Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит ил татарлары телне өйрәнүгә күбрәк омтыла"


Сиринә Әхтәмова
Сиринә Әхтәмова

Онлайн татар теле мәктәбе җитәкчесе Сиринә Әхтәмова сүзләренчә, хәзер татарстаннарга, русияләргә караганда, чит илдә яшәүче татарлар туган телне өйрәнергә күбрәк омтыла.

Казанда яшәүче Сиринә Әхтәмова 2019 елның мартында татар телен өйрәнү онлайн-мәктәбен ачып җибәрде. 2011 елда репетитор буларак татар теленә өйрәтә башлаган укытучы, 9 ел эчендә меңгә якын кешегә телне үзләштерергә ярдәм иткән.

Беренче белеме белән тарих укытучысы булган Сиринә Әхтәмова 2011 елдан онлайн форматта татар теленә өйрәтә. Эшен татар теле репетиторы буларак башлаган Сиринә бүген инде онлайн-мәктәп җитәкчесе. Мәктәпкә, Татарстанның бөек елгасы атамасына нигезләнеп, "Иделия" (Idelia) дигән исем сайлаганнар. Бу исем белән татар халкының да шундый ук көчле һәм бөек булуына басым ясарга теләдем, ди укытучы Әхтәмова.

Онлайн татар теле мәктәбе укытучысы чит илдә тел белән кызыксыну артуын әйтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:44 0:00

Тумышы белән Казакъстаннан булган, бала һәм үсмер чагын Татарстанның Буа районында үткәргән Сиринә Әхтәмова 7 яшькә кадәр татар телен бер дә белми идем ди. Татар мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан федераль университетына тарих фәннәре факультетына укырга керә, анда да татар төркеменә эләгә. Укуын тәмамлап мәктәптә тарих фәнен ярты ел укытканнан соң декрет ялына чыга һәм көннәрдән бер көнне якын танышлары аннан балаларын татар телен өйрәтүне сорый.

— Башта булдыра алмам дип уйладым. Әмма бер-ике дәрес өйрәткәч, үземә дә ошап китте, шуннан соң татар теле укытучысына укып чыктым. Инде ике дипломлы белгеч булгач, бар көчемне җигеп, һәр теләгән кешегә татар телен онлайн рәвештә өйрәтә башладым. 2011 елдан алып санасам, укучыларым саны бер меңгә җиткәндер, ди Әхтәмова.

Гаиләсе татар булса да, балалар тугач алар белән күпчелек очракта урысча сөйләшкәнлеген искә төшерә Сиринә. Мондый хәлгә игътибар итеп, бу дөрес түгел дип, үз балаларын һәм ирен дә татар теленә өйрәтә башлый:

Гаиләбездә урыс теленә өстенлек бирүебезгә игътибар итә башладым

— Ирем Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән. Татар районы булып саналса да, ул шәһәрдә урыслар саны күбрәк, шул сәбәпле ара-тирә аралашу да күбрәк урыс телендә. Балаларыбыз тугач, бер мәлне, гаиләбездә урыс теленә өстенлек бирүебезгә игътибар итә башладым. Үзем башкаларга татар телен өйрәтәм, ә өемдә урыс мөхите, бу нинди хәл? Шул вакыттан башлап ирем белән бергә бары тик татарча сөйләшергә, балаларыбызны чын татар гаиләсендә үстерергә дип килештек. Хәзер гаиләм тулысынча татар теленә күчте, дип әйтә алам.

“Иделия” онлайн-мәктәбендә хәзер 15 кеше татар телен өйрәнә. Курслар 2 ай дәвам итә. Курслар ике төрле — башлангыч һәм дәвам итүчеләр өчен. Укучыларның яшьләре дә төрле һәм кайберәүләрнең тору урыннары да Татарстаннан бик ерак. Сиринә Әхтәмова әйтүенчә, телне өйрәнергә теләүчеләрнең күпчелеге чит илдә яшәүче татарлар.

— Русиядән башласак, әлбәттә, Казан, Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Чиләбе яклары, Ульян өлкәсендә яшәүче кешеләр татар телен өйрәнергә дип мөрәҗәгать итә. Әмма, дөресен генә әйткәндә, чит илдә яшәүче татарлар туган телен өйрәнүгә күбрәк тартыла. Ул да булса, Америка, Канада, Германия, Франция, Норвегия, Австралия, Берләшкән гарәп әмирлекләрендә гомер итүче милләттәшләребез.

Берләшкән гарәп әмирлекләрендә яшәүче Фәридә Акбердиева төрекчә, казакъча, урысча бик яхшы сөйләшә. 2019 елның декабреннән татар телен өйрәнә башлаган, сәбәбе — “оят” дип әйтте Фәридә Азатлыкка.

Фәридә Акбердиева
Фәридә Акбердиева

— 2019 елда мин Казанга эшмәкәрләр форумына бардым. Ул форумда татарлар бик күп иде һәм мин алар белән төрекчә, казакъча һәм урысча сөйләшеп аңлаштым. Әмма шул вакыттан башлап миңа оят булып китте, үзем татар, ә татарча бик начар сөйләшәм. Татарча өйрәнергә теләвемнең икенче сәбәбе — мәгълүмат чыганакларыннан, Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнү хәзер мәҗбүри түгел икән, дигән хәбәрләр ишеттем. Бу да күңелемдә борчулы хисләр уятты. Чит илдә яшәсәм дә, мин — татар һәм туган телемне белергә, аны сакларга кирәклеген аңладым, ди Фәридә.

“Иделия” онлайн-мәктәбендә телне укыту процессына үзенчәлек керткәннәр: дәреснең вакыты нибары унбиш минут, әмма көнгә берничә тапкыр. Укытучы фикеренчә, болай эш итү, укучыга телне көн дәвамында онытмыйча фокуста тотарга мөмкинлек бирә.

— Укытуга килгәндә, күп кеше сөйләмне генә өйрәтүне сорый, ләкин бөтенләй грамматикасыз булмый. Телне өйрәнгәндә нигез булырга тиеш, ә ул нигез нәкъ менә грамматикага тоташа. Җиңел үзләштерер өчен, һәр теманың грамматикасын дүрт-алты минутлык видеороликларда аңлатабыз. Шул видеороликлар аша укучы теманы аңлый, ә онлайн дәресләребезнең күп өлешен, бу темага бәйле аралашуга җәлеп итәбез, ди Сиринә Әхтәмова.

Бөтен дөнья буйлап таралган һәм саны белән сигез миллионга якын җиткән татарларның бөтенесе дә татарча белми, әмма читтә яшәгән татарлар хәзер туган телне өйрәнүгә тартыла башлады, ди ул һәм һәм бу күренешнең сәбәпләрен үзенчә аңлата.

Чит илгә киткән кеше үз милләтен, телен, мәдәниятен сагына башлый

— Чит илгә киткән кеше үз милләтен, телен, мәдәниятен сагына башлый. Алар анда туган телебездә сөйләшә алмый, шуңа күрә татарча сөйләшү, аралашу, алар өчен ерактагы, җитә алмас бер йолдыз булып тоела. Җырга, сөйләмгә, татарча спектакльләргә, рәхәтләнеп аралашуга сусый башлыйлар алар. Кайбер укучыларымнан ни сәбәпле өйрәнергә телисез дип сорашам, татарча сөйләшә белмәү җанга борчылу хисе кертә, дип әйтүчеләр бар. Ә Татарстанда яшәгән татарларга бу әйбер җитәрлек, шул сәбәпле алар татар теленең кадерен белмиләр, артык кирәксенмиләр төсле.

Ике ел элек “Иделия” мәктәбенә, Казанда яшәүче урыс кешесе, татар телен өйрәнергә дип мөрәҗәгать иткән. Туган теле өчен борчылып яшәгән Сиринәгә бу күренеш бераз сәер булып тоелса да, шул ук вакытта куаныч өстәгән:

— Ул 40 яшьтәге, татарча бер сүз белмәгән чеп-чи урыс кешесе булып чыкты. Аралаша башлагач, ни сәбәпле телне өйрәнергә булдыгыз, дип сорадым. Үз бизнесым бар, партнерларым арасында күбесе татарлар. Мин дә алар үзара аралашканда барысын аңлап, алар белән бергә сөйләшәсем килә, диде. Андый кешегә татар телен өйрәтү икеләтә куанычлы булды.

Сиринә Әхтәмова, балага татар телен өйрәтер өчен беренче чиратта өйдә татар мөхитен булдыру кирәк, әмма дәүләтебездән дә бик күп нәрсә тора, ди.

— Татар мөхите гаилә кысаларында гына чикләнергә тиеш түгел, әгәр тирә-якта кирәкле мохит тудырылмаса, бу аяныч хәлгә китерә ала. Бер дә начар уйлыйсы килми, “Югалткач кына кадерен белә башлыйбыз”, дигән әйтем киләчәктә безнең халкыбызның хәлен чагылдырмасын иде.

XS
SM
MD
LG