Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Корал алып инкыйлаб ясыйсы килә". Уфада торак алалмый алданучылар каршылык чарасы уздыра


Каршылык чарасында катнашучылар
Каршылык чарасында катнашучылар

Уфа янындагы "Миловский парк" бистәсендә фатир алалмый алданучылар чатыр лагере оештырып каршылык чарасы уздыра. Чарада катнашучылар инде дәүләт програмы да алдагач, дәүләткә бер ышаныч калмавын, 1 июль тавыш бирүдә катнашмаячагын белдерә.

Уфа янындагы "Миловский парк" бистәсендә фатир ала алмый җәфаланучылар чатыр лагере оештырып каршылык чарасы уздыра. Чара 16 июнь башланган иде, лагерь туңдырылган төзелештән ерак түгел юл чатында урнашкан. Бу урынны юл чаты булу сәбәпле, машиналарда узучы җәмәгатьчелек күрсен өчен сайлаганнар.

Лагерьда Русия байрагы җилфердәп тора, барлыгы өч дистәгә якын чатыр корылган. Чарада катнашучылар инде дәүләт програмы да алдагач, дәүләткә бер ышаныч та калмавын, 1 июль булачак тавыш бирүдә катнашмаячакларын белдерә. "Корал алып инкыйлаб ясыйсы килә" дип башлады сүзен чарада катнашучы ир-ат.

Уфада торак ала алмый алданучылар каршылык чарасы уздыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:51 0:00

Зур гына чатырга кухня урнашкан, учак янып тора, янына утын өелеп куелган. Учак тирәли дистәдән артык кеше түгәрәкләнеп утырган. Чарада катнашучылар сүзләренчә, даими рәвештә дистәдән артык кеше катнаша. Кайбер чакта өч дистәгә дә җиткән чаклары була. Ял көннәрендә туганнары, балалары да килгән һәм зур булмаган Сабантуй да оештырып алганнар.

Беренче көнне прокуратура һәм тикшерү бүлеге хезмәткәрләре, авыл биләмәсе җитәкчесе булып киткән. Прокуратура "Миловский парк" чатырларына рәхим итегез!" дигән шигарне алуны таләп иткән, алмаган очракта, рөхсәтсез каршылык чарасы дип куылачакларын ирештергән. Шуннан шигарләрне алырга мәҗбүр булганнар. Алып куелган шигарләр белән утын өсләрен каплап куйганнар.

Чатырлар
Чатырлар

"Миловский парк" йортлары "Русия гаиләсе өчен торак" дип аталган дәүләт програмы кысасында төзелә башлаган. 2013-2017 елларда бу програмны тормышка ашыручы "КилСтройИнвест" мең ярым кешедән ике миллиард сум акча җыйган. Проектның операторы "КилСтройИнвест" банкрот дип табылган. Компаниянең элекке өч җитәкчесе Павел Рыцев, Иван Арапов һәм Дмитрий Комлевка мутлыкта, салымнан качу һәм милеккә зыян китерүдә гаепләү белдерелгән. Акча түләгән 1500 кешенең 1200е һаман да фатир алалмый иза чигә. Хакимият агымдагы елда төзелеш башланачагын ышандырса да, катып калган төзелештә бернинди хәрәкәт тә сизелми. Чарада катнашучылар Азатлыкка бу адымга башка чаралары булмаган өчен басканын сөйләде.

Игорь Ворончихин
Игорь Ворончихин

Каршылык чарасында катнашучы Игорь Ворончихин:

"Без туңдырылган төзелештән ерак түгел урында, юл буенда каршылык чарасы уздырырга булдык. Бу чара белән безнең проблемга игътибар итүләренә ирешергә телибез. Сәламәтлеге какшаган, кечкенә балалары булганнар көндез лагерьда булып, кичкә өйләренә кайтып китәләр. Азык-төлекләр, су, утын, алып киләләр. Безнең шартлар ярыйсы. Һәрвакыт учак янып тора. Кухняда кизү тору оештырылган.

Дөрес, прокуратура, полиция безгә шигарләр эләргә рөхсәт итми. Полиция һәрвакыт машинада безне күзәтеп, саклап тора. Урындагы хакимияткә уңайсызлыклар тудырабыздыр инде. Авыл шурасы рәисе безне куарга тырышкан иде. Ул бу җир арендага бирелгән, анда кыйммәтле үлән чәчелгән, сез үсемлекләрне таптыйсыз дип куып карады. Монда әрекмән һәм чүп үләннәреннән башка үсемлекләр үсми. Чара башланганга бүген җиденче көн, ә хакимият һаман да реакция күрсәтми.

Туңдырылган йорт
Туңдырылган йорт

Дөрес, беренче көнне прокурор урынбасары булып китте. Ул тикшерү барышы белән таныштырды, ләкин ниндидер яңалык әйтмәде. Җинаять эше дә шул килеш туктап тора. Төп гаепләнүче Дмитрий Комлев бер ел инде йорт сагында тотыла. Ләкин мәхкәмә утырышлары булганы юк. Төзелешне дәвам итү өчен каян акча алырга кирәклеген берәү дә белми. Барлыгы 28 йорт туңдырылган. Төзелешне дәвам итү өчен, безнең кебекләргә ярдәм күрсәтү өчен төзелгән ниндидер федераль фонд акча бүләчәк диләр, ләкин ул фондка документлар һаман да җибәрелмәгән. Без узган җомга ул федераль фонд белән видеобәйләнешкә кердек, алар безнең йортлар буенча документлар килмәвен әйтте, монда исә документлар февраль аенда ук җибәрелде дип ышандыралар. Мин үзем фатир алу өчен ике миллион сум ипотека алдым", диде Игорь Ворончихин.

Сәрия Сәгыйдуллина
Сәрия Сәгыйдуллина

Каршылык чарасында катнашучы Сәрия Сәгыйдуллина:

"Миловский парк"ка минем кызым гаиләсе белән фатир алу өчен акча салды. Алар фатир көтә-көтә көтек булып, башка шәһәргә күчеп киттеләр. Мин алар өчен калдым. Алар өч бүлмәле йорт өчен 2015 елның апрелендә 3 миллион 200 мең сум акча керттеләр. Менә алтынчы ел инде фатирны көтәбез. Безнең йорт 85 процентка әзер, төзеп бетәргә күп тә калмаган кебек. Ләкин булганын җимермәкчеләр икән. Төзелешне алып баручылар йортларыбызның тәрәзәләрен сүтәргә җыена дип ишеткәч, җыелышып тиз арада бу чараны башладык. Төзүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен тәрәзәләрне сатарга уйлаганнар. Без төзелеш эшләре кузгалганчы каршылык чарасын дәвам итәчәкбез. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та безгә игътибар итәр дип ышанасы килә. Ул 2018 елның октябрендә туңдырылган төзелешләрне тәмамлау тәҗрибәсе барлыгын әйтеп, ярдәм итәргә ышандырган иде. Ләкин әлегә кадәр ул ярдәмне сизгәнебез юк", диде Сәрия Сәгыйдуллина.

Фәһимә Гайсина
Фәһимә Гайсина

Каршылык чарасында катнашучы Фәһимә Гайсина:

"Мин пенсионер, фатир алырга кызым акча салган иде. Үзе әлеге вакытта авырый. Кызыма фатир алу өчен мин 2015 елның мартында 1 миллион 100 мең сум акча түләдем. Башкаланың Октябрь районы хакимияте киңәше белән бу програмга кушылдык. Дәүләт програмы булгач ышандык. Биналар туңдырылгач зыян күрә, нигезләре какшый, юыла башлаган. Безнең торыр җир булмау сәбәпле, бакчада яшәргә мәҗбүрбез. 2019 елда Русия җитәкчелеге алданган торак алучылар проблемнарын өч ел эчендә хәл итәргә дигән карар чыгарган иде. Аларның бу ышандыруларына бер ел узды. Узган елны ике йортны тәмамлап тапшырдылар. Ләкин андый тизлек белән 28 йортны төзеп бетү өчен 14 ел кирәк була дигән сүз", диде Фәһимә Гайсина.

Туңдырылган йортлар
Туңдырылган йортлар

Чарада катнашучылар инде дәүләт програмы алдагач, дәүләткә бер ышанычлары да калмавын, 1 июль булачак тавыш бирүләрдә дә катнашмаячакларын белдерделәр.

XS
SM
MD
LG