Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 августтан русияләр өчен газ бәясе артачак


Газ тарифлары уртача өч процентка артачак.

1 августтан русияләр өчен газ бәясе артачак диелә Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) фәрманында.

Документтан аңлашылганча, газ тарифлары уртача өч процентка артачак.

Кулланучылар өчен газ бәяләрен арттыру турында фәрманы өлгесен ФАС апрельдә үк әзерләде һәм аңа ярашлы, бәяләр 1 июльдән күтәрелергә тиеш иде. Соңрак оешма коронавирус эпидемиясе сәбәпле, бәяләрне туңдырып торырга тәкъдим итте.

Татарстанда 1 августтан халык өчен газның бер куб метры 5,89 сум булачак. Бәя күтәрелүе өч проценттан артмый диелә Татарстанның тарифлар комитетының рәсми сайтында.

Гомумән алганда, Русиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр 1 июльдән якынча дүрт процентка артты.

XS
SM
MD
LG