Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда коронавирус йоктыручыларның саны 10 миллионнан артып китте


Русиядә узган тәүлектә 6 791яңа очрак ачыкланган. Татарстанда 41, Башкортстанда 47 кешедә COVID-19 рәсми расланган.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 41 кешедә коронавирус расланган. Узган тәүлектә өч кеше савыгып чыккан, диелә. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Барлыгы 4 472 кешедә вирус ачыкланган. Русия статистикасында барлыгы 11 кешенең үлүе күрсәтелә. Татарстан штабы мәгълүматына караганда, республикада коронавирустан 15 кеше үлгән.

Татарстан хөкүмәте коронавирус сәбәпле кертелгән кайбер чикләүләрдән баш тартты. 29 июнь көненнән Татарстанда 800 дүрткел метрга кадәр мәйданы булган кибетләр эшли башлый ала. Аларның урамнан аерым керүе булуы шарт. Моннан тыш дүшәмбедән җәйге сәламәтләндерү оешмаларына, аерым алганда җәйге балалар аланнарына эшли башлау рөхсәте бирелә.

Шулай да 65 яшьтән узган өлкәннәр изоляция тәртибен сакларга тиеш була.

Башкортстанда узган тәүлектә 47 кеше коронавирус йоктырган, барлыгы ун кеше терелеп чыккан. Үлүчеләр турында мәгълүмат юк. Гомум авыру йоктыручылар саны 5 267 кешегә җитте.

Русиядә узган тәүлектә 6 791 кешедә вирус табылган, 104 кеше үлгән. Барлыгы 5 735 кеше терелгән.

Дөньяда 10 миллионнан артык кеше коронавирус йоктырган.

Рәсми саннар. 28 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 267 (+47) 2 853 (+10) 18 (+0)
Татарстан4 472 (+41) 3 693 (+3) 11 (+0)
Русия634 437 (+6 791) 399 087 (+5 735) 9 073 (+104)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG