Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштауны яклаучыларны иртәнгә кадәр полициядә калдырганнар


Куштауны яклаучы активистлар Ишембай полициясе янында
Куштауны яклаучы активистлар Ишембай полициясе янында

Куштауда урман кисүчеләргә каршы чыккан активистлар Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев полиция бүлегендә тотыла.

Башкортстанда Куштау шиханында урман кисүне туктатуда катнашкан активистлар полиция тарафыннан тоткарланып, Ишембай район эчке эшләр бүлегендә иртәнгә кадәр калдырылган. Бу турыда Азатлыкка Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Эльза Мәүлимшина хәбәр итте.

Активистлар Руслан Нуртдинов, Байрас Габидуллин һәм Венер Кинҗәбаев административ хокук бозулар кодексының 19.3 санлы “полиция хезмәткәренә буйсынмау” маддәсе нигезендә гаепләнә. Ишембай полиция бүлегендә активистларның хокукларын Башкортстан җитәкчесе каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзалары Зөлфия Гайсина һәм Эльза Мәүлимшина яклый.

Маүлимшина сөйләгәнчә, Руслан Нуртдиновка башта кисәтү язып бирү белән чикләнеп, иреккә җибәргәннәр, ләкин шунда ук кире тоткарлаганнар, моны аның полиция хезмәткәренә буйсынмавы турында рапорт килде дип аңлатканнар.

Иртәгә активистларга каршы мәхкәмә утырышы була. 19.3 маддәсе нигезендә гаепле дип табылган очракта, активистларга 15 тәүлеккә кадәр сак астында тоту яки 1000 сум штраф җәзасы яный.

Аннан алда медиа эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Куштаудагы активистлар гамәлләре Русия Җинаять кодексы нигезендә карала дип язып чыккан иде. Активистларга каршы “Башкорт сода ширкәте” гариза язган. Алар ширкәтнең Ишембай районында алып бара торган эшчәнлегенә берничә кешенең комачау итүен әйтеп, шикаять биргән.

6 августта иртән Башкортстанның Стәрлетамак районы Үрнәк авылы янында Куштау шиханын яклаучыларга каршы полиция һәм ОМОН җибәрелгән иде. Активистлар шиханда урман кисү эшләрен туктатыр өчен тауга җыелган иде. Аларның бер өлеше тоткарланган. Аларны Ишембай район эчке эшләр бүлегенә алып киттеләр.

2 августта социаль челтәрләрдә Куштауда урман кисү эшләре башлануы турында хәбәрләр таралды. 3 августта активистлар җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты.

XS
SM
MD
LG