Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт Корылтае Үзбәкстан башкортларына милли мәдәниятне саклауда ярдәм күрсәтәчәк


Дөнья башкортлары корылтаенда чыгыш, 2019 ел
Дөнья башкортлары корылтаенда чыгыш, 2019 ел

Үзбәкстандагы башкорт диаспорасына санаклар, милли музыка уен кораллары, милли костюмнар бүләк ителәчәк. Үзбәкстанда 23 мең башкорт яши дип исәпләнә.

Башкортстанда “Башкорт теле елы 2020” кысаларында “Мәдәният кәрваны” дип аталган грант проекты тормышка ашырыла. Проект нигезендә, Дөнья Башкорт Корылтае җитәкчелеге белән быел чит илләрдә яшәүче башкорт җәмгыятьләренә ярдәм итү күздә тотыла. Аерым алганда, Үзбәкстан башкортларына ярдәм күрчәтеләчәк дип яза Башинформ.

Хәзер Үзбәкстанда якынча 23 мең башкорт яши дип санала (1989 ел җанисәбе вакытында 37,7 мең дигән сан китерелгән). “Мәдәният кәрваны” проекты кысаларында башкорт җәмгыятьләренә дәреслекләр, әдәби китаплар җибәреләчәк. Башкортстан халык иҗаты үзәге милли музыка коралларында уйнау һәм милли биюләр башкару буенча остаханәләр оештырачак, “Үзбәкстанда Башкортстан мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре” кысаларында Башкортстан артистларының Үзбәкстанда чыгышлары да планга кертелгән.

Моннан тыш, Үзбәкстандагы башкорт җәмгыятенә компьютер, милли музыка инструментлары (10 курай һәм 10 кубыз), дүрт данә хатын-кыз сәхнә костюмы да бирергә ниятләнә. Шулай ук проект кысаларында “Башкортлар тарихи ватаннарыннан читтә: ярдәм механизмнары һәм хезмәттәшлек потенциалы” дигән онлайн-брифинг уздыру да каралган.

Үзбәкстанда 1990 елдан Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәге эшли. Милли үзәктә “Агыйдел” башкорт фольклор коллективы, “Дуслык” татар-башкорт иҗат берләшмәсе, “Яшьлек” һәм “Ләйсән” татар-башкорт ансамбльләре, “Сандугач” башкорт ансамбле, “Салават” драма түгәрәге һәм “Башкортлар” этно-мәдәни төркеме эшли. Моннан тыш, Бохара, Кашкадәрья, Сәмарканд өлкәләрендә дә татар-башкорт милли оешмалары эшләп килә.

2019 елның декабрендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров фәрманы белән 2020 ел Башкорт теле елы дип игълан ителде. Дөнья Башкорт корылтае бу ел кысаларында узачак чаралар програмын эшләде.

XS
SM
MD
LG