Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Авента-М" үпкә җилләтү җиһазлары хастаханәләрдән алына


"Авента-М" җиһазлары
"Авента-М" җиһазлары

"Ростех" ширкәтләренең берсе чыгара торган ИВЛ җайланмаларын "югары йөкләнеш шартларында өстәмә сынау" өчен хастаханәләрдән кире җыеп алалар.

"Радиоэлектрон технологияләр" концерны (КРЭТ) үзе эшләп чыгарган "Авента-М" үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җайланмаларын Русия хастаханәләреннән кире кайтара. Бу Росздравнадзорның аларны куллануны вакытлыча туктату карары белән бәйле дип яза Интерфакс, КРЭТ матбугат үзәге хәбәренә сылтанып.

ИВЛ җайланмалары аларны "югары йөкләнеш һәм штаттан тыш хәлләр вакытында өстәмә сынау өчен" җыеп алына диелә.

Май башында Мәскәүдә һәм Петербургта хастаханәләрдә янгын чыкканнан соң, бу аппаратларны куллану вакытлыча туктатылган иде. Янгында җиде кеше һәлак булды, алар арасында коронавирустан дәваланучылар да бар иде.

Бу хәлләрдән соң АКШның ике штаты Русиядән һуманитар ярдәм буларак алынган "Авента-М" җиһазларын кулланудан баш тартты.

КРЭТ ширкәте исә "медиада "Ростех" корпорациясен һәм аның составына керүче концернның абруена тап төшерү өчен киңкүләм мәгълүмат кампаниясе бара" дип белдерде.

Аңа кадәр бу җиһазларны чыгаручы "Урал прибор корылмасында" ике атна эчендә ике тапкыр җитәкчелек алышынды.

14 майда Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикага 300 данә "Авента-М" аппараты кайтырга тиешлеген әйтте, Росздравнадзор тарафыннан аларны куллану тыелса да, прибор төзү заводы белән килешүне өзүгә нигез булмаганын белдерде.

XS
SM
MD
LG