Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ненец автоном бүлгесе башлыгы: төбәкнең Архангельски өлкәсе белән берләшүе темасы ябык


Ике төбәкне кушу ихтималы Ненец автоном бүлгесе халкында протест карашлары тудырган һәм бу Конституциягә үзгәрешләргә каршы тавыш бирүгә китергән, диелә.

Ненец автоном бүлгесе (НАО) белән Архангельски өлкәсен бергә кушу булмаячак, бу сорау ябык дип белдергән НАО губернаторы Юрий Бездудный. Ул бу турыда РБК белән әңгәмәсендә әйткән.

Бездудный сүзләренчә, ике төбәкне кушу ихтималы Ненец автоном бүлгесе халкында протест карашлары тудырган һәм бу Конституциягә үзгәрешләргә каршы тавыш бирү нәтиҗәләренә йогынты ясаган. Сайлаучыларның яртысыннан күбрәге Төп канунга үзгәрешләргә каршы тавыш биргән, һәм бу Русия төбәкләре арасында бердәнбер шундый очрак.

Губернатор ике төбәкне кушу турында референдум уздыру ниятләнми дип белдерде. Бездудный сүзләренчә, бу сорау майда ук ябылган. Ике төбәк Арктиканы үзләштерүгә кагылышлы федераль проектларда хезмәттәшлекне дәвам итә.

Архангельски өлкәсе һәм Ненец автоном бүлгесенең кушылачагы турында ике төбәк җитәкчеләре вазифаларын башкаручылар Александр Цыбульский һәм Юрий Бездудный 13 майда игълан иткән иде.

Бу карарны ике төбәкнең халкы референдумда хупларга тиеш диелде. Тавыш бирү бердәм сайлау көнендә узар дип көтелде.

Берләштерү турында карарга Ненец автоном бүлгесендә ялгыз пикетлар узды. Каршылар Архангельски өлкәсе белән берләшү төбәккә икътисади яктан да, ненец халкының мәдәниятен, телен саклау ягыннан да зыян салачак дип белдерде.

"Бердәм Русия"нең җирле бүлеге депутатлары протест йөзеннән күпләп фиркадән чыга башлады.

27 майда узган "Бердәм Русия" фиркасе утырышында фирканең баш шурасы секретаре Андрей Турчак референдум кичектерелә дип белдерде, ике төбәкне берләштерүдә хаталар киткәнен, моның кешеләр белән киңәшмичә эшләнүен таныды һәм халыктан гафу үтенде.

XS
SM
MD
LG