Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтү өчен үзенә яңа юллар ача"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов өченче мөддәткә сайланырга җыенуын белдерде. Узган атна ахырында Русиядә сайлау канунына кайбер үзгәрешләр кертелде. Күзәтүчеләр фикеренчә, алар хакимиятнең сайлауда хәрәмләшү мөмкинлекләрен тагын да арттырды.

Узган атна ахырында Русия президенты Владимир Путин дистанцион электрон тавыш бирү экспериментын 2020 елга озайту канунын имзалады. Сайлау һәм референдумнарда тавыш бирү канунына кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә шулай ук алга таба почта аша тавыш бирү мөмкинлеге өстәлә һәм намзәтләр өчен имза җыю тәртибе дә үзгәрә.

Элекке канунда да почта аша тавыш бирү каралган иде, әмма моның өчен һәр төбәк андый тавыш бирү турында үз канунын булдырырга тиеш иде. Электрон тавыш бирү сынау буларак беренче мәртәбә узган сентябрьдә Мәскәү шәһәр думасына сайлауда кулланылды.

"Дистанцион электрон тавыш бирү" дигәндә кәгазь бюллетеньсез, интернетта махсус програм аша тавыш бирү күздә тотыла.

Сәясәт белгечләре фикеренчә, бу үзгәрешләр хакимиятнең алдагы сайлауларда хәрәмләшү, бәйсез намзәтләрнең хакимияткә үтүенә киртә кую мөмкинлекләрен тагын да арттыру максатыннан уйлап чыгарылган.

Казан дәүләт тикшеренү технология университеты профессоры, политолог Сергей Сергеев Азатлыкка бу турыда аңлатма биреп, әлеге үзгәрешләр хакимият кризисы көчәеп килгәндә сайлау нәтиҗәләрен үз файдасына бозып күрсәтү мөмкинлеген арттыру өчен кертелгән диде.

Сергей Сергеев
Сергей Сергеев

"Мондый электрон тавыш бирүгә күчү котылгысыз, замана шул якка таба бара. Шул ук вакытта кайбер төбәкләрдә гадәти тавыш бирү нәтиҗәләре дә сораулар уятканда электрон тавыш бирү нәтиҗәләренә карата сораулар тагын да күбрәк булырга мөмкин. Монда киң җәмәгатьчелек контроле кирәк. Ә Русиядәге хәзерге шартларда андый контроль булу мөмкинлеге бик тә кечкенә. Илдә хакимият кризисы көчәя барганда мондый ысуллар белән хакимият сайлау нәтиҗәләрен бозып күрсәтү өчен үзенә яңа юллар ача. Шулай да бездә әлегә андый сайлау әле уздырылмады, мондый хәрәмләшүләрне әле бары фаразлап кына әйтә алабыз. Тавыш бирүчеләрнең мондый тавыш бирүгә ышанычы булачагы да бик шикле, сайлаучылар хәтта гадәти тавыш бирүнең дә гадел оештырылуына бик ышанмый бит", ди ул.

Сергеев намзәтләрне теркәү өчен имза җыю тәртибендәге үзгәрешләр дә хакимият өчен уңайлы итеп уйланган ди. Намзәтләргә имзалар җыю бераз җиңеләя. Моңарчы барлык имзалар да кәгазьдә генә җыелган булса, хәзер намзәтне сайлауда катнаштыру өчен кирәкле имзаларның яртысын Госуслуги порталы аша җыеп булачак. Шул ук вакытта дөрес итеп әзерләнмәгән дип табылган очракта, намзәтне сайлауга кертмәскә сәбәп була алырлык имзалар саны да ике мәртәбә киметелә. Ягъни ялган яки дөрес итеп әзерләнмәгән дип танылган имзалар билгеле бер саннан артса, ул намзәт сайлауда катнаша алмаячак.

Бу — хакимияткә ошамаган намзәтләрне сайлауда катнаштырмас өчен махсус уйлап чыгарылган нәрсә

"Бу — хакимияткә ошамаган намзәтләрне сайлауда катнаштырмас өчен махсус уйлап чыгарылган нәрсә. Әгәр дә имзаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җыярга рөхсәт иткәннәр икән, нигә барлык имзаларны да анда җыярга рөхсәт итмиләр? Андагы имзалар ышанычлы санала, кире кагыла торган бер имза да булмаячак. Барлык имзаларны да шунда җыю мантыйкка күбрәк туры килер иде. Монда аларның үзләре өчен теләсә кайсы намзәткә киртә кую мөмкинлеген салып калдыруы бик ачык күренә", ди Сергеев.

Мәскәүдәге сәясәт белгече Аббас Галләмов та Азатлыкка Сергеев белән килешүен белдерде.

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

"Барлык бу үзгәрешләр хакимиятләрнең тавыш бирүне контрольдә тотуын көчәйтәчәк кенә. Бердәнбер чыгарма — Госуслуги аша имза җыю. Бу норма бәйсез намзәтләргә теркәлергә ярдәм итә алыр иде, чөнки хөкүмәтнең рәсми серверы аша җыелган имзаларны беркем дә фейк дип атый алмаячак. Әмма Госуслуги аша имзаларның 50 процентын гына җыярга рөхсәт итәләр, калганы искечә кулдан кәгазьгә җыелырга тиеш. Менә шуның аша хакимият теләсә кайсы бәйсез намзәтне кире борачак. Үзенә бу эшне җиңеләйтү өчен Кремль рөхсәт ителгән хаталар санын икелә киметте, хакимиятнең Госуслуги аша имза җыярга рөхсәт итеп югалткан мөмкинлекләрен копменсацияләү өчен уйлап чыгарылган бу", ди Галләмов.

Екатерина Шульман
Екатерина Шульман

Мәскәү политологы Екатерина Шульман әйтүенчә, почта аша тавыш бирү тәртибен кертү дә сайлауны оештыручыларга хәрәмләшү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Моңарчы җирле сайлау комиссияләре хезмәткәрләре, күп кенә видеоларда фаш ителгәнчә, сайлау тартмаларына ялган бюллетеньнәр ташлауда тотылган булса, моннан ары алар ялган бюллетеньнәрне почта аша килде дип терки алачак һәм Русиядә җәмәгатьчелек контроле тиешенчә эшләмәгәндә, күзәтүчеләрнең мөмкинлекләре бик нык чикләнгәндә, бу процессны кешеләр күрми дә калачак.

Русия үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова "Российская газета"га белдергәнчә, Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирүдә дистанцион ысул ил күләмендә кулланылмаячак, бары өч-дүрт төбәктә генә кулланылырга мөмкин. Бу турыда төбәк башлыклары үзләре карар итәргә тиеш ди ул. Аның әйтүенчә, көзен бердәм сайлау көнендә дә дистанцион тавыш бирү бер-ике төбәктә генә сыналачак. Киләчәктә дистанцион тавыш бирү мөмкинлеген дәүләт хезмәтләре порталларында теркәлгән һәр сайлаучы өчен булдыру, аларның өйдән чыкмый гына тавыш бирүен оештыру күздә тотыла.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, республика бу көздә узачак сайлауларга электрон тавыш бирү мөмкинлеген булдырырга җыена. Комиссия рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, бу ысул ул вакытта республикадан читтә булган татарстаннарга тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге бирер иде.

Быел 13 сентябрьдә Русиянең бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда республика президентын, җирле шураларны сайлау, шулай ук Русия думасы белән Татарстан Дәүләт шурасына өстәмә сайлаулар узачак.

Германия, Швейцария кебек Көнбатыш Европа илләрендә почта аша тавыш бирү 90нчы еллар башларыннан бирле кулланылып килә.

Май башында Польша парламентының түбән пулаты Сейм да почта аша сайлау мөмкинлеге бирүче канунны хуплады, әмма Сенат аны кире какты. Польшада июнь ахырында президент сайлау узар дип көтелә һәм аңарчы Сеймда Сенат ветосын узу өчен тавышлар җитәрлек.

Кушма Штатларда да сайлау урынына тавыш бирергә бара алмаучыларның почта аша тавыш бирү мөмкинлеге бар. АКШтагы быелгы президент сайлауда, коронавирус таралу аркасында, почта аша тавыш бирүне киңәйтү мәсьәләсендә бәхәс купты. Демократлар почта аша тавыш бирүне киңәйтү яклы булса, президент Дональд Трамп Twitter-да почта аша киңкүләм тавыш бирүгә каршы язма чыгарды. "Почта тартмаларыннан бюллетеньнәрне урлаячаклар, тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булачак, хәтта ялган бюллетеньнәр бастырачаклар һәм хәрәмләшеп тутырачаклар", ди Трамп.

XS
SM
MD
LG