Бу елның беренче яртысында Татарстан саклап торган акчаларының зур өлешен тотарга мәҗбүр булган. Республиканың запаслары 26 миллиард сумга, ягъни 70 процентка кимегән. Бу турыда АКРА рейтинг агентлыгы мәгълүматына нигезләнеп Известия яза.
Пандемия булуга карамастан, Русия төбәкләре беренче ярты еллыкта акча запасларын тулыандыра алган. Мәскәү биргән акчаларны исәпкә алмаган килеш тә, төбәкләрнең керемнәре 12 процентка (850 млрд) үскән. 51 төбәк запасларын арттырган, шуларның утыз тугызы, икътисади хәле яхшы булмаган төбәкләр арасына керсә дә (Кабарда-Балкар, Чечня республикалары, Яһүд автоном бүлгесе һ.б.), саклыкка җыйган акчалары күләмен өчтән бер тапкырга арттыра алган.
АКРАның төбәк рейтинглары төркеме җитәкчесе Елена Анисимова бу акчаларны субъектлар үзләренең автоном һәм бюджет оешмалары хисапларыннан “суыртып” алу хисабына арттырган дип саный.
Шул ук вакытта 34 төбәк саклап торган акчаларын тотарга мәҗбүр булган. 12 төбәктә запаслары ким дигәндә яртылаш саеккан. Татарстан бу яктан иң күп югалткан төбәк. Ул 26 миллиард сум (резервының 70 проценты) тоткан. Мәскәү өлкәсе 13 миллиард (47 процент), Түбән Новгород өлкәсе 9 миллиард (75 процент), Тверь өлкәсе 8 миллиард (54 процент), Красноярски крае 8 миллиард (43 процент) тоткан.
Федераль үзәк төбәкләргә коронавирус кризисы нәтиҗәләренә каршы көрәш өчен 200 миллиард сум биргән, ләкин бу ярдәм төбәкләрнең резервлары үсүдә мөһим фактор булмады дип белдерә экспертлар.
Алар фикеренчә, ел ахырына төбәкләрнең запаслары ким дигәндә ике тапкыр азаячак. 2021 елның беренче ике кварталында алар бурычка керергә мәҗбүр булачак. Төбәкләрнең дәүләт бурычы якынча 20 процентка үсәр дип көтелә.
Элегрәк Русия хисап пулаты быелгы бюджет дефицитын каплау өчен дәүләт 4,1 триллион сум күләмендә бурычка акча алырга тиеш булачак дип белдергән иде. Мондый зур күләмдә бурычка керү соңгы 15 елда беренче тапкыр булачак.