Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавируслы тугызынчы кеше үлгән


Татарстанда узган тәүлектә тагын 71 кешедә яңа вирус расланган. Башкортстанда 89 яңа очрак.

Татарстанда узган тәүлектә тагын бер кеше COVID-19 вирусыннанвафат булуы турында рәсми хәбәр ителде. Бу 1950 елгы Яшел Үзән кешесе дип белдерә республиканың коронавируска каршы оператив штабы. 11 майда ул бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы белән Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Аны үпкә җилләтү җиһазына кушканнар. 13 майда Яшел Үзәнгә РКБ табиблары килеп, авыруны Казанга алып китәргә теләгән, әмма хәле авыр булганга, моны эшләү мөмкин булмаган. Шул ук көнне ир-ат үлеп киткән.

Татарстанда хәзер 1086 кеше коронавирустан дәвалана. Барлыгы 2546 йогышлану очрагы теркәлгән, шуларның 1452 очрагында авырудан савыкканнар. Узган тәүлектә 36 кеше савыккан, бу алдагы көннәрдән өч тапкыр кимрәк сан.

Яңа очракларның 46сы Казанда, 17 очрак Чаллыда. Апас, Арча, Питрәч районнарында икешәр, Балтач, Биектау, Түбән Кама районнарында берешәр очрак теркәлгән.

20 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хастаханәләрендә коронавирустан 954 пациент дәвалана, шулардан 21 кеше үпкә җилләтү җиһазына кушылган дигән иде. Бу саннарны ул Русия президенты Владимир Путин алдында тоткан хисабында китерде.

Башкортстанда 21 майга 2424 кешедә COVID-19 расланган, узган тәүлектә вирус тагын 89 кешедә ачыкланган. 763 кеше савыккан. Яңа үлемнәр хакында әйтелми. Республикада эпидемия башыннан барлыгы 18 кеше коронавирустан үлде. 35 кеше авыр хәлдә дип белдерде республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Русиядә узган тәүлектә тагын 8849 кешедә коронавирус расланган, 127 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыручылар саны 317 554 кеше, 3099 кеше үлгән, 92 681 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 21 май 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Татарстан2 546 (+71) 1 452 (+0) 8 (+0)
Башкортстан 2 424 (+89) 763 (+49) 18 (+0)
Русия317 554 (+8 849) 92 681 (+7 289) 3 099 (+127)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG