Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондондагы нәшриятчы Марат Әхмәтҗанов: "Язучылар берлеге аша чират белән китап бастыру чоры узды"


Марат Әхмәтҗанов
Марат Әхмәтҗанов

Тумышы белән Үзбәкстанннан булган, хәзерге вакытта Лондонда яшәүче нәшриятчы Марат Әхмәтҗанов язучылар актив булырга, китапларын бастырыр өчен квоталар, чират көтеп ятарга тиеш түгел дип саный.

Күптән түгел Лондонда "Hertfordshire Press" нәшриятында инглиз телендә биш татар авторының китабы дөнья күрде. Алар арасында Татарстаннан шагыйрь Ленар Шәех, Башкортстаннан юморист Марсель Сәлим, Австралиядән Сөенгөл Чанышева да бар иде. Азатлык сайтында бу хәбәргә күп фикер килде. Азатлык әлеге нәшриятка нигез салучы Марат Әхмәтҗанов белән сөйләште. Ул төрки авторларны инглиз телендә нәшер итүнең үзенчәлекләре белән уртаклашты.

— Марат әфәнде, сез Үзбәкстанның кечкенә Джизак шәһәрендә тугансыз. Әтиегез — татар, әниегез — украин. Бабаларыгыз бу якларга ничек барып чыккан?

— Джизак (Җиззах) Сәмәрканд белән Ташкент арасындагы ач далада урнашкан. Бабай белән әби һәм бабайның энесе 1937 елда Оренбур өлкәсендәге Әсәкәй авылыннан күченгән анда. Алар Сталин репрессияләреннән качып, үзләренә яңа йорт табарга, ул катлаулы заманда ничек тә исән калырга тырышкан. Бабаларым шактый мул тормышлы нәселдән булган. Минем ерак бабамның йорты әле дә Әсәкәйдә урта мәктәп булып тора. Агалы-энеле ике туганның Үзбәкстанда балалары, оныклары туган. Бу илдә кан-кардәшләр саны 50дән артык иде. Дөрес, хәзер аларның күбесе йә Казанга, йә Уфага күченеп кайтты.

— Ә үзегез Уфада, Казанда буласызмы?

— Казанда соңгы вакытта ел саен булам.

— Димәк, сез үзегезне татар дип хис итәсез, сездә татар милләтен якын итү бар?

— Әлбәттә, бар. Үзбәкстанда татарлар белән аралашып яшәдем, анда алар бик күп иде һәм төрле чаралар үткәрелеп торды. Лондонда да сабантуйлар оештырыла, беренчесеннән башлап һәрберсендә катнашам.

Евразия иҗат гильдиясе әгъзалары Бирмингем шәһәре китапханәсендә
Евразия иҗат гильдиясе әгъзалары Бирмингем шәһәре китапханәсендә

— Британиягә ничек килеп чыктыгыз һәм ни өчен нәкъ Британияне сайладыгыз?

— Беренче тапкыр Англиягә 1999 елда Ефәк юлы сәнгать күргәзмәсе кысаларында үзбәк делегациясе белән килгән идем. Шул вакытта ук бу теләкләремне тормышка ашырыр һәм Үзәк Азияне алга этәрер өчен кулай ил дип уйлап куйган идем. Соңрак Британия хөкүмәтенең магистратурада уку өчен Chevening стипендиясе барлыгы турында ишеттем һәм 2005 елда аны оттым. Лондон сәнгать институтында нәшрият өлкәсендә магистратура тәмамладым. Миңа 29 яшь иде. Шуннан соң Лондонда китаплар чыгаруның өметле булуын, бу өлкәдә әле көндәшлек юклыгын аңладым.

Ул вакытта элекке Совет берлеге киңлегендә иҗат итүче авторларның инглиз телендә басылган китаплары бик аз иде. Ә татар һәм төрки авторлар бөтенләй юк иде. Соңрак язучы, журналист, тәрҗемәче Равил Бухараев инглиз телендә "Татар әдәбияты антологиясен" бастырды.

2008 елда мин бөтенләйгә Британиягә күчеп килдем һәм нәшрият эшенә керештем.

— Мондый әдәбиятка ихтыяҗ бармы соң? Үзәк Азия яки татар-башкорт авторларын инглиз телендә укыйлармы? Акча ягыннан отышлымы бу бизнес?

— Лондонга күчеп килгәнче, мин Үзбәкстанда нәшрият эше белән уңышлы гына шөгыльләнгән идем. Журналлар һәм юлбасмалар нәшер иттем. Британиядә үземне китап нәшер итүдә сынап карарга булдым, акча ягыннан отышлы буламы, сораучы, укучы буламы, ярдәм күрсәтелерме — беләсем килде. Чынлап та, башта уңышсызлыклар булуга, кайбер китаплар сатылмый ятуга карамастан, гомумән алганда, эшем кызыксыну уятты. Иганәчеләр арасында да, донорлар арасында да.

Китап чыгаруны финанслаучы оешмалар бар, аны сатып алучы укучылар, китапханәләр, университетлар, яңалыклар белән кызыксынучылар бар. Һәм менә шушылар бергә шактый ныклы һәм уңышлы бизнес алып баруга ярдәм итә.

Моннан тыш, мин Евразия иҗат гильдиясен җитәклим. Ул иҗтимагый оешма. Без яшь авторларга ярдәм итәбез, иганәчеләр табабыз, грантлар юллыйбыз.

— Ә кемнәр алар донорлар? Нинди иганәчеләр ярдәм итә? Британиядә БДБ илләре әдәбияты кем өчен кызыклы?

— Төрле оешмалар. Мәсәлән, былтыр, Европа реконструкция һәм үсеш банкы беларус классикларының инглиз телендәге җыентыгын финанслады. Англия ПЕН клубы Австралиядә яшәүче татар язучысы Сөенгөл Чанышева китабына акча бирде. Без аны инглиз теленә тәрҗемә иттек һәм бастырдык. Ул репрессия кичергән Синҗан татарының хәтирәләренә нигезләнгән биографик китап. Хисчән әсәр, урыны белән кырыс, Синҗанда яшәүче татар һәм уйгур халкының фаҗигасе турында.

Калининградта яшь автор Евгения Сехимбаева китабын тәкъдим итү
Калининградта яшь автор Евгения Сехимбаева китабын тәкъдим итү

Берничә китап Сорос фонды ярдәмендә чыкты, илчелекләр, төрле илләрнең тышкы эшләр министрлыклары ярдәм итә. Махсус тәрҗемә институтлары бар. Күп тапкыр Казакъстан, Азәрбәйҗан университетлары, BBC Trust, Helvetas Швейцария фонды финанслады.

Без акчаны дәүләттән алабызмы, дәүләтне тәнкыйтьләүче оешмаданмы, анысы мөһим түгел.

Кыскасы, гади кешеләрдән башлап, төрле дәрәҗәдәге халыкара дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган, кайвакыт хәтта дәүләткә каршы булган оешмалар белән дә (кануннар кысаларында, әлбәттә) эшлибез. Чөнки безнең максат теге яки бу системга ярдәм итү түгел, ә әдәбиятка ярдәм итү һәм әдәбиятны халык укырлык итү. Шуңа күрә без акчаны дәүләттән алабызмы, дәүләтне тәнкыйтьләүче оешмаданмы, анысы мөһим түгел. Без алар белән эшлибез, чөнки максатыбыз – китап нәшер итү.

— Үзбәкстанданы нәшрият эшен ташладыгызмы?
Анда бизнес алып бармыйсызмы?

— Юк, бигрәк тә 2005-2010 елларда бу катлауланды. 1990нчы еллар ахырында эшләр яхшы гына баруына карамастан, 2005 елдагы Әндиҗан вакыйгаларыннан соң чикләүләр артты. Сәяси басма булсынмы ул, сәяси булмасынмы — кысрыклаулар башланды. Икътисади яктан да, психологик яктан да эшләве авырлашты.

— Күптән түгел "Ачык Евразия әдәбият фестивале һәм китап форумы" иҗади конкурсына әсәрләр кабул итү турында игълан ителде. Берничә ел элек әлеге бәйгедә Татарстаннан Ленар Шәех, Башкортстаннан Марсель Сәлим лауреат булган иде, ул бәйгене шуннан беләбез дияргә мөмкин. Анда кемнәр катнаша ала?

— Бәйге авторлар эзләү максатыннан барлыкка килде. Беренче фестиваль 2012 елда Кырзгызстанда Бишкәк шәһәрендә үтте. Ул вакытта 140 кеше катнашты, хәзер дистә илдән уртача 1000 гариза кабул итәбез. Монда төрле жанрда: чәчмә әсәр, кече чәчмә әсәр, шигърият, тәрҗемә, иллюстарция, публицистика, рецензия җибәрергә мөмкин. Эшләрне жюри карый, өзекләрне сайтка урнаштырабыз, аларны актив карыйлар, укучылар тавыш та бирә, әмма бәяне жюри куя. Башта финалга чыгучыларны билгелибез, аннан фестивальдә җиңүчеләрне игълан итәбез. Быел фестиваль Мадридта ноябрьдә үтәргә тиеш.

— Ни өчен Ленар Шәех һәм Марсель Сәлим? Алар сезне ничек эзләп тапты? Татарстан белән Башкортстанда алардан башка да талантлы язучылар бик күп. Бәлки, кайберләренең романнары инглиз телле укучыга күпкә кызыклырак та булыр иде. Ни өчен нәкъ Шәех белән Сәлимнең китаплары инглиз теленә нәшер ителде?

Бәйгедә яхшыраклар да катнашып, начарраклары сайлап алынган булса, тәнкыйть урынлы булыр иде.

— Бу онлайн конкурс. Аның турында мәгълүматны без ачыктан-ачык бастырабыз. Теләге булган һәр кеше катнаша ала. Моңа кадәр Марсель абый һәм Ленар белән таныш түгел идем. Кешеләр онлайн гариза бирә, без яхшыларын сайлап алабыз. Чынлап та, кайвакыт безне тәнкыйтьлиләр инде, "Татарстанда яки Кыргызстанда (мисал өчен әйтәм) күренеклерәк, талантлырак шәхесләр бар", диләр. Без бәхәсләшмибез, чынлап та бардыр, әмма гаризаны алар тапшырмады бит. Бәйгедә яхшыраклар да катнашып, начарраклары сайлап алынган булса, тәнкыйть урынлы булыр иде. Әгәр дә яхшылары гариза бирмәгән икән, жюри аларның эшен бәяли алмый.

— Ничек уйлыйсыз, ни өчен безнең авторлар үзләренең әсәрләрен, үзләрен танытуда актив түгел икән? Гомумән, язучыларны таныту белән кем шөгыльләнергә тиеш?

— Без башка чорда яшибез. Кызганычка каршы, күп авторлар моны аңламый һәм кабул итә алмый. Совет берлегенең "тигезләп бүлеп бирү" системы бетте. Элек ничек иде, Язучылар берлегенә керәсең, синең китапны чиратка салып чыгаралар. "Быел сине бастырдык, киләсе елга аны бастырабыз" дигән систем эшләде. Фатирлар да, башка шундый әйберләр дә чират белән бүлеп бирелде. Бөтен тырышлык вакытында шушы чиратка эләгеп калу өчен генә кирәк иде. Ә анда эләккәч, систем үзе синең белән эшли иде.

Язучылар берлегенә кереп, чират белән китап бастыру заманы узды.

Хәзер дөньялар үзгәрде. Дөрес, Татарстанда бушлай китап нәшер итүгә квоталар каралган. Аларның да ни дәрәҗәдә гадел булуына бәйле минем үз фикерем бар, тик бу хакта сөйләшәсе килми, чөнки күп язучыларга ул ошамаячак. Мин, әлбәттә, язучыларның актив булуы яклы, акча юк дип утыру дөрес түгел. Менә хәзер үк төрле илләрдән китап бастыруга ярдәм итәрлек дистә түгел, йөзләгән фонд атамасын китерә алам, катнашам дигән кешегә әллә күпме бәйге бар. Әмма моның өчен язарга, онлайнда актив булырга, әсәрләрне тәрҗемә итеп сынап карарга, фестивальләрдә катнашырга, йөрергә кирәк. Язучылар берлегенә кереп, чират белән китап бастыру заманы узды. Дөресен әйткәндә, ул чорда бик күп әдәбият "разнарядка" буенча язылган һәм бүген алар тонналап макулатурага тапшырыла. Андый системга әйләнеп кайту кирәкме? Мин юк дип саныйм.

—​ Ә Гүзәл Яхина феноменын ничек аңлатыр идегез? Бу язучы уңышымы, әллә нәшриятныкымы? Аның китаплары бик күп телләргә тәрҗемә ителде, алар популяр. "Зөләйха күзләрен ача" китабы татар дөньясында зур бәхәсләр уятты. Күпләр, әлбәттә, Яхинаны ачуланды, әмма "үзегез яхшырак язып, китапларыгызны шулай ук таратыгыз", диючеләр дә булды.

— Ул үз әсәре белән авырткан ноктага басты, кирәкле вакытта кирәкле әсәре белән кирәкле нәшриятка эләкте. Башка авторларга аның юлыннан барырга киңәш итмәс идем, чөнки андый ишекләр ике тапкыр ачылмый. Күпләр "Һарри Поттер"ны кабатлап карады, ләкин уңышка ирешмәде. Һәркемнең үз юлы.

Ә инде әсәренә килгәндә, белмим, рәсми рәвештә дәүләт кысылышы анда күпме булгандыр, әмма рәсми булмаган яктан караганда, китап күргәзмәләрендә һәм илчелекләрдә аны бик актив "төртәләр". Аның исеме һәм уңышы тирәсендә күп төрле фикерләр йөри. Ләкин алар хакында белгечләр бәхәсләшсен, нәшриятчы буларак, аның тәҗрибәсе уникаль дип кенә әйтә алам. Ул юлны бөтен кеше дә кабатлый алмаячак.

— Үзәк Азиядәге нәшриятлар эшчәнлеген күзәтеп барасызмы? Анда хәзер хәлләр ничек? Акча эшли алырдай, милли телләрдә китаплар бастыручы хосусый нәшриятлар бармы?

— Үзбәкстанда, Казакъстанда, кайбер башка илләрдә андый нәшриятлар бар. Эшне дөрес оештырсаң, алар акча китерә ала. Чөнки милли телләрдә китаплар укучылар саны елдан-ел арта. Урыс теле милләтара аралашу теле булып торса да, туган телләр активлаша, торгызыла. Бу бик уңай күренеш. Кызганыч, үзем татар телен аңласам да, сөйләшә алмыйм.

Нәшриятларга килгәндә, әгәр эшне балалар әдәбиятыннан башласаң, уңышка ирешергә була. Үзбәкстанда 9,5 миллион бала үзбәк телендә сөйләшә. Һәр балага елга бер генә данә китап сатып алсалар да, тиражларны миллионлап санарга мөмкин. Шуңа күрә башта бик актив рәвештә балалар әдәбияты белән шөгыльләнергә, аннары адымлап өлкәннәр әдәбиятына күчә башларга мөмкин. Шулай иткәндә уңышлы булачак.

— Онлайн китаплар үсеше турында фаразларыгыз ничек? Кәгазь китаплар тарихта гына калмасмы, аларның бетүе гадәти нәшрият йортларына зыян китермәсме?

— Мин электрон китапларны хуплыйм гына. Бастырылган, ләкин укылмаган китапларны күрү кызганыч. Китаплар яки алдан сорап, түләп бастырылырга, яки китап сәнгать әйбере буларак чыгарга тиеш. Сүз ниндидер кулдан ясалган китаплар, коллекционерлар өчен чикләнгән тиражлар турында бара.

Аннары, электрон китаплар әдәбиятны һәркем укырлык итә, ул арзанрак була.

— Краудфандингка сезнең мөнәсәбәт нинди? Татарстанда Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәрен халыктан акча җыеп бастырдылар. Әлеге ысул белән Лилия Исхакованың "Бану маҗаралары" китабы чыкты. Татарлар арасында краудфандинг әллә ни популяр булмас дигән фикерләр бар иде. Ләкин максатларга ирешелде.

— Минемчә бу яхшы тәҗрибә, чөнки мин "хашар" төшенчәсе яшәгән Үзбәкстанда үстем. Бу үзенә күрә бер өмә, анда кешеләр хашар белән йорт төзи, кем кирпечен алып килә, кем коралын, гомумән бер-берсенә ярдәм итеп яши. Үзбәкләрнең канында ул. Бу бик дөрес ысул дип саныйм, чөнки гел дәүләттән, иганәчеләрлән генә акча көтеп ятып булмый. Ә краудфандинг ул — халыкныкы, һәркем әз-әзләп акча бирә. Мондый проектлар баштан ук уңышлы була, чөнки китап чыгару карарын бер генә түгел, йөзләгән кеше кабул итә.

Без краудфанинг ярдәмендә берничә китап чыгардык. Әлеге вакытта аутист балалар турында комикска акча җыю кампаниясе башладык. Аннан кергән акчаларның бер өлеше хәйрия оешмаларына китәчәк, китаплар да бушка таратылачак. Балалар аутистларның шундый ук кешеләр, җәмгыять әгъзалары булганын белсен, алар да җәмгыятькә файдалы һәм мөһим икәнлеген күрсен иде.

Hertfordshire Press (SRM Group) — Лондонда урнашкан бәйсез нәшрият. Ул 19 илдән 200дән артык китап бастырган. Китапларның гомум тиражы 1 млн данәдән артык. Нәшриятка Марат Әхмәтҗанов нигез салган.

Ачык Евразия әдәбият фестивале һәм китап форумы (Open Eurasian Literature Festival & Book Forum) халыкара бәйгесе 2012 елдан бирле бара. Бәйгегә татар, инглиз, казакъ, кыргыз, үзбәк, таҗик, украин, румын, азәрбайҗан, беларус, урыс телендә әсәрләр кабул ителә. Алар моңа кадәр инглиз телендә басылмаган булырга тиеш. Җиңүчеләр грантлар һәм китапларын инглиз телендә бастыру мөмкинлеге ала.

XS
SM
MD
LG