Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә яшь ярымлык кызын көчләүдә гаепләнгән Бөгелмә кешесен тагын аклады


Сергей Кукушкин
Сергей Кукушкин

Сергей Кукушкинга 8 ай төзәтү эшләре җәзасы бирелгән, сак астында тотылу вакытын исәпкә алып, ул иреккә җибәрелгән.

Бөгелмә шәһәр мәхкәмәсе кечкенә кызына карата көчләү гамәлләре кылуда гаепләнгән ир-атка хөкем карары чыгарды. Аны аңлы рәвештә сәламәтлеккә җиңел зыян салуда гаепле дип таптылар. Шул ук вакытта ул 14 яшькә кадәр булган затка сексуаль сыйфаттагы көчләү гамәле турында маддә нигезендә акланды. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче гаепләү нигезендә Сергей Кукушкинга 8 айлык төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының 10 процентын тотып калу хөкеме чыгарылды. Сак астында тотылу һәм өй сагында тору вакытын исәпкә алып, ул җәзадан азат ителде.

Прокуратура мәхкәмә карары белән килешми һәм апелляциягә бирергә җыена диелә. Дәүләт гаепләүчесе Кукушкинга 14 ел кырыс тәртипле төрмә җәзасы бирүне сораган иде.

2019 елның 29 октябрендә 27 яшьлек Бөгелмә кешесе өч баласы белән өйдә кала. Бераздан ул хатынына шалтыратып, яшь ярымлык кызының кан китүен әйтә. Баланы үзәк хастаханәгә алып киләләр, анда көчләүгә хас булган җәрәхәтләр табыла, хирург ярдәме күрсәтелә.

Медицина хезмәткәрләре полиция чакыра. Ир-атка карата җинаять эше кузгатыла. Сорау алулар вакытында ир-ат гаебен кире кага һәм баланың астын алыштырганда ялгыш җәрәхәтләдем ди. Ләкин сорау алуларның берсендә ул хатыны белән талашканнан соң үчен баладан кайтарганын әйтә. Адвокаты Салават Рәүпов ир-ат баланы җәрәхәтләвен "явыз ният белән эшләмәгән" дип белдерә.

Мәхкәмә гаепләнүче кылган гамәлен "җенси теләген кәнәгатьләндерү өчен эшләмәгән" дип таба һәм аны тулысынча аклый.

Июль башында Татарстан югары мәхкәмәсе бу карарны гамәлдән чыгарды һәм җинаять эшен мәхкәмәнең башка составында яңадан карарга кушты.

XS
SM
MD
LG