Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карантин чорында Русиядә 680 мең кешене эшеннән кыскартканнар


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләр вакытында 15 миллион кеше эшеннән туктаган.

Русиядә 28 март -11 майда дәвам иткән "ял атналары" вакытында 650 мең кеше эшеннән кыскартылган. Барлыгы 15 миллион кеше вакытлыча эшләми торган. Бу саннар белән Русия икътисад министры Максим Решетников таныштырды.

Хезмәт министрлыгы июнь уртасына барлыгы 2 миллион 424 мең кешенең эшсез буларак рәсми теркәлгәнен белдерә. Шул ук вакытта, Росстат май аенда эшсезлек күрсәткечләре 6,1 процент булып, соңгы сигез елда иң зур саннарга җиткәнен хәбәр итте. Русиядә хәзер дүрт ярым миллион кеше эшсез диелә.

Шул ук вакытта русияләрнең 45 проценты коронавирус пандемиясе башланганда саклыкка дип җыйган акчалары булмавын әйткән. НАФИ аналитика үзәге уздырган сораштыруда катнашкан кешеләрнең өчтән бере җыелган акчалары булып та, аның "үзизоляция" вакытында яшәргә җитмәгәнен белдергән. Респондентларның 46 проценты финанс кыенлыклар белән очрашканын әйткән.

Казанның мәшгульлек үзәге вәкиле башкалада ярты ел эчендә эшсезләр саны 4 меңнән 32 мең кешегә кадәр арткан дип сөйләде.

Аннан алда Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова республикада эшсезләр санының коронавирус сәбәпле рекорд дәрәҗәгә җитүенә аңлатма биреп, эшсезлек өчен бирелә торган арттырылган акчаларны тиздән бетәчәк хәләф (халява - урысча) дип атаган иде.

Башкортстанда хәзер барлыгы 80 мең кеше эшсез исәпләнә. Бу — моңарчы күрелмәгән биш процент эшсезлек.

XS
SM
MD
LG