Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ярты елда Русиядә 5 меңлек кәгазь акчалар саны 320 миллион данәгә арткан


Дәүләткә ышанмау аркасында халык акчаларын өйләрендә сакларга тырыша дип фаразлана.

Русиядә кәгазь акча бастыру арткан, иң күбе 5 меңлек акчалар бастырыла. 2020 елның беренче яртыеллыгында андый акчаларның саны 320 миллион данәгә күбәйгән. Бу 1,6 триллион сум дигән сүз. Бу саннарны “Известия” Үзәк банк мәгълүматы нигезендә ачыклаган.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу елның алты аенда 460 миллион данә кәгазь акча бастырылган. Узган елда банкнотларның саны 100 миллионга кимегән булган.

Экспертлар фаразынча, кәгазь акчаларга ихтыяҗ арту коронавирус чикләүләре вакытында халыкның кулда акча булдыру теләге белән бәйле. Тагын бер сәбәбе – бизнесның һәм халыкның банк кризисыннан куркуы булырга мөмкин. Шуңа күрә алар банклардагы хисапларыннан акчаларын алып, кәгазь акчалар белән түләүне кулайрак күрә.

“Кешеләр банк хисапларында сакланучы акчаларыннан керемгә салым салу кануны нигезендә салым алына башлар дип тә борчылды” дип аңлаткан “БКС Премьер” ширкәтеннән инвестицияләр белгече Александр Бахтин.

Шул ук вакытта яңа басылган акчаларның нәкъ менә 5 меңлек банкнотлар булуы халыкның аларны тиз арада кулланырга җыенмавы турында сөйләргә мөмкин ди экспертлар. Биш меңлекләр гадәттә акчаны өйдә саклау өчен файдаланыла. Моннан тыш, банк депозитларының проценты түбән булуы аркасында кешеләр акчаларын банкта саклаудан баш тарта. Кризис узып, дәүләттә икътисади хәл тотрыклы була башлаган очракта кәгазь акчалар күләме кимергә мөмкин ди белгечләр.

XS
SM
MD
LG