Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс теле генә түгел, һәр тел уникаль"


Татар телен яклау чарасы, архив фотосы

Путинның "урыс теле Русия халыкларын берләштерә, милли үзбилгеләнүнең нигезе булып тора" дигән сүзләренә карата экспертлар, илдә башка телләр дә бу статуска ия, күпмилләтле дәүләттә башка телләргә дә игътибар ителергә тиеш, дип белдерә.

6 июнь Урыс теле көнендә Русия президенты Владимир Путин мәдәният эшлеклеләре белән очрашты. Анда ул "урыс теле Русия халыкларын берләштерә, милли үзбилгеләнүнең нигезе булып тора" дип белдерде.

"Безнең ил өчен урыс теле аралашу теле генә түгел. Ул Русия халыкларын берләштерә, безнең милли үзбилгеләнүнең нигезен тәшкил итә, ул безнең бөек мирас", диде Путин.

Әлеге сүзләрне Русиядә яшәүче башка халыклар ничек кабул итә ала? Путинның җыелыш саен урыс теленең өстенлеге турында сөйләве нәрсә аңлата? Бу хакта Азатлык кайбер экспертларның фикерләрен белеште.

Сәясәт белгече Руслан Айсин бүген урыс теле халыкларны берләштерү урынына, экспансия коралы буларак кулланыла дип саный.

Руслан Айстин
Руслан Айстин

"Путин моңа кадәр, Русия – ул гади ил түгел, ә аерым бер цивилизация, дип әйткән иде. Бу – шул фикернең дәвамы, Русия – аерым кабатланмас цивилизация икән, урыс теле дә шундый ук уникаль. Һәр тел – ул халыкның фикер йөртүенең уникаль системы. Ул – дөньяга караш. Әмма бу статуска башка телләр дә ия. Татар, якут , башкорт, чуаш та – Русиядә тулы канлы телләр, тик аларга караш икенче сортлы телләргә кебек.

Урыс теле һуманитар миссиясен үтәми, ул – экспансия коралы

Беркем дә урыс теленең милләтара аралашу теле булуын шик астына куймый. Татарлар да, башка милләтләр дә урыс телен яхшы белә, куллана. Аны белмәгән буын да калмады бит, чөнки урыс теле безнең яшәешне тоталь рәвештә яулап алды. Урыс теле Лев Толстой, Федор Достоевскийның теле, бу телдә зур мирас саклана. Әмма башка милләтләрдә дә нәкъ шулай. Һәр милләт өчен үз туган теле – галәм. Русия күпмилләтле дәүләт булырак, башка милләтләргә дә, аларның телләренә дә игътибар итәргә тиеш.

Соңгы елларда урыс теле тышкы сәясәтнең төп коралы булып тора. Украина белән низаг урыс теле статусы өчен башланды. Донецки җирлегендә урыс теле бердәнбер дәүләт теле булырак игълан ителде, югыйсә тигезлек булырга тиеш иде. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова БДБ илләрендәге эчке сәясәткә тыгылып, урыс теле статусы турында чыгышлар ясый. Урыс теле һуманитар миссиясен үтәми, ул – экспансия коралы. Туган телләргә каршы кабул ителгән кануннар да, аларны тыю һәм кимсетү Русия сәясәтенең бер векторына ята. Бу урыс теле – төп тел дип сөйләү дә Русиянең фантом чир белән интегүе – империя чиренең дәүләткә тәэсир итүенең бер күрсәткече. Әмма империяне шовинизмга нигезләнеп корып булмый".

"Азат Идел-Урал" оешмасына нигез салучыларның берсе, эрзя халкы активисты Сыресь Боляень​ эш де-факто булган империяне де-юре дә игълан итүгә таба бара дип саный.

Сыресь Боляень
Сыресь Боляень

"Урыслар – колонизатор халык, ә башкалар яулап алынган чит халык дип беркем дә турыдан-туры әйтми. Әмма Путин һәм аның даирәсе чыгышларыннан моны аңларга була. Алар төрле сәбәпләр таба. Әйтик, бу юлы урыс теленең уникальлеге һәм кабатланмас булуы турында әйтелде. Һәр тел уникаль. Урыслар өчен урыс теле, татарлар өчен – татар теле. Минем өчен – эрзя теле. Ләкин федератив дәүләттә нинди "милли үзбилгеләнү нигезе" турында сүз бара ала? Урысларның үз милли үзбилгеләнүе, чуашларда үзләренеке һәм башкалар. Әллә хәзер милли үзбилгеләнү дә берәү генә, патша кушканы гына рөхсәт ителәме" ди активист.

Федератив дәүләттә нинди "милли үзбилгеләнү нигезе" турында сүз бара ала?

Аның сүзләренчә, урыс теле Русиядә бары тик аралашу чарасы гына. "Аны төбәк һәм федераль үзәк арасында аралашу чарасы буларак кына калдырырга кирәк. Һәм төбәкләрнең үзара аралашуы өчен. Мәскәү үсеш өчен шартлар булдырырга, төрле башлангычларны хупларга тиеш. Ләкин чынлыкта киресенчә була. Мәскәү көне-төне яңа кагыйдәләр, шартлар, тыюлар уйлап чыгара һәм аларны үтәмәгән өчен җәза бирә. Телләрне кайчан һәм күпме укытуны да Мәскәү хәл итә. Нинди әлифба куллануны да. Кайсы матбугат чаралары лояль, кайсылары "ят агент". Кемнәргә митинг уздырырга ярый, кемгә юк. Бу – барак системы. Лагерь баракларының киләчәге юк. Бөтен концлагерьләр ахыр чиктә җимерелә", дип сөйләде Сыресь Боляень.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты җитәкчесе урынбасары, Телләр үстерүне координацияләү шурасы рәисе Тимур Мохтаров урыс телен аерып аңа басым ясау – сәяси адым, Путин шул рәвешле урыс халкына ярарга тырыша, дип сөйләде Азатлыкка.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

"Башкорт халкы урыс телен яхшы белә, Пушкин ижатын да ярата. Бу Русиянең башка урыс булмаган милләтләренә дә хас. Урыс теле Русиядәге бөтен халыларны берләштергән бер тел инде ул, моның белән килешми мөмкин түгел. Шул ук вакытта урыс теле генә түгел, Русиядә башка асаба халыклар да бар. Ә аларның телләре ник искә алынмый? Күпмилләтле Русиянең президенты аларны телгә алмый. Телләргә карата басым булганын барыбыз да күрде, туган телләр һаман читләштерелә.

Путин урыс халкы психологиясен яхшы белә

Урыс теле урыс булмаган халыкларның үзаң нигезе була аламы, юкмы – анысын анык кына әйтә алмыйм. Моны исбат иткән җитди хезмәтләр юк. Русиянең 85% тәшкил иткән милләт тарафынан популярлык алыр өчен президентка бары тик урыс цивилизациясе һәм урыс теле турында сөйләргә кирәк. Бу – сәяси адым. Путин урыс халкының психологиясен яхшы белә" ди Тимур Мохтаров.

"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе, татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов Путин Русиядә генә түгел, ә башка илләрдә яшәүче русияләргә дә урыс телен тагу сәясәтен алып бара дип саный.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Путинның моның ише сүзләрне беренче генә әйтүе түгел. Тарихны искә төшерү мөһим: 1552 елны Казанны басып алудан соң безнең халыкны кистеләр, үтерделәр, чукындырдылар. Ничек инде без әлеге басып алучы халыкка, аларның теленә ярату белән карарга тиешбез? Соңгы сигез елда безнең бер миллион татар халкы туган телендә сөйләшүдән туктаган дигән статистика күрдем. Бу инде безгә көчләп чит телне тагу, көчләп чукындыру нәтиҗәсе.

Урыс телле булмаган, колга әйләндерелгән халыкларны юкка чыгару максаты куела

Урыс телле булмаган, колга әйләндерелгән халыкларны юкка чыгару максаты куела. Башта телне, аннары тарихны бетерәләр. Телең беткәч, тарихың да бетә инде. Аннары халыкларны чукындыру сәясәте максаты тора дип уйлыйм. Русиядә татар гына түгел, урыс булмаган бар халыкларның теле нәфрәт ителә. Урыс шовинистик сәясәтчеләре, Кремль иярченнәре урыс телен безнең каңга сеңдермәкче, чукындырып бетермәкче булалар.

Ике ел элек Европаның берничә илендә "Азат Идел-Урал" хәрәкәте инициативасы белән асаба халыкларың телләрен яклау чарасы узды. Шуларның берсендә татарлар да катнашырга теләк белдергән иде. Әмма чара узарга бер көн калгач алар каршылык чарасына чыгудан баш тартты. Гәрчә инде бөтен шигарләр әзер иде. ФСБ Россотрудничество оешмасы аша чит илләрдә дә татарларга һәм башка урыс булмаган халыкларга басым ясый.

Россотрудничество Русиядәге барлык татар, башкорт, эрзя, мукшы җәмгыятьләренә акчалар биреп, урыс байрагы астында патриотик җырларны җырлата. Урыс булмаган халыкларны бетерү Русиядә генә түгел чит илдә дә бара. Мәгълүмат чараларының да монда өлеше зур. Russia Today телеканалы дөньякүләм эшли. Аларга күп финанслар бирелә. Әгәр Миңтимер Шәймиев (элекке президент), Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов читтә яшәүче татарларга да шулай ярдәм итсәләр, тиешле мәгълүмат бирү оештырылса, татар халкы урыслашуга бармас иде. Татарстан хөкүмәте чит илдә дә, Русиядә дә телне саклау эшләрен алып барса, тел бетмәячәк.

Татар конгрессы да бер уенчыкка әйләнде. Татар милләтен саклау өчен җитдирәк хәрәкәт ясаучы оешмалар кирәк

Татар конгрессы да бер уенчыкка әйләнде. Путин динебез, телебезне бетергәндә, икътисадыбызны талаганда "Путинга тавыш бирегез" дип әйтүләре нәрсәне аңлата соң? Бу инде диктатор алдында тезләнеп, аның алдында шуышып йөрүне аңлата. Андый оешма татар милләтен, татар хокукын күтәрә алмаячак. Татар горурлыгын уята алмаячак. Җырлап-биеп үлеп кырылып бетәчәк. Шуңа татар милләтен саклау өчен җитдирәк хәрәкәт ясаучы оешмалар кирәк. "Азат Идел-Урал" оешмасы урыс булмаган халыкларның телләрен саклау өлкәсендә эшчәнлек алып бара. Татармы, башкортмы, эрзямы, удмуртмы - барысын да яклыйбыз. Удмурт активисты Альберт Разинның үз-үзенә ут төртүен генә искә алыйк. Кешене нинди дәрәҗәгә җиткерделәр. Телне бетерү аркасында татар патриотлары үз-үзен яндырса, урыс белән татар арасында сугыш чыгарырга мөмкин. Кремльдә утыручылар шуны аңлый микән?

Русиядә мәгълүмат агентлыклары, телевидение ширкәтләре, дәүләт җитәкчеләре барысы да шул Путинга кушылып барлык халыкларны урыслаштыру сәясәтен алып бара. Без барлык бу чараларга каршы көрәш алып барырга, хәрәкәт итәргә тиешбез. Төркия башлыгы Рәҗәп Эрдоган, Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев бөтен төрки халыкларның телен булдырырга исәпли. Дөньяда төрки халыклар 300 миллионга якынлашып килә. Бөтен дөньягә чәчелгәнбез. Төрки дөньяга үтеп кереп, алар белән хәрәкәт итеп телне, динне, гореф-гадәтләребезне яклауның чарасын күрергә тиешбез. Төрле илләрдәге милләт вәкилләрен берләшетеп хәрәкәт итәргә кирәк. Менә Лондонда татар китапларын бастырганнар, Төркиядә Роза Корбан үз китабын чыгарды. Мондый адымнар артырга тиеш", ди ул.

6 июнь Русиядә Урыс теле көне уңаеннан Рөстәм Миңнеханов та Татарстан халкын котлады. Чыгышында ул Русиянең дәүләт булып оешуында урыс теленең хәлиткеч роле турында әйтте. Миңнеханов фикеренчә, урыс теленең берләшүне ныгытучы роле бүген дә саклана.

"Азат Идел-Урал" оешмасы Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларны урыс теле көне белән котлавына карата фикерен белдерде.

"Миңнеханов вакытында урыс телен шулкадәр сакладылар ки, татар теле фольклор атрибутка гына әйләнеп калды, аны хәтта мәктәптә уку да мәҗбүри түгел. Татар университетлары турында сорау тормый да. Татарстанда урыс телен коткарырга һәм үстерергә кирәк булганда нинди татар телендә укыту турында сүз булырга мөмкин?" диде активистлар.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG