысынча татар, мари, чуаш һ.б. телендә оештырылган мәктәп бармы икән дигән сорау туа?

Һәм икенче канун: әгәр туган телне милләт балаларының 70%нан кимрәге өйрәнсә (ә 2019 елда Башкортстанда – 33%), тел үлемгә дучар ителгән телләр исемлегенә кертелә. (Русиядә, ЮНЕСКОның 2009 елгы мәгълүматларына күрә, 136 тел югалып баручы телләр исемлегенә керә)", диде Лилия Сәгыйдуллина.

* * *

Апрель ахырында узган онлайн-форумда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Укучылар һичшиксез мәктәпләргә кайтачак, ләкин өстәмә белем бирүдә онлайн укытулар да калачак", дип белдергән иде. Туган телләрне укыту онлайнга калмас дип өмет итик.

XS
SM
MD
LG