Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай башкорт театры генерал Миңнегали Шәйморатов турында спекталь әзерли


Миңнегали Шәйморатов
Миңнегали Шәйморатов

Хәзер спектакльнең репетицияләре бара. Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, премьера буш залда узачак.

Башкортстанның Сибай шәһәре башкорт драма театрында атаклы совет генералы Миңнегали Шәйморатовка багышланган спектакль әзерләнә. Аның премьерасы 7 һәм 8 июльдә узачак. Бу турыда Башинформ яза.

Флорид Бүләковның "Шәйморатов генерал" героик драмасын сәхнәгә Туймазы татар театрының баш режиссеры Илнур Муллабаев куя.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле, спектакльнең премьерасына тамашачы чакырылмый. Проект "Кече шәһәр театрлары" програмы кысаларында финансланган.

Мартта 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Русия президенты фәрманы белән үлгәннән соң Русия каһарманы йолдызы белән бүләкләнгән иде.

Шәйморатовка Русия каһарманы исеме бирү өчен Уфадагы татар иҗтимагый оешмалары да көрәште. Башкортстан татарларының "Берлек" оешмасы февраль аендагы утырышында бу уңайдан аерым карар кабул иткән иде.

Быел Туган тел көне уңаеннан Уфада диктант язганда Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге акивистлары текстның Шәйморатов генерал хакында булачагын ишеткәч, аның милләте татар булуы күрсәтелмәүгә ризасызлык та белдереп алды. Диктантны яздыручы аларга "Каһарманнарның милләте булмый, аларны бар милләт дә үзенеке итеп саный ала", дип җавап бирде.

2915 елда Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәйморат авылында генералга һәйкәл куелды.

Майор Миңнегали Шәйморатов җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Икенче дөнья сугышы елларында Брянски, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград бәрелешендә актив катнашкан.
Дивизиянең 3860 сугышчысы орден-медальләр белән бүләкләнгән, 78 сугышчы Советлар берлеге каһарманы исеме алган, бишесе Дан орденының тулы кавалеры булган.

2019 елда республикада генерал Шәйморатов исемендәге орден булдырылды. Ул көч структуралары вәкилләренә һәм коткаручыларга, шулай ук җәмәгать тәртибен саклаганда, кешеләрне коткарганда батырлык күрсәтүчеләргә тапшырылачак.

Шулай ук быелдан 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең истәлегенә Башкортстанда бәйрәм көне булдырылды. Ул Башкорт дивизиясе 1941 елда оешкан көндә – 13 ноябрьдә бәйрәм ителәчәк.

XS
SM
MD
LG