Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге хокук яклау оешмалары БМО өчен илдә кеше хокуклары турында альтернатив хисап әзерләгән


Архив фотосы
Архив фотосы

Хисапта Русия хакимияте "искә алырга оныткан" мәгълүмат китерелә.

Русиядә кеше хокуклары өлкәсендә эшләүче унике оешма хакимиятнең рәсми хисабына җавап итеп, БМОга үзләре төзегән хисапны җибәргән. Альтернатив хисапта Русиядә кеше хокукларының торышы җентекләп тасвирлана дип яза Коммерсант.

Документны "Мемориал", "ОВД-Инфо", "Комитет против пыток", "Общественный вердикт", "Русь сидящая", "Российская ЛГБТ-сеть" һәм башка оешмалар бергәләп әзерләгән.

Хисап авторлары белдергәнчә, Русия хаимияте БМОга җибәргән мәгълүматында күп кенә проблемнарны "күрми калган". Аерым алганда, Төньяк Кавказда мәхкәмәсез генә кешеләргә үлем җәзасы бирү, ЛГБТ вәкилләрен эзәрлекләү кебек хокук бозуларны рәсмиләр хисапка кертми калдырган. Альтернатив хисапта Русиядә мәхкәмә системы, төрмәләрдә яшәү шартлары һәм кешеләрнең җыеннарга булган хокукы турында да әйтелгән.

Шушы хисап нигезендә БМОның Кеше хокуклары комитеты сораулар әзерли, киләсе елга Русия җитәкчелегенә аларга җавап ирергә кирәк булачак диелә.

Хокук яклаучылар әзерләгән документ 11 бүлектән тора. Беренчесендә Төньяк Кавказдагы вазгыйть турында әйтелә. Бу төбәктә халыкның куәт оешмалары тарафыннан эзәрлекләнүе, кабилә гореф-гадәтләре нигезендә кан кою, хатын-кызларны сөннәткә утырту кебек гадәтләрнең сакланып килүе әйтелә. Хисапның тагын бер бүлеге куәт оешмалары вәкилләренең кешеләргә карата газаплаулар һәм рәхимсез гамәлләрен фаш итә.

Документта шулай ук кешене сексуаль билгеләнеше, гендер тәңгәллеге нигезендә хокукларын кысу, йортта көч куллану, төрмәләрдә тотылучылар хезмәте, мәхкәмә системының бәйсезлеге, фикер белдерү иреге, экстремистлык белән көрәш, тыныч җыеннар турында бүлекләр бар.

Тагын бер бүлектә Русия хакимиятенең COVID-19 эпидемиясе шартларында халыкның иреген кирәгеннән артык кысу турында әйтелә. Монда митинглар һәм пикетлар уздыруларны тыюлар, гаиләләрдә көч куллану очраклары артуы, вирустан саклану чаралары җитмәү турында язмалары өчен русияләрне эзәрлекләүләр турында сөйләнә.

Левада үзәге уздырган сораштыруга ярашлы, русияләрнең өчтән бере соңгы биш елда үзенең хокуклары бозылуын белдергән. Күпчелек кеше илдә үз хокукларыңны яклау мөмкин түгел дип санавын әйткән.

Июнь башында "Мемориал" хокук яклау үзәге 2018-2019 елларда Русиядә барган репрессияләр һәм сәяси сәбәпләр белән ирегеннән мәхрүм ителгәннәр турында хисап чыгарды. Документта әйтелгәнчә, Русиядә һәм Кырымда сәяси тоткын дип танылганнарның зур өлеше дини карашлары өчен экстремистлык турындагы маддәләр нигезендә төрмәгә эләгә.

XS
SM
MD
LG