Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВның мәгълүмати тапшырулар җитәкчесе итеп Светлана Спирина билгеләнде


Светлана Спирина

Ул моңа кадәр ТНВдан киткән Мәдинә Тимерҗанова вазифасына килә

"Яңа гасыр" телерадиоширкәтенең (ТНВ) мәгълүмати тапшырулар буенча баш мөдир урынбасары итеп Светлана Спирина билгеләнде. Бу хакта ТНВның рәсми сәхифәсе хәбәр итте.

Светлана Спирина татар һәм урыс телендә чыгучы яңалыклар хезмәтен, "7 дней" һәм ике телдә әзерләнүче иҗтимагый-сәяси тапшырулар белән җитәкчелек итәчәк.

2018 елдан Спирина ТНВда "7 дней" тапшыруы белән җитәкчелек итте. Аңа кадәр KZN, ITV, Tatarstan Business Channel телеканалларында, "Реальное время" интернет газетында эшләде.

5 июнь көнне ТНВның баш мөдир урынбасары Мәдинә Тимерҗанованың үз вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул телеканалда дүрт ел эшләде. Шул вакыт эчендә ширкәттә зур үзгәрешләр башланды. Аерым алганда, хезмәткәрләр вакытлыча мөддәтле килешүләргә күчерелде, озак еллар буе эшләгән журналистларның бер өлеше эштән китте, яңалыкларның яшел төстәге логотибын Русия байрагы төсенә үзгәртте.

фикерләр (5)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG