Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәламәтлек саклау хезмәткәрләре йөрешендә тиешле ара калдырылмады


Санитар таләпләр нигезендә кешеләр арасында метр ярым ара сакланырга тиеш булса да, тантаналы йөрештә ул сакланмады.

26 июньдә Уфада табиблар тантаналы йөрешкә чыкты. Тарихта беренче тапкыр үткән бу чарада катнашучы табиблар Башкорт дәүләт драма театры янында җыелып Зәки Вәлиди исемендәге урам буйлап “Торатау” Конгресс-һоллы янындагы “Ватан” паркына кадәр юл узды. Чарада Башкортстанның, шул исәптән Уфаның һәр районыннан килгән өч меңгә якын табиб һәм сәламәтлек саклау тармагында эшләүче хезмәткәрләр катнашты.

Йөреш сәламәтлек саклаучыларның һөнәри бәйрәме һәм коронавирус пандемиясе сәбәпле бу хезмәтнең мөһимлегенә игътибар юнәлтү өчен уздырылды диелә.

Тантаналы йөреш
Тантаналы йөреш

Чарада катнашкан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавируслы авыруларга 4 меңнән артык табиб ярдәм күрсәтүен белдерде. Ул республиканың коронавируска каршы көрәш тәҗрибәсенең Русия хөкүмәте, сәламәтлек саклау министры тарафыннан да югары бәяләнүен билгеләде. “Безнең табиблар бригадалары әле башка төбәкләрдә дә ярдәм күрсәтә”, диде Башкортстан башлыгы.

Тантанада алдынгы медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Тугыз табибка иң югары бүләк – Пирогов ордены тапшырылды. Хәбиров 10 хастаханәгә 21 ашыгыч ярдәм машинасы ачкычлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева да бар.

Шулай ук Башкортстанның санитар авиациясе Русиядә җитештерелгән медицина модульле “Ансат” боралагы белән дә тулыланды.

Башкортстан табиблары узган язда республикада коронавирусның кисәк таралуына бәйле җәнҗал белән дә танылды. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе апрель башында 1200 кеше белән карантинга ябылды. Аларның яртысы хастаханәдә ятучылар булса, яртысы табиблар иде. Хастаханә табиблары хастаханә җитәкчелеген андагы коронавируска бәйле хәлләрне яшерүдә гаепләп Русия җитәкчелегенә һәм тикшерүче оешмаларга мөрәҗәгать итте.

Уфаның 21нче санлы хастаханәсе диварындагы граффи
Уфаның 21нче санлы хастаханәсе диварындагы граффи

Табиблар өчен тиешле акчаларны түләмәүгә, коронавируска каршы көрәштә табибларның үлүенә бәйле җәнҗаллар да булды.

Русиядә табиблар арасында коронавирус белән авыручылар саны белән дә Башкортстан алдынгы төбәкләрдән. 26 июньгә барлыгы 858 сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрендә коронавирус теркәлгән.

Уфада сәламәтлек саклаучыларның һөнәри бәйрәменә хастаханә һәм дәваханә диварларын графитти сурәтләр белән бизәделәр. Барлыгы дистәгә якын рәсем төшерелде. Кайберләре тугызар катлы бинаның тулы бер диварын алып тора.

XS
SM
MD
LG