Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан казнасы керемнәре 43 процентка кимү сәбәпле, чыгымнар кыскартылачак


Казан шәһәре күренеше
Казан шәһәре күренеше

Казанның тышкы төзекләндерү эшенә, парк һәм скверларны карап тоту, шәһәрне чәчәкләр белән бизәү, җыелган карны юк итү һәм реагентлар сатып алуга чыгымнар киметелгән.

Казан шәһәренең казнасы бермә-бер кимегән. Беренче кварталда керем 3 млрд 563 млн сумга җитеп, еллык күләмнең 22 процентын тәшкил иткән булса, апрель аенда исә ике тапкырга диярлек төшкән. Бу хакта бүген Казан хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин шәһәр хакимияте киңәшмәсендә белдерде.

"Апрельдә керем 1 млрд 106 млн сумны тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда, 43 процентка, ягъни 834 млн сумга азрак. Керем барлык өлкәдә дә кимеде. Аеруча кече һәм урта эшмәкәрлектән килүче салымнар 43 процентка, яки 299 млн сумга азайды. Шулай ук шәһәр бюджетының төп керемен тәшкил итүче физик затлар кеременә салым 33 процентка төште", диде Ирек Мөхәммәтшин.

Икътисадта иң күп керем югалтучы өлкәләр дә әйтелде. Аерым алганда, реклам эше 78 процентка, төзелеш - 45 процент, кунакханәләр - 44 процент, күчемсез милек, медицина, белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү - 27 процент, җәмәгать туклануы - 23 процент, мәгълмүмати технологияләр - 21 процент, көнкүреш өлкәсендә хезмәт күрсәтү - 20 процент, сәүдә 18 процентка кимегән. Шулай ук җир кереме дә 48 процентка төшкән. Апрель аенда салым булмаган керемнәр 52 процентка, 171 млн сумга төшкән.

Казан хакимиятенең финанс идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, май аенда хәл бераз тотрыклана башлаган. Шулай да керемнәр 11 процентка азрак килгән. Икенче чиректә керем 2 млрд 725 млн сум булыр дип көтелә. Бу планлаштырылган күләмнән 31 процентка азрак.

"1 млрд 203 млн сум керемне югалтачакбыз. Бүгенге хәлдән чыгып, елына без якынча 2,1 млрд сумнан алып 2,6 млрд сумга кадәр акча ала алмавыбыз бар", диде Мөхәммәтшин.

Шәһәр кереме кимү сәбәпле Казан түрәләре бюджет чыгымнарын кыскартырга булган.

"Бюджет чыгымнарын 330 млн сумга кыскарту карары кабул ителде. Бу шәһәр һәм паркта узучы чараларга, семинарларда катнашу өчен командировкага баруга кагыла. Шәһәрнең тышкы төзекләндерү эшенә, парк һәм скверларны карап тоту, шәһәрне чәчәкләр белән бизәү, җыелган карны юк итү һәм реагентлар сатып алуга да чыгымнар киметелде. Аерым шәһәр объектларын төзекләндерү эше кичектерелде. Бу Достоевский урамындагы һәм Куземетьево бистәсендәге Идел елгасы күперен төзекләндерү, Вишневский һәм Мәүлетов урамындагы китапханәләр төзекләндерү, Оренбур трактындагы җир өсте кичүе яңарту кичектерелде", дип сөйләде Ирек Мөхәммәтшин.

Казан түрәсе сүзләренчә, хәзер 1 млрд сум кытлыкны ел башындагы керемнән капларга җыеналар. Шулай итеп, икенче кварталда бюджеты кытлыгы - 300 млн сум булыр дип көтелә.

Казан мэры Илсур Метшин бүгенге вәзгыятьне "хәзер һәркем дә каешларын кысып тота" дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG