Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ БМОның Сүрия турында резолюциясенә Русиянең вето салуын хөкем итте


Сүриядә АКШ һәм Русия хәрбиләре

Русия белән Кытай Сүриядә Бәшәр Әсадның канлы режимына ярдәм итү өчен бөтен мөмкинлекне дә файдалана. АКШның БМОдагы даими вәкиле Келли Крафт шулай дип белдерде.

Кичә Мәскәү белән Пекин БМОның Сүриягә Төркиядәге ике чик капкасы аша һуманитар ярдәм илтү вакытын озайту турында резолюциясенә вето салган иде. Германия белән Бельгия әзерләгән резолюциядә ярдәм илтү мөддәтен бер елга озайту турында язылган. Русия бары бер ярты елга гына озайтуны һәм ярдәмне бер чик капкасы аша гына уздыруны таләп итә.

Берлин белән Брюссель Русиянең бу таләбенә кызганыч һәм яңа документ әзерләргә әзер булуларын белдерде.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя Сүриянең зур өлеше хәзер Әсад көчләре контролендә булуын һәм ярдәмне башкала Димәшк аша илтү мөмкинлеген әйтә.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Русия һәм Кытайның бу гамәлен хөкем итеп чыкты. Хокук яклаучылар Сүриядәге миллиннарча кешенең гомере һуманитар ярдәмгә бәйле булуын белдерә.

Элегрәк БМО белгечләре Сүрия һәм Русия хәрбиләрен Идлиб төбәгендәге сивил корылмаларны бомбалауда гаепләгән иде. Бу гамәлләр хәрби җинаять буларак бәяләнә ала. Русия ваемсыз бомбалаулар һәм тыныч халыкка һөҗүм итү турында гаепләүләрне даими кире кагып килә. Март аенда Мәскәү белән Димәшк Вашингтонны һуманитар ярдәм дип Әсадка каршы сугышучыларга ярдәм итүдә гаепләде.

XS
SM
MD
LG