Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео: Реаль басым ярдәмендә Русиядә матбугат ирегенә ирешә алырбыз кебек


Майк Помпео
Майк Помпео

Прагада Азат Европа/Азатлык радиосына әңгәмәсендә АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Русиянең “ят агентлар” турындагы канунын тәнкыйтьләде.

АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Русиядә матбугат иреге белән вазгыять Америка тарафыннан игътибар белән күзәтелә диде. Ул тиешле басым ясалган очракта Русиядә матбугат ирегенә ирешү мөмкин булуына ышаныч белдерде. Бу турыда ул Прагада Азат Европа/Азатлык радиосы корпорациясе журналисты белән әңгәмәсе вакытында әйтте.

Помпео Русиядә кабул ителгән "ят агент" матбугат чаралары турындагы канун турында да фикерен белдерде. Дәүләт секретареннән "Азатлык радиосы һәм Америка тавышы Русиядә эшләүне дәвам итә алсын өчен, сез нинди адымнарга барырга мөмкин?" дип сорады журналист.

"Мин беркайчан да без кабул итәргә мөмкин булган карарлар турында алдан сөйләмим. Вазгыятьне игътибар белән күзәтәбез. Без бу канунны хөкем итеп чыктык. Моннан тыш, без Русиягә аның ягыннан берничә башка дустанә булмаган гамәлләре өчен күпләгән чикләүләр керттек. Вазгыятьне күзәтүне дәвам итәбез. Һәм калган бөтен дөнья безне бу эштә хуплый дип ышанабыз. Без ышанабыз: матбугат ирегенең кадерен белгән, бәйсез журналистлар кайчак бу илләрнең лидерларына ошамый торган сорауларны да бирә ала торган илләр безне хуплар. Реаль басым ярдәмендә без [Русиядә] матбугат ирегенә ирешә алырбыз кебек тоела безгә. Үткәндә моның белән проблемнар булганын беләбез, ләкин без моның өчен көрәшәчәкбез, моның хакына эшләячәкбез һәм безнең партнерлар белән хезмәттәшлек итәчәкбез, мәсәлән, Азатлык радиосы хезмәткәрләре белән. Моны үзебезнең позициябезне аңлату өчен эшлибез, без Русия халкы өчен гаделлек кенә телибез, кешеләрнең дөрес мәгълүмат алырга теләгән вакытта андый мөмкинлекләре булсын өчен", диде Помпео.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип атау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2017 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясен, аның төбәк проекты Idel.Реалиины, Америка авазы, "Настоящее время" телеканалын һәм Азат Европа/Азатлык Радиосы редакцияләренең тагын берничә интернет-проектын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Шуның нигезендә бу матбугат чаралары журналист материалларын мәҗбүри тамгаларга, финанс хисапларын тапшырып һәм халыкка чыгарып барырга тиеш.
  • 2019 елның ахырында канунга төзәтмәләр расланды, алар “ят агент” статусын аерым журналистларга да бирергә мөмкинлек ачты.
  • Быел июльдә Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды. Аңа ярашлы, мондый медиа һәр мәкалә алдыннан әлеге материалның "ят агент" гамәлләрен үтәүче чит ил матбугат чарасы тарафыннан таратылуы турында 20дән артык сүз кергән текст куярга тиеш. Бу тексттагы хәрефләр баш исемдәге хәрефләрдән ике тапкыр зуррак булырга тиеш. Видеоматериал чыгарган очракта һәрберсе алдында кимендә 15 секунд дәвамында шул ук текст күрсәтелү зарур булачак. Ул экранның кимендә 20 процент өлешен алып торырга тиеш диелә фәрман өлгесендә.
  • Августта АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Русиянең "ят агент" медиа турында канунны кырыслату ниятенә карата борчылу белдерде. Роскомнадзорның "ят агент" басмалары материалларын тамгалау турында яңа фәрманы "редакцияләргә үтәргә авыр булган таләпләр куя, ул таләпләр Русия хөкүмәте тарафыннан болай да чикләнгән мөмкинлекләрне тагын да кыса", диде Помпео.

XS
SM
MD
LG