Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше китә – җыры кала (Человек уходит – песня остается) – Мөхәммәт Мәһдиев


Читаем татарскую классику! Сегодня предлагаем познакомиться с повестью "Человек уходит – песня остается" известного татарского писателя Мухаммета Магдеева. Мы адаптировали текст, записали аудио к нему, перевели ключевые фразы и подготовили тест.

Кеше китә – җыры кала
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:18:47 0:00
йөкләү

Кырда иген чайкала, иген чайкала...

Бу – елына бер генә тапкыр килә торган атна. Ул атнада көннәр эссе дә, болытлы да булмый. Кырда дулкын йөгерә, арыш басуында эш кайный. Басуның шулай дулкынлануына карап торуы рәхәт тә, моңсу да. Менә җәйнең иң кыска төннәре җитте. Моннан соң көн кыскара башлар. Арыш басуы саргаер, дулкынланмас. Аны урырлар, чүмәләләр арасына ял итәргә торналар төшәр. Көз җитәр... Һай, бу гомернең бәрәкәтсезлеге. Әле генә бит тургайлар сайрыйлар иде. Ә хәзер арыш басуы өстеннән җил йөгерә, сагыш арта...

Атка атланып Тимерхан Ташлытауга таба чыгып китте.

– Запас пирвый категори, – диде Шәйхи хәлфә аның турында. – Аларның законы буенча егерме дүрт сәгать эчендә воянкум янында булырга тиешләр.

Сугыш, сугыш...

Сугышның нәрсә икәнен авылда Шәйхи хәлфәдән башка кем белсен? Гумбинен янындагы каты сугышта әсирлеккә төште ул. Шәйхине Германиягә алып киттеләр.

Шәйхи солдат шул вакытта Алманиядәге сарайларны күреп телсез калды. Бу сарайның һич тә тарантас, мүкле абзар, иске келәт белән уртаклыгы юк иде. Тау башына таба сузылган мәрмәр баскычлар. Мәрмәр баскычларда әллә нинди җимешләр үсә... Бераздан ул Вюнсдорфка күчерелде.

Сугыш бетте, ләкин Вюнсдорфтагы татар әсирләрен өйләренә кайтару мөмкинлеге күренмәде. Шәйхи хәлфәнең мәдрәсәдә алган белеме монда кирәк булып чыкты. Аны әсирләр өчен чыгарыла торган татар газетасына эшкә алдылар. Алар әсир шәкертләр, мөгаллимнәр белән баракларда спектакльләр куеп йөрделәр.

Слова и выражения

  • иген чайкала – колышется хлеб
  • елына бер генә тапкыр – в год всего один раз
  • дулкын йөгерә – бежит волна
  • арыш басуында – ржаное поле
  • урырлар проведут жатву
  • чүмәләләр арасына – среди стогов
  • торналар – журавль
  • тургайлары сайрыйлар – поют жаворонки
  • сагыш арта – печаль множится
  • хәлфә – учитель в религиозных школах
  • әсирлеккә төште – попал в плен
  • телсез калды – лишился речи
  • мүкле абзар, иске келәт – стойло, покрывшееся мхом, старый амбар
  • уртаклыгы юк иде – не было общего
  • тау башына таба – к вершине горы
  • мәрмәр баскычлар – мраморные лестницы
  • кирәк булып чыкты – оказалось нужным

Герман профессоры Готһольд Вайль әсирләр арасында татар җырларын язып йөрде. Шәйхи солдат монда да кирәкле кеше булып чыкты. Ул мәдрәсәдә ятлаган «Тәндә җаным»ны профессорга җырлап күрсәтте. Профессор боларны җыеп китап чыгарырга теләде. Апрель аенда Вюнсдорф кырында алар сабан туе да ясадылар. Шәйхи солдат шул вакытта Кара Чыршы авылында беркем дә күрмәгән һәм күрмәячәк хәлләрнең шаһиты булды. Сабан туенда алар татарча көрәш, капчык сугышы кебек милли уеннарны күрсәттеләр. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. Шәйхи солдат җир буенча беренче булып барды, бодайны «бисмилла» әйтеп герман җиренә чәчте... Әйләнә-тирәдә шакмаклы чалбар, цилиндрлар кигән Берлин байлары, муеннарына ак челтәр чорнаган озын күлмәкле хатыннар килеп кул чаптылар. «Гут-гут, татариш зольдатен, гут!» дип шауладылар. Әсирләр акчасына ялланган герман солдатлары җиз торбаларда «Каз канатын» уйнады.

Әсирлеккә бергә эләккән башка татарлар алдында ул монды сүзләр белән чыгыш ясады:

– Без үзебезнең ватаныбызга безне кемнәр кайтарырга теләмәгәнен беләбез. Көнбатыш илләре безнең татар әсирләрен изге ватаныбызга, мөкатдәс анабызга каршы көрәштермәкче булдылар. Ләкин берни дә барып чыкмас. Безнең егетләребез, иншалла, үз ватаннарына каршы көрәшмәсләр. Большевик Литвинов инде безне герман әсирләренә алыштырып илебезгә кайтару турында Яуропа мәмләкәтләре белән әңгәмә алып бара. Күп тә үтмәс, без үз туганнарыбыз белән курешербез! Ул көн ерак түгел, кадерле ватандашлар!

Вюнсдорфка эләккәнче Шәйхи солдат бер немец алпавытында эшләде. Яшь алпавыт Лейпциг университетының фәлсәфә факультетын тамамлаган культуралы кеше иде. Хатынын рус князьләре нәселеннән диләр иде. Алпавыт Шәйхиләргә яхшы мөнәсәбәттә булды, кыйнамады, хәтта бер тапкыр бәйрәмдә кечкенә генә бүләкләр дә бирде. Әммә крестьян Шәйхи бер нәрсәне бик нык төшенде: фәлсәфәче һич тә бу әсирләрне кешегә санамый, эш хайваны дәрәҗәсендә күрә иде. Аның өч ел буе боларны нәкъ сәгать биштә уятуы, төнге унбердә утларын сүндерүе, өч ел буена ашау-эчү тәртибенә бер генә төрле дә үзгәреш кертмәве Шәйхине җәберсетте. Аның иртән кырга килеп әсирләр белән елмаеп исәнләшүе, шул ук вакытта болар торган йортка кереп тикшереп йөрүләре егетләрнең күңелен җәрәхәтләде. Бу – салкын исәпкә корылган герман төгәллегенең кешене изү өчен аерым бер ысулы иде. Шул ук вакытта Шәйхи солдат немец алпавытларының сугыш тәмен бик нык яратуын, башка бер халыкта да булмаганча боларда чит илләрне басып алу дәртенең көчле һәм нык икәнлеген күрде.

Слова и выражения

  • тәндә җаным – душа в теле
  • Кара Чыршы авылында – в деревне Чёрная Ель
  • беркем күрмәячәк хәлләрнең шаһиты – свидетель событий, которых больше никто и не увидит
  • капчык сугышы – борьба мешками
  • җир сөрделәр – вспахали землю
  • тубал белән орлык чәчеп – сея семена из лукошка
  • ялланган – нанялся
  • җиз торбаларда – на медных трубах
  • мөкатдәс анабызга каршы көрәштермәкче булдылар – пытаются заставить сражаться против священной матери
  • Яуропа мәмләкәтләре белән әңгәмә алып бара – ведёт переговоры с государствами Европы
  • немец алпавытында – помещик-немец
  • җәберсетте – притеснял
  • басып алу дәрте – захватническая страсть

Ул көнне беркем бернәрсә аңламады. Ирләр эштән иртәрәк кайттылар, чат саен җыелышып тәмәке тарттылар. Чыннан да, нәрсә икән ул сугыш? Ни өчен бу вакытта? Сабан туен да үткәреп булмады бит. Аннан печәнгә төшәсе, игеннәрне урып-җыясы бар иде. Ни өчен шулай вакытсыз башланды? Хәкимулла шушы көннәрдә башка чыгарга тиеш иде. Яңа йортына морҗаны чыгарырга тиеш иде. Ничек инде ул, шундый кызу эш вакытында сугыш башлыйлар? Башында мие бармы бу германнарның?

Авылда иң беренче повестка Тимерханга килде. Тимерхан моннан берничә ел элек яшел фуражка киеп кайткан егет иде. Аны беренче категорияле запастагы пограничник дип йөртәләр иде. Шуңа күрә аңа повестка килү берәүне дә гаҗәпләндермәде. Беренче категория икән беренче инде, нихәл итмәк кирәк? Барсын, күрсен, бәлки ул арада германны әле куып тә чыгарырлар. Соңгы ун ел эчендә никадәр көчәйдек. Клуб сәхнәсендә үз җиребезне саклау турында күпме матур җырлар җырланды! Аннан, күпме егетләрнең күкрәгендә БГТО, ГТО, МОПР значоклары бар!

Шулай тагын ике көн узды.

Менә бер көнне кичен көтү кайтканда авыл дөрт итте. Колхозчыларга бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калган Хәкимуллага да килде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимәскә, күн аяк киеме киергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь.

Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр чыкты. Кызлар ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды.

Сугыш шулай башланды.

Кешеләрнең әле бүгенгә кадәр өйләнешү, туй ясау, кунак җыю мөмкинлекләре бар иде – бүген ул бетте. Моңарчы әле ир белән хатын, килен белән кайнана талашалар, бер-берсенә авыр сүзләр әйтәләр иде – хәзер алар бетте. Үпкәләп сөйләшми йөрүче егетләр-кызлар була иде – үпкәләүләр бетте. Сугыш донъяның вак-төяген оныттырды. Бүгенгә кадәрге бөтен тормыш – бер төш күрү генә булган икән.

Хәкимулла кичен үзенең яңа йортында Миңлегали белән сөйләшеп утырды.

– Шушы йортта Васфикамал белән бер генә кич куна алмадым бит, энем җаным, – дип өзгәләнде. – Васфикамалга ярдәм ит, туганым, яме. Морҗаны чыгарсын. Васфикамалны яратам мин. Теле зәһәр зәһәрен, әтиләре дә бик җәберләде баштарак. Ну яратам... Эшкә бик булган бит...

Миңлегали исә үз кайгысын сөйләде. Ул ике елдан бирле Зөләйха исемле бер кыз белән йөри иде. Сугыш башланган көнне төшендә Зөләйханы күргән.

Яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри җанашым, – дип Миңлегали башын тотып яшь түкте. – Бура керсә – бетте диген инде. Я мин үлеп калам, я мин кайтканчы Зөләйхага бер хәл була. Төштә бура күрү –үлемгә инде ул...

Төн уртасы авышкач кына юрган-мендәрләр күтәреп Васфикамал белән Хәкимулла морҗасыз өйгә йокларга килделәр. Моңа өндәүчеләр Шәяхмәт белән карчыгы Зәйнәп булды.

– Барыгыз, бар, – диде Зәйнәп җиңги аларны озатканда, – барыгыз. Бер кич булса да үз нигезегездә кунып калыгыз. Бисмилла әйтеп ятыгыз. Барыгыз, балаларым. Йа алла, хәер-рәхмәтеңнән үзең ташлама... Үзеңә тапшырдык.

Ләкин яңа өйдә күзгә йокы кермәде. Хәкимулла белән Васфикамал таң атканчы серләштеләр. Аларның тора башлаганнан бирле мондый итеп сөйләшкәннәре юк иде. Васфикамал Хәкимулланың кытыршы, сөялле кулларын үзенең яңагына куеп елады, берөзлексез сөйләнде.

– Без яши белмәдек синең белән. Тормышның кадерен белмәдек. Юкка-барга сүз чыгарып синең җаныңны яраладым. Шуның өчен җәза бу. Сугыштан исән кайтсаң, яши белер идек. Иң матур вакытларыбызның юк-бар сүз белән әрәм иттек. Без яши белмәдек...

– Малай туса, ни исемле кушарсың? – диде Хәкимулла авыр сулап. – Мин нишләптер малай булыр дип уйлыйм.

Васфикамал аңа тагы да ныграк сыенды.

– Малай булса Нариман, кыз булса Сәрия куябыз. Тик син генә тизрәк кайт.

Хәкимулла авыр сулады.

...Таң атты, кояш чыкты. Ат абзарлары тирәсендә тимер ходлы арбаларны көйли башладылар, дугаларга кыңгыраулар тактылар. Авыл ыгы-зыгы килде. Әле берәү дә еламый, берәү дә шауламый. Бары тик йөгерешәләр генә. Мунча кергән, кырынган кызмача ирләр бер-берсенә керәләр, кызу-кызу тәмәке тарталар. Кайдадыр гармун тарткан тавыш ишетелә. Бу мәшәкать сәгать уннарга кадәр барды. Повесткада сәгать сигездә Ташлытауда булырга диелгән иде. Сәгать ун тулды. Халык Ташлытауга чыгып китә торган юл чатына агылды. Күперне чыккач, бер арба ирләр җыр башлады:

Ал кисәргә, гөл кисәргә
Үтмәс кайчыларыбыз;
Киләсе ел бу вакытта
Булмас кайсыларыбыз...

Түбән очтан да шундый бер йөк ирләр күренде. Басу капкасы төбендә ялгыз каен тора. Юлга чыгасы атлар шул каен төбенә җыелдылар. Ике-өч гармун тавышы бергә кушылды. Болар өчесе өч төрле көйгә уйныйлар иде. Мондый буталган көйләр күңелләргә тагын шом салды. Чыннан да, бу сугыш дигәннәре әллә нинди куркыныч нәрсә икән! Хатын-кыз елаша башлады, атлар тыпырчынды... Күпер аркылы тагын ике арба ирләр күренде. Болар – эре сөякле, озын гәүдәле Атҗабарлар иде. Тавыш-елаш көчәйде. Атҗабарларның печән салган арбасына кылыч борынлы, үткен күзле, муены-бите кара янган ак күлмәкле берәү менде.

– Җәмәгать, – диде ул тимер тавыш белән, – җәмәгать! – Гармуннарны шул минутта ук туктаттылар. – Җәмәгать! Мин сезгә менә нәрсә әйтмәкче булам. – Ул ап-ак кулъяулыгын белән авыз кырыйларын сөртте. Шулвакыт Хәкимулла бу кешене танып алды. Сөйләүче кеше Атҗабарның Хисмәте иде. Халык аңа таба борылды.

Бәхил булыгыз, туганнар, дуслар... Без кая барганыбызны беләбез. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, кайтулар – икеле. Сугышның нәрсә икәнен мин беләм. Фин сугышын күрдем. Бусы фин сугышы гына түгел. Герман армиясе бик кабахәт армия ул. Безгә кайтулар – икеле. Бәхил булыгыз. Тату яшәгез. Кара Чыршылар! Миңа үпкәләүчеләр бардыр арагызда. Үпкәгез булса – онытыгыз. Безгә кайтулар булмас инде. Әйе, икеле...

Хисмәт шактый исерек иде. Арбага баскан килеш ак кулъяулыгын болгый-болгый ул җырлап җибәрде:

Агыйдел сулары кебек
Зур сулар булмас инде шул,
Зур сулар булмас инде,
Минем йөрәктәге кебек
Ярсулар булмас инде.

Хисмәт арбадан төште. Басу капкасы төбендәге халык бердәм елый башлады. Моңа балалар чинаганы өстәлде. Шулвакыт Кара Чыршылар арбасы өстенә Тимерхан менеп басты. Аның тамагы карлыккан иде – халыкны чак тынычландырды. Ул кыскача гына сөйләде.

– Иптәшләр, – диде ул, – бу сугыш канлы, корбанлы булыр. Ә сез җебеп төшмәгез. Колхозны үзебез төзедек, шуны саклагыз. Бер-берегезгә ярдәмче булыгыз. Дөрес, безнең барыбыз да кайта алмас. Ләкин кайткан кешеләр алдында кызарырлык булмагыз. Сау булыгыз, әгәр, председатель буларак, ачуыгызны китергән чакларым булган икән – гафу итегез. Колхозны аяктан екмагыз, иптәшләр, сау булыгыз...

Кешеләр күз яшьләрен сөрттеләр. Атларны бора башларга кирәк иде, ләкин берәү дә үзе башлап басу капкасына атын бормады. Шәйхи карт коймасы буеннан сәер генә тавыш ишетелде. Шашкан халык төркеме шунда таба борылды. Монда – картлар икән. Тип-тигез өч рәт булып сафка басканнар, кулларын колак янына күтәргәннәр, күзләрендә – ялварулы аяныч караш. Бер карт авышкан киртәгә сөялгән. Башында түбәтәй. Ул, ямьсез авызын киң ачып, кипкән кулларын колакларына күтәреп азан әйтә:

Әшһаде әнлә илаһә иллялла-а-а-һ!
Әшһәде әнлә Мөхәммәде рәсулулла-аһ!

Аның тавышы кабердән чыккан кебек тонык иде, ул калтырый-калтырый көйләде. Бу тавыш үлемне искә төшерде. Картларның өметсез аяныч карашлары, азан тавышы халыкка яшен төсле тәэсир итте. Тагын елаш, үкереш башланды. Нәрсә бу? Ни өчен? Моны берәү дә уйламады. Басу юлына төялеп чыгып киткән ирләр шул ук юлдан исән-сау кайтырга тиешләр иде. Боларның берсе дә үләргә тиеш түгел, үләргә хаклары юк иде... Әнә шуңа ирешү өчен эшләнгән барлык чаралар да бүген урынлы тоела иде.

Инде атлар кузгалдылар...

Авыл мәет чыккан йорттай тын калды.

Кичен күк йөзен болыт басты. Күптән яумаган яңгыр Ташлытау юлындагы тузанда тимер арба эзләрен тигезләде. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды.

– Бәндәләр күз яше бу, – дип, юеш тәрәзә пыялаларына битләрен терәп, киленнәр, апалар, карт-коры яшь койды. Яңгырга кушылып Васфикамал да өч көн рәттән елады. Бары тик Шәяхмәт кенә еламады.

– Көненең дә... ачуым килмәгәе, чистый... канады, – дип сукранды ул. Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш жыйганчы аңа тапшырганнар иде.

Яңгыр тоташтан койды...

Урамнар йомшарды, кырда арыш башаклары сыгылып төште. Яңгыр Хәкимулланың морҗасы чыгарылмаган өенең түбәсенә койды – аннан яңа такта исе таралды. Басудагы игеннәргә койды – аннан баллы ис, юеш салам исе таралды. Ташлытау военкоматының түбәсенә койды, залының түшәменә үтте дә, диварын чылатты. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. Атна буе яуган яңгыр Шәйхи картның өйалдына үтте, яңгыр үткән урыннарга ул табаклар, ләгәннәр тезде.

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкате белән авылда сугыш чоры тормышы башланды...

Слова и выражения

  • чат саен җыелышып – собираясь на перекрёстках
  • башка чыгаргасъехать от отчего дома в собственный дом
  • морҗаны чыгарырга – установить дымоход
  • күн аяк киеме киергә тырышырга – постараться надеть кожаную обувь
  • ашыгыч рәвештә – срочно
  • зәһәр – злобный
  • эшкә бик булган – мастер на все руки
  • яңа салган өй бурасы янында йомычка җыеп йөри – собирает стружку около сруба новопостроенного дома
  • җиңгижена брата
  • кытыршы, сөялле кулларын – шершавые, мозолистые руки
  • җәза – наказание
  • кызмача ирләр – подвыпившие мужики
  • шом салды – разбудило тревогу
  • кылыч борынлы – с острым носом
  • кара янган – в синяках
  • бәхил булыгыз – прощайте
  • икеле – сомнительно
  • тамагы карлыккан – горло охрипло
  • җебеп төшмәгез – не падайте духом
  • ялварулы аяныч караш – умоляющий скорбный
  • авышкан киртәгә сөялгән – облокотился на покосившийся забор
  • килен – невестка
  • Чөнки, идарә әгъзасы буларак, колхоз председателе вазифасын гомуми җыелыш жыйганчы аңа тапшырганнар иде. – Потому что, будучи членом правления, должность председателя колхоза до общего собрания доверили ему.
  • сыгылып төште – поник
  • табаклар, ләгәннәр тезде – расставил тазики, корыта
  • бетмәс-төкәнмәс мәшәкать – нескончаемые хлопоты

*****

Интересный текст? Также предлагаем вам почитать вот эти произведения татарской классики:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Кеше китә – җыры кала

Тест: Кеше китә – җыры кала

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG