Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус тагын 46, Башкортстанда 68 кешедә рәсмән расланган


Татарстанда COVID-19 тагын 46 кешедә расланган. Узган тәүлектә төбәкләрдәге һәм барлык Русиядәге рәсми расланган очраклар санын Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы китерә.

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда коронавирус йоктырганнар саны 3 914кә җиткән, барлыгы 3 617 (соңгы тәүлектә 3) кеше терелгән, яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Чир тарала башлаганнан бирле барлыгы 10 кеше үлгән.

Башкортстанда узган тәүлектә 68 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Республикада вирус йоктырганнар саны 4 486га җитте. Шуларның 1 853е (соңгы тәүлектә 14 кеше) терелгән. Яңа үлем очраклары турында белдерелми. Эпидемия башыннан барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә тагын 8 835 кешедә COVID-19 ачыкланган, 5 409 кеше терелгән, 119 кеше үлгән. 14 июньгә коронавирус барлыгы 528 964 кешедә расланган, 280 050cе терелгән, 6 948 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 14 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 486 (+68) 1 853 (+14) 18 (+0)
Татарстан3 914 (+46) 3 617 (+3) 10 (+0)
Русия528 964 (+8 835) 280 050 (+5 409) 6 948 (+119)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG