Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикәгә һәйкәл татар халкының рухын күтәрү өчен кирәк"


Сөембикәгә һәйкәл проекты

Татарстанның 100 еллыгына Казанда ханбикә Сөембикәгә һәйкәл куелырга тиеш иде. Ләкин түрәләр аны урнашыру урынын әле һаман хәл итмәгән. Һәйкәлнең авторы Камил Муллашев белән сөйләштек.

Быел Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Казанда ханбикә Сөембикәгә һәйкәл куелырга тиеш иде. Былтыр һәйкәлнең куеласын республика президенты Рөстәм Миңнеханов та әйткән иде. Ләкин Татарстан мәдәният министрлыгы һәйкәлне кая урнаштыруны һаман да хәл итә алмый.

Азатлык Сөембикә һәйкәлен иҗат иткән сынчы, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстаннның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Камил Муллашев белән сөйләште.

Камил Муллашев
Камил Муллашев

— Камил әфәнде, Казанда Сөембикәгә һәйкәл кую фикере кайчан һәм ничек туды?

— Татарстанда Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл кую турында мин 2002 елда ук республиканың ул чактагы президенты Минтимер Шәймиевкә сөйләгән идем, әмма ул кирәксенмәде. Мин аны бушлай да эшләп бирергә әзер идем, булсын гына, ләкин Шәймиевкә ул кирәк булып чыкмады.

— Аннары моны Миңнеханов хуплады. Ул һәйкәл турында каян белде?

— 2016 елда Казакъстан татарлары Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, шушы очрашу вакытында мин аңа үз хыялымны җиткердем. Аңа ул ошады, Татарстанның 100 еллыгына Сөембикә һәйкәлен куярга дигән йөкләмә бирде. Башта аны Чаллыда Сөембикә проспектына куярга ниятләнде, ләкин аннары Казан ханлыгын җитәкләгән ханбикәгә һәйкәл Казанда булырга тиеш дигән уйга килдек.

Мин һәйкәлнең төрле өлгеләрен иҗат иттем, ләкин хәзергә кадәр аларның берсе дә хупланмады. Мин Сөембикәгә һәйкәл Менъеллык мәйданында, Казан кирмәне диварлары астында урнашсын дип теләгән идем. Ләкин миңа аны ул урында куярга рөхсәт итмәделәр.

— Ни сәбәпле?

— Меңъеллык мәйданы Казан кирмәненең саклана торган биләмәсенә керә. Кирмән ЮНЕСКО тарафыннан саклана, аның яныда дүрт метрдан да биегрәк һәйкәлләр куярга арамый. Миңа һәйкәлне дүрт метрга кадәр кечерәйтергә тәкъдим иттеләр, ләкин мин риза булмадым.

— Сезнеке нинди биеклектә иде?

— Иң башта ул 13 метр биеклектә иде.

— Тиешле зурлыкка калдырырга теләмәдегезме?

— Сөембикә һәйкәле ул монументаль һәйкәл, аның асылы шунда, ә монда миңа бакча яки паркларга куела торган декоратив сын дәрәҗәсендәге һәйкәл ясарга тәкъдим иттеләр. Мин риза булмадым. Сөембикәгә һәйкәл ул — татар халкының тарихы һәм мәдәнияте символы. Сөембикә — безнең легендар ханбикәбез, Казан ханлыгы символы, аны ниндидер бакча һәйкәле итеп кую дөрес түгел.

Сөембикәгә һәйкәл өлгесе
Сөембикәгә һәйкәл өлгесе

Һәйкәлне дүрт метрга кадәр кечерәйтсәң, аның нигезе нибары 1,5 метр булыр иде. Бу бит кеше буе да юк! Болай итеп без ханбикәбезнең кадерен киметәбез. Һәйкәлнең биеклеге аны мәһабәт итеп күрсәтә, ул безгә ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен аңлата. Бакча һәйкәле мастшабы безнең ханбикәбез Сөембикәнең абруена туры килми.

Сөембикәгә һәйкәл куелу татар халкының рухын күтәрү өчен кирәк, татарлар Казанның татар дөньясы үзәге икәнен тоеп торсын.

— Кирмән янында куярга ярамаганын белгәч, сезгә башка урын тәкъдим иттеләрме?

— Меңъеллык паркын тәкъдим иттелләр. Мин узган елда машинама утырып Казакъстаннан Казанга килдем хәтта, шушы паркны карап-өйрәнеп чыктым. Без өч ай дәвамында һәйкәлне шушы паркка урнаштыруга исәпләнгән өлгене әзерләдек. Бик озак җавап булмады, бер елдан соң гына килде ул җавап. Рөхсәт бирмәделәр, Меңъеллык паркы да Кирмәннең саклау биләмәсенә керә диделәр. Русиянең мәдәният министрлыгы 18 метр биеклектәге бу һәйкәлне куярга рөхсәт бирмәде.

Калган җирләрдә дә шулай. Бөтен Казан үзәге ЮНЕСКО сагы астында, монда һәйкәлләр куярга ярамый дип әйтеп килделәр безгә.

Һәйкәлне дүрт метрга кадәр кечерәйтсәк, ханбикәбезнең кадерен киметәчәкбез

Казан мэриясы һәм мәдәният министрлыгы миннән һәйкәлне дүрт метрга кадәр кечерәйтүемне үтенде. Әйтүемчә, алай итсәң, аның нигезе генә дә кеше буеннан да тәбәнәк булып чыга. Профессионал күзеннән караганда да, алай эшләнми ул. Һәйкәлнең әһәмияте, дәрәҗәсе аның биеклегеннән тора. Әһәмияте зуррак булган саен, аның өчен абруйлырак урын сайлана, аңа карап – нинди мәйдан, нинди ераклыктан күренә, һәм башкалар. Сөембикә һәйкәле дәрәҗәсе, әһәмият ягыннан бик биек булырга тиеш. Ул Татарстан символы булырга тиеш.

Һәйкәлне тәбәнәк ясарга кушып, алар аның әһәмиятен киметә. Шуңа мин соңгы вакытларда аның нигезе белән бергә биеклеге 18 метрдан да ким булмасын дигән таләп куйдым.

— Өлгесенә караганда, Сөембикәгә һәйкәлнең чыннан да зур, мәһабәт бер корылма булуы күренә. Һәйкәлне иҗат иткәндә, нинди фикер салдыгыз?

— Чыннан да, мин аның биек булуын теләдем. Бу минем күп эзләнүләрдән соң иҗат ителгән һәйкәл. Аңа кадәр берничә төрле өлге әзерләдем, күп тапкыр үзгәрешләр керттем. Хәзер тәкъдим иткән һәйкәлдә ханбикәнең шигъри образы гәүдәләнә. Ул Сөембикә образына лаек дип саныйм. Аны Казандагы сынчылар, архитекторлар да бик ошатты.

— Һәйкәл Меңъеллык паркында куелса, урынлы булыр иде кебек.

— Әйе, андый һәйкәл куелса, парк та җанланып китәр иде. Хәзер бит ул кеше йорми торган урынга охшап тора, гомумән, ул парк бүгенге таләпләргә дә туры килми. Фонтаны да архитектура ягыннан искергән. Парк коймалары, керә торган җирдәге арка да шулай. Парк буш тора. Ләкин барыбер Сөембикә һәйкәлен монда урнаштырырга бирмиләр.

— Анда бит Урта гасырлар татар шагыйре Кол Галигә дә һәйкәл куелды. Аның биеклеге дүрт метрдан артык. Аны куярга рөхсәт иткәннәр булып чыга?

— Ул 2015 елга кадәр куелды, ул вакытта бу чикләү кануны чыкмаган иде әле.

Сөембикә һәйкәлен дә анда куерлар иде, әмма миңа аны кечерәйтергә кушалар. Минем кечерәйтәсем килми, мин моның турында озак бәхәсләштем, йөзләгән хат яздым, шәхсән президентның үзенә дә мөрәҗәгать иттем.

— Меңъеллык паркына да куйдырмагач, ниндидер яңа урын бирделәрме?

— Мәдәният министрлыгы һәм Казан мэриясе Меңъеллык паркы турында да төгәл генә җавап бирмәде. Алар Казан үзәге – тыелган җир, диде, ә менә Оренбур трактына куярга була диделәр, шуңа күрә күптән түгел Парин урамы һәм Оренбур тракты кисешкән урынны, Универсиада авылы артын тәкъдим иттеләр. Мәдәният министрлыгы шулай аңлата: бу урын шәһәргә керү җире, "Казан" һава аланы аркылы килүчеләрнең барысы да шушыннан уза. Татарстанга керү капкалары кебек килеп чыга.

Әйтәм бит, алар җавапны бик озак җибәрми тора. Паркта биек һәйкәл куярга ярамый икәне билгеле булгач та, алар миңа моны хәбәр итмәде. Моны мин ай, ай ярым узгач кына белдем. Менә бер ай элек яңа өлге иҗат иттем, ул хәзер мәдәният министрлыгында карала. Тик хәзергә кадәр җавап юк. Тәкъдим иттеләр дә, тагын дәшмиләр. Әллә инде юри сузалар, җавапны озаграк бирми торсак, бәлки һәйкәлне куеп та торасы булмас диләр микән. Әйе дә, юк та димиләр. Юк диләр икән инде – яңа урын да тәкъдим итмиләр, һаман бер әйбер әйтүче юк. Өч ел буе шулай.

— Сезнең үзегезгә ул җир ошыймы?

— Бер ел көткәннән соң мин бу урынга да риза инде, һәйкәл куелсын гына. Ичмасам анда һәйкәлне бәләкәйләтмичә, шул биеклеге белән куярга була. Ләкин бу урынны расладылармы, юкмы – анысы буенча да җавап юк.

Мин исән чагымда бөтен татар халкына шундый бүләк эшләп калдырасым килә. Татар балалары тарихларын белеп үссен, үзенең милләте белән горурлансын иде.

Камил Муллашев

Камил Муллашев — сынлы сәнгатьтә иҗат итүче рәссам, педагог, профессор, Казакъстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Франция сәнгать академиясенең көмеш медале белән бүләкләнгән.

1944 елның 27 октябрендә Кытайның Өремче шәһәрендә туган. 1967 елда Алма-Атада сәнгать училищесын тәмамлый, 1978 елда Мәскәүдә Суриков исемендәге сәнгать институтында укып чыга.

Камил Муллашевның эшләре Парижда Гран-Пале салонында, Мәскәүнең Третьяков галереясында, Астананың мәдәният үзәгендә, Алма-Атада Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда күргәзмәгә куелды. 2014 елның августында Казанда "Хәзинә" сәнгать галереясында Камил Муллашевның "Ефәк юлы буяулары" исемле күргәзмәсе узды.

фикерләр (43)

XS
SM
MD
LG