Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституциягә тавыш бирүне ачык һавада уздыру мөмкинлеге карала


Роспотребнадзор Русия Конституциясенә үзгәрешләр турында тавыш бирүне коронавирус пандемиясе шартларында уздыру турында инструкция чыгарган. 

Русия Конституциясенә Путин тәкъдим иткән үзгәрешләрне кертү коронавирус эпидемиясе туктамаган очракта да узарга мөмкин. Шундый шартларда уздырырга туры килсә, Роспотребнадзор тавыш бирүне оештыруга карата таләпләр язылган инструкция чыгарган һәм ул Үзәк сайлау комиссиясе белән килештерелгән. Документ 21 майда Роспотребнадзорның Чуашстан идарәсе сайтында дөнья күргән. Аңа Ведомости игътибар иткән.

Инструкциядә тавыш бирүне эпидемия чорында оештыру ничек булырга тиеш икәнлеге тәфсилләп аңлатыла. Аерым алганда, тавыш бирү өчен ачык һавадагы мәйданнар корырга киңәш ителә. Бу веранда, өсте капланган урын яки махсус корып куелган гаскәри чатыр булырга мөмкин диелә.

Тавыш бирү барган урында кешеләр арасында ара калдыруны булдырырга туры киләчәк. Килгән кешеләрнең тән температурасын үлчәү, кулларны юар өчен санитар бүлмә булдыру да таләп ителә.
Инструкциядә шулай ук тавыш бирүне берничә көн дәвамында уздыру мөмкинлеге дә әйтелә.

Тавыш бирүчеләргә үзләре белән каләм алып килергә, битлек кияргә киңәш ителәчәк. Битлекне документын күрсәткән вакытта салып торырга туры киләчәк. Документларны сайлау комиссиясе вәкилләре кулына бирергә кирәкми, күрсәтергә генә кирәк булачак.
Авыру йоктырган һәм карантинда торучы кешеләрнең ничек тавыш бирүе турында инструкциядә аерым әйтелә.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимне гыйнварда президент Владимир Путин кертте. Конституциягә үзгәрешләрнең берсе – Путинның моңарчы булган президентлык мөддәтләрен сызып ташлау. Тавыш бирү 22 апрельдә узарга тиеш иде, ләкин коронавирус эпидемиясе сәбәпле ул кичектерелде. Яңа көн билгеле түгел. Медиалар Кремльдәге чыганакларына таянып ул 1 июльдә яки 8 июльдә узарга мөмкин дип яза. Путин тавыш бирү көнен ул узарга тиеш булган көннән ким дигәндә 30 көн алдан игълан итәргә тиеш.

Соңгы вакытларда рәсми саннар коронавирус белән авырулар кимегәнен күрсәтсә дә, Русиядә әле һаман да көненә якынча 8 мең кешедә коронавирус табыла. Конституциягә тавыш бирү көнен күчерү турында карар кабул ителгәндә зарарланучыларның тәүлеклек күрсәткече күпкә түбәнрәк иде.

XS
SM
MD
LG