Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кинотеатрлар кайчан ачылыр һәм интернетта нәрсә карарга?


Бу айның киноханәсе гадәти түгел, чөнки кинотеатрлар һаман ачылмаган, яңа кинолар чыкмый. Шуңа без кино өлкәсендәге вазгыятьне өйрәнергә һәм стриминг хезмәтләрендә нәрсә карап булганын барладык.

Кинотеатрлар бөтен җирдә ябыкмы?

Әйе, коронавирус пандемиясе иң нык бәргән өлкәләрнең берсе – кино дөньясы. Февраль-март айларында дөньядагы күпчелек кинотеатрлар карантинга ябылды, алар бөтенләй эшләми. Ябык бүлмәдә озак вакыт дәвамында бергәләп – вирус таралу өчен иң уңайлы мөмкинлек, ди белгечләр.

Русиядә кинотеатрлар 23 марттан ябык, мондый "киңәш"не Русия мәдәният министрлыгы биргән. Шуннан бирле гомум эшне алып барырга рөхсәт әлегә юк. Аерым төбәкләрдә генә чикләүләр алына, әйтик, Көньяк Сахалинскида кинотеатрларга эшләү рөхсәте 29 майдан бирелде.

Кайбер илләрдә, беренче чиратта, Кушма Штатларда "машина кинотеатрлары" эшен башлады. Кеше үз машинасында билгеле урынга килә, машинадан чыкмый гына зур экранда кино карый. Узган гасырда киң таралган бу формат яңадан популярлаша, ләкин билгеле, ул кинотеатрларны алыштыра алмый. Сүз уңаеннан, андый "машина кинотеатрлары" Русиядә дә оеша башлаган.

Иранда "машиналар кинотеатры"
Иранда "машиналар кинотеатры"

Кинотеатрлар кайчан эшли башлар?

Узган атна Роспотребнадзор белән Русия мәдәният министрлыгы пандемия вакытында кинозаллар эшенә киңәшләр документын әзерләгән. Анда кинотеатрларның эшли башлау вакытын төбәк җитәкчелеге хәл итәргә тиеш диелә.

Документта, аерым алганда, шундыйрак киңәшләр бирелә:

  • кинога авыру симптомнары булган кешеләргә йөрмәскә;
  • башка кешеләрдән 1,5 метрлык араны сакларга;
  • залларда кешеләр бер-берсеннән бер метрдан ераграк утырырга тиеш була, бер гаилә вәкилләре бергә утыра ала;
  • билетларны контактсыз сату ысулларын куллану;
  • барлык тамашачылар битлек кияргә тиеш.

Охшаш таләпләр театрларга да кагыла. Сентябрьдә яңа сезоннарын башлаячак театрларга тамашачыларны шахмат тәртибендә утыртырга киңәш иттеләр.

Роспотребнадзор белдергәнчә, Русиядә кинотеатрлар чикләүләр алынуның өченче этабында эшли башлый ала. Оешма башлыгы сүзләренчә, кайбер төбәкләр бу этапка инде әзер, ләкин аларның исемнәре аерым аталмады.

Кинозаллар ачылгач, анда нәрсә күрсәтәчәкләр?

Төп проблем шунда. Пандемия кинотеатрларны гына япмады, бар дөнья буйлап кино төшерү процессын да туктатты. АКШта коронавирус нык таралгач, монда төшерү такымына җыелу мөмкин түгел.

Кайбер илләр чикләүләрне йомашарта башлады. Май аенда Яңа Зеландия илдә фильмнар төшерергә рөхсәт итте, Джеймс Кэмерон шунда ук "Аватар" фильмы дәвамын төшерергә дәвам итте. Ләкин кино өлкәсенең тулыканлы тәртиптә эшләп китүе өчен барлык чикләүләрнең алынуы кирәк.

Шулай да, кинотеатрлар ачылуга студияләрнең запасы бар. Пандемия әле котыра башлаганда гына, күп кенә зур релизларны кичектерделәр. "Мулан", "Кара тол хатын", "Могҗизалы хатын-кыз 1984", Джеймс Бонд һәм башка күп кенә көтелгән фильм инде әзер булса да, чыгу өчен җайлы вакытны көтә. Кайбер кино белгечләр, киресенчә, кинотеатрлар ачылгач, тамашачы өчен көндәшлек зур булыр дип борчыла.

Хәзер нәрсә карарга соң?

Бәхеткә, соңгы елларда кино дөньясы бары тик кинозаллар ярдәмендә генә яшәмәгән. Сүз соңгы елларда популярлык казанган стриминг хезмәтләре турында бара: Netflix, Disney+, HBO, Amazon, Hulu һәм башкалар. Мәсәлән, Netflix фильм һәм сериалларны кинотеатрларга чыгармыйча, һәрвакыт үз платформасында чыгара бара.

Стриминг хезмәтләре пандемия чорында кино сөйгән тамашачыларга нык ярдәм итте, өйдән сыйфатлы һәм яңа кино карар өчен бары тик түләүле язылуны гына сатып алырга кирәк (ә кайберәүләр пират контентын сайлауны өстен күрә).

"Киноханә" шәлкеме әлеге сервисларда карап булган берничә яңа сериалны киңәш итә.

Игътибар: күпчелек сериалларны (һәм аларның трейлерларын) 18 яшькә җитмәүчеләргә карарга киңәш ителми

Джейкобны яклау (Defending Jacob)

Барберлар үрнәк американ гаиләсенең тормышы паркта ундүрт яшьлек егетнең мәетен табу белән үзгәрә. Кемдер егетне пычак белән кадап, аны үләргә калдырган. Төп шик Барбер гаиләсенең улына, Джейкоб исемле яшүсмергә төшә. Әтисе улын яклау өчен дәлилләр эзләгәндә, әнисе үткәнне өйрәнә башлый. Сериал Уилльям Лэндэй романы нигезендә төшерелгән.

"Миңа бу ошамый" (I Am Not Okay with This)

Яшүсмернең башкалардан читләшүе, үз-үзен кабул итүе һәм көчләрне йөгәнләү турында караңгырак сериал. Төп герой Сидни гаилә проблемнары, мәктәптәге тормышы һәм кинәт уянган суперкөчләр белән мәсәләне хәл итәргә тырыша.

Патшага хат (The Letter for the King)

Тарихи фэнтези жанрындагы сериал. Өч патшалык арасында зур кан койгыч сугыш тасвирлана. Тиури исемле егеткә патшага гаять әһәмиятле һәм патшалар язмышына тәэсир итә алган хатны китерү вазифасы йөкләнә.

Тырышып карау (Trying)

Никки белән Джейсон баланы бик нык тели. Алар аны уллыкка алырга җыена. Ләкин гаилә ата-ана булырга һәм гадәти тормыш рәвешеннән баш тартырга әзерме? Моны уллыкка алу комиссиясе хәл итәргә тиеш булачак.

Кояш капма-каршылыгы (Solar Opposites)

"Рик һәм Морти" кебек мультсериалларны яратсагыз, Hulu чыгарган яңа сериал сезнең өчен. Бу мультфильм туган планетадан качарга һәм Җир шарында яшәргә мәҗбүри булган чит планета вәкилләре турында. Аларның маҗаралары американ мәдәнияте белән танышу һәм ассимиляция омтылышлары турында. Урыны белән сәер, эксцентрик мультфильм.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG