Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәлгать Бариев: "Суверенитет татарның горурлыгын күтәрде"


Тәлгать Бариев
Тәлгать Бариев

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев 90нчы елларда парламент утырышларында синхрон тәрҗәмәче булып эшләгән. Ул Азатлыкка мөстәкыйльлек өчен көрәш еллары, суверенитетка каршы депутатларның ничек күндерелгәне турында сөйләде.

90нчы елларда журналист булып эшләгән, Татарстанның суверенитетын яклап йөзләгән мәкаләләр язган, соңнан Татар иҗтимагый үзәге рәисе булган Тәлгать Бариев Русиядә демократия урнашмыйча милли хәрәкәтенең янә күтәрелүе мөмкин түгел дип саный.

Тәлгать Бариев: "Суверенитет татарның горурлыгын күтәрде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:39 0:00
йөкләү


— Тәлгать әфәнде, 30 август суверенитет турында Декларация кабул ителүгә 30 ел тула. Әмма бу турыда сөйләшү дә, игътибар да юк. Быел күбрәк ТАССРны искә алалар. Ләкин бу – Татарстан, татар тарихы. 30 ел элек бу вакытларны хәтерлисезме? Сез кайда, ниләр эшләдегез?

— Мин 30 август көнне узган парламент утырышында синхрон тәрҗемәче булып эшләдем. Шуңа мин парламенттагы вакыйгаларны эчтән күрдем. Минем белән бергә хәзер Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә бар иде. Ул минем урынга утырып кала, мин көрәштәшләр янына йөгереп чыгып керә идем. Дөресен генә әйткәндә, парламентка тәрҗемәче булып эләгүем дә сәер булды. Ни өчен дигәндә, мин – урамда кычкырып йөри торган оппозиция кешесе. 1990 елның язында яңа парламент сайлангач, боларның тәрҗемәчеләре юк булып чыкты. Кайдан гына эзләп карамаганнар – нәтиҗәсе булмады. Ә минем бервакыт Татарстан Язучылар берлегендә Сергей Михалковка тәрҗемә итеп утырганым булды. Кемдер шуны искә төшереп, мине тәкъдим иткән. Иртүк ишеккә берәү шакый. Ачып җибәрсәм: "Мин – Татарстан Югары шурасыннан. Әйдәгез, киенегез, сезне анда көтәләр", ди. Чыктым да киттем инде.

Парламент утырышы
Парламент утырышы

Татарчага да, русчага да тәрҗемә иттем. Кеше урысча сөйли икән – татарчага тәрҗемә бара, татарча икән – русчага. Авыр эш. Күп дигәндә, 40 минут түзәсең. Шуңа күрә сәгать саен Рәфыйкь белән алышынып эшләдек. Мин ул вакытта журналист. Урысча язам. Бөтен күргәннәремне "Молодежь Татарстана" газетында чыгарып барам. Аңарчы "Вечерняя Казань" газетында эшәдем. Әмма анда мөхәррир: "Мин синең фикер-карашың белән килешмим", дип мәкаләмне бастырмады. Шуннан "Молодежь Татарстана"га Римма Ратниковага биргән идем мәкаләне, бастырды. "Вечерка"дан киттем.

— Ул чорда "Вечерняя Казань" газеты гына суверенитетка каршы идеме?

— 90нчы елларда бу басма мөстәкыйльлек игълан итте. Ниндидер акчага яшәргә кирәк бит. Аларны Мәскәү финанслаган дип аңладым. "Советская Татария" басмасында да суверенитетка каршылык сизелә иде. Әмма бу хакта артык каты язмадылар. Татар басмалары исә, суверенитетны якласа да, тирән эчтәлектәге язмалар бирмәде. Моны курку дип тә әйтеп булмый. Ул чакта кыю татар журналистлары шактый иде. Татар матбугаты моңа әзерлексез иде дисәм, дөресрәк булыр.

— Ул чорда журналистлар арасында ниндидер бәрелешләр, бәхәсләр, каршылыклар бар идеме?

1990 елның җәенә без суверенитет өчен сугышырга әзер кешеләр идек

— Татар журналистлары арасында булмады. Ә менә, әйтик, шул ук "Вечерняя Казань" газетында хәйран журналистлар белән бәхәсләшә идек. Урыска синең суверенитетың кирәкми, билгеле. Татарлар күтәрелде бит. 1988 елда үзебезнең Татар иҗтимагый үзәге корылды, башка оешма, фиркаләр барлыкка килде. Татар иҗтимагый үзәген оештыру комитетына сайланган 12 кеше арасында мин дә бар идем. Сәясәткә кереп китсәң, әзерлек көннән-көн үсә. 1990 елның җәенә без суверенитет өчен сугышырга әзер кешеләр идек.

— Тәлгать әфәнде, суверенитетны яклаучылар күбрәк татарлар һәм татар телле кешеләр. Руслар һәм рус телле кешеләр нидән курка икән? Ник алар суверенитетка каршы?

— Бу әле дә сизелә бит. Аларның бөек дәүләтләре бар. Аларга синең республикаң да, суверенитетың да кирәкми. Бөек дәүләтчелек, держава дигән төшенчәләр аларның холкына сеңгән. Без бит союздаш статус дип башладык. 90нчы елларда инде безнең "Иттифак", "Милли бәйсезлек" фиркасе бар иде. Без – радикаллар. "Татарстан бәйсез булсын", дип авыз ачып сөйли идек. Шуннан да курыкканнардыр. Хуҗалар инде алар урта юлдан барырга тырышты.

"Иттифак" фиркасе вәкилләре
"Иттифак" фиркасе вәкилләре

— Шәхсән сезнең берәр рус телле хезмәттәшегезгә, күршегезгә суверенитетның мөһимлеген аңлатканыгыз бар идеме?

Мин, радикал буларак, турыдан-туры маңгайларына бәреп әйтә идем

— Мин, радикал буларак, турыдан-туры маңгайларына бәреп әйтә идем. Аңлатып йөрүче кешеләр дә бар иде. Аңлатып утырыга вакыт юк иде минем, теләми идем дә. ГКЧПлар булды, карасам, Ирек мәйданында күп халык йөри... Аһ мин әйтәм, болар безнең Татарстанга каршы кешеләр бугай, мин хәзер анда чыгам дип тиз генә Татар иҗтимагый үзәгенә киттем. Ул чакта иҗтимагый үзәк Лобачевский урамандагы мөфтият бинасында инде. Шунда: "Әйдә, Нәби абый, урындыкларны ал, милли байракны күтәрәбез дә Татарстан бәйсезлеге өчен имза җыя башлыйбыз", дидем. Чыгып утырдык, безнең тирәгә халык җыелды. Бөтенесе кул куя! Баксаң, мәйданда безнең халык аптырап йөргән икән.

— Суверенитет турында сүз башлаганда күпләрнең фикере мондыйрак: Мәскәүдә – демократлар, Ельцин – безгә хәерхаклы, шуңа Татарстан сувернитетны ала алган. Сез килешәсезме моның белән?

— Без Ельциннан да кәттәрәк, милли демократлар идек. Бездә демократия рухы аңа караганда да күбрәк кирәк иде. Татарстанның статусын, мөмкинлекләрен, милли уку йортларын, милли мәдәниятне күтәрергә тырыштык. Күп тә үтмәде Мәскәү ике башлы бөркетләрен, империя әләмнәрен күтәреп чыкты, патшаның орденнарын торгыза башлады. "Болардан демократия көтәсе юк, болар – империя кешеләре", дигән нәтиҗә ясадым. Шулай булып чыкты да. Менә бит инде 30 ел күзәтәбез, һаман империя коралар.

Ельцин алып бирмәде бернинди хокукларны да. 1988 елның җәендә халык хакимиятнең "бушаганы"н сизде. Шаулаша башлады, университетта төрле бәхәсләр бара иде. Милли зыялылар күтәрелде. Татар иҗтимагый үзәгенә ул вакытта Тел, әдәбият, сәнгать институты мөдире Мирфатыйх Зәкиев бүлмә бирде, безнең штаб кебек иде. Хәтерлим, безне обком секретаре Гомәр Усманов чакырды. Өч кеше бардык. Без аның белән татарча сөйләшергә тырышабыз, ә бу безгә русча акыра. Сез милләтчеләр, фәлән-төгән дип бакыра. Берәр сәгать шулай тарткалашып утырганнан соң чыгып киттек. Аннан соң аны алдылар, аның урынына Миңтимер Шәймиев килде. Ул инде милләтчеләргә бик артык һөҗүм итмәде. Безгә ниндидер теләктәшлек бар кебек тоела башлады. Обкомның идеология бүлеге мөдире Рафаил Хәкимовка кадәр безгә йөри башлагач, моңа икеләтә инандык.

Татарның зыялылары актив иде. Араларында фән кандидатлары, докторлар да бар иде

Татарның зыялылары актив иде. Араларында фән кандидатлары, докторлар да бар иде. Иҗтимагый үзәк платформасының икътисадка кагылышлы өлешләрен икътисад фәннәре кандидаты Сәлим Дәүләтшин, дингә кагылышлыларын Фәүзия Бәйрәмова эшләде. Миңа төркичелек турында блок язарга кушылды. Милли мәдәният турында Рәшит Ягъфәров язды. Ике-өч кеше мәгариф турындагы өлешне язды. Шушыларны бастыру өчен 10 мең сум акча белән Вильнюска чыгып киттем, чөнки бер типография дә безнең документларны бастырырга ризалашмады. Татар көрәшне Мәскәүдән алда башлаган иде.

— Ул вакытта милли хәрәкәттә, халык арасында котыртучылар бар идеме?

— Бар иде. Сугышулар да, якалашулар да бар иде. Әйтик, бер абзый бар иде. Килгән саен җәнҗал чыгара иде. Икенче берсе һәр җыелыш саен: "Сез монда нәрсәгә җыеласыз?" дип тавыш куптара иде. Якаларыннан тотып этеп чыгарган чаклар да бар иде.

— Халыкка суверенитетның мөһимлеге ничек аңлатыла иде? Интернет юк, матбугат дәүләтнеке.

— Ул чакта Русиянең рәте юк иде. Мәскәү урамнарында бушлык, чүп-чар... Күрсәң, исләрең китәрлек. Бу ил бетәчәк инде, Татарстан тулысынча бәйсез булыр дип өметләндем. Яза идем. Гел йөреп тора идек. Мин үзем аена ике мәртәбә Чаллыга барып кайта идем. Ул вакытта өметләр зурдан иде. 1989 елда Усманов – обком хуҗасы, Миңтимер Шәймиев – министрлар советы рәисе булган чорда СССР депутатлар съездына бер депутат сайланмады. Бер урын буш калды да Шәймиев шунда дәгъвә итте. Аңа каршы безнең Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Марат Мөлеков барды. Без аңа агитация ясарга дип, Фәүзия Бәйрәмова, җырчылар Фердинант Сәләхов, Вафирә Гыйззәтуллина белән көньяк-көныгыш районнар буйлап йөрдек. Мин Азнакайда булдым. Мәдәният сараенда Шәймиев вәкиле белән очрашу була диделәр. Почта тартмаларына агитация кәгазьләрен салып йөрим. Баксаң, мәдәният сараена Шәймиев үзе килде. Мин – урамда кычкырып йөри торган оппозиционер: "Ышанмагыз аңа! Ул ялганлый!" дим. Тартмадагы агитация газеталарын чыгардылар да сәхнәдән минем турында: "Ул үзе провокатор. Ватаныбызга каршы листовкалар тарата", дип каршы чыктылар.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый, уңда Тәлгать Бариев
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый, уңда Тәлгать Бариев

— Шәймиевка ышанмагыз, дип әйтүегез нәрсәгә бәйле иде?

— Ул бит – обком кешесе. Ышану авыр иде. Соңрак, суверенитетны яулагач, Шәймиев белән аралар якынайды. ГКЧП көннәрендә аңа бик каты һөҗүм булды. Ә мин аның безнең кеше икәнен сизәм. Мин – бердәнбер журналист – аны яклап мәкаләләр яздым. Матбугат конференциясе булды. Моңа бөтенесе һөҗүм итә, хәле киеренке. Ә мин тордым да махсус татарча сорау бирдем. "Казанга күптән түгел генә Макашов килеп китте. Моны ничегрәк бәялисез?" дигәч, Шәймиев тынычланды. Залдагылар: "Тәрҗемә итегез, безгә дә аңлашылсын", диешә башладылар. Шуннан соң миңа аның мөнәсәбәте үзгәрде. Ул вакытта хакимияткә юл иркен иде. Матбугат конференцияләренә үзләре киләләр иде. Журналистлар көчле иде.

— Суверенитет турында Декларация кабул иткәндә нинди идән асты уеннары барды?

Суверенитетны яклар өчен аерым депутатларга акча биргәннәр дип уйлыйм

— 90нчы елның 30 августы көнозын парламент утырышы барды. Әмма бер утырыш ябык булды. Мин тәрҗемәче буларак кереп утырдым. Анда бик нык бәхәсләр барды. Ул чорда 250 кешедән торган зур парламент иде бит. Араларында "Халык хакимияте" дип исемләнгән бер төркем бар иде, менә алар Татарстанга гел каршы чыкты. Әмма Декларациягә тавыш биргәндә бер кеше генә дәшми калды. Калганнар бертавыштан мөстәкыйльлекне хуплады. Шуңа ул чакта аерым кешеләрне акча белән үз якларына авыштырганнар дип уйлыйм. Каршы булып бәхәсләшкән кешеләр кинәт кенә авызларын йомдылар да "дөрес" итеп тавыш бирделәр. Гаҗәп бит. Акча төрткәннәрдер дип уйлыйм. Кабул иттеләр Декларацияне.

Татарстан депутатлары
Татарстан депутатлары

"Татарстан" радиосына шалтыраттым, Салих Сәйдәшев маршын куюларын сорадым. Әле ул вакытта радио аша туры трансляцияләр юк иде. Соңыннан уртак фотога төшергәннәрен хәтерлим. Артта мин басып тора идем. Шул хәтеремдә. Аннан соң декларация кабул итеп урамга чыккач, депутатларны халык көтеп тора иде. Шәймиевне, Мөлековны чөя башладылар. "Урра!", "Рәхмәт!" сүзләре ишетелде.

— Халык депутатларга никадәр басым ясый алды?

— Халык мәйданнан китмәде, психологик та, физик басым да булды. Александр Штанин дигән депутат бар иде. Халык аша узарга кирәк парламентка керер өчен. Бервакыт хәтта аңа: "Син нәрсә безгә каршы чыгасың?", дип китереп типкәннәр иде. Мин үзем андый басымның файдасын күрмим, начар күренеш. Кайбер кешене бит андый нәрсә үҗәтләндерә, ачуны гына китерә. Ләкин араларында шундый кызу кешеләр дә бар иде. 19 август ГКЧП көннәрендә халык мәйданга чыкты, татар милләтчеләре күп иде. СССР әләмен ерттылар, бәреп ектылар. Каршы якның бәхете булды – качып котылдылар. Сугышсалар, аларны канга батырырлар иде. Шуннан соң алар андый чараларга чыкмадылар.

— Ул вакытта көч структураларының ничек эш иткәне дә кызык. Кешеләрне кыйныйлар идеме?

— Күбесе безне яклый иде. Зәки Зәйнуллин белән Русия әләмнәрен салдырып йөргәндә безне милиция хезмәткәрләре бүлеккә алып китте. ОМОН хезмәткәре: "Менә алар Русия әләмнәрен салдыра", ди. Милиционер майор дәрәҗәсендә иде. "Ләкин ул чынлап та безнең әләм түгел бит" дигәне хәтердә. Берәр сәгатьтән безне чыгарып та җибәрделәр. Милиция халыкка басым ясамады, кыйнамады. Алар арасында татарлар күп иде. Кайчак безне саклыйлар иде алар. Өстән шулай кушылгандыр дип уйлыйм.

Мәйдан тулы милиция хезмәткәре
Мәйдан тулы милиция хезмәткәре

Районнардан, башка шәһәрләрдән килергә теләгән кешеләргә хакимият ярдәм итте. Аларның үзләренә дә суверенитет, мөстәкыйльлек кирәк булгандыр дип уйлыйм. Чөнки Татарстанның бөтен хуҗалыгының ике проценты гына шушы безнең Татарстан хөкүмәтенә карый иде. Калганы Мәскәүнеке иде. Бездә мунчала ясау белән үреп җиһаз ясау гына рөхсәт ителде. Шуңа күрә алар халыкка таянды инде, монысын кире кагып булмый.

— Тәлгать әфәнде, 30 ел эчендә Миңтимер Шәймиевкә карата фикерегез үзгәрдеме?

Шәймиев үз вакытында үз урынында булып чыкты

— Үз вакытында ул кеше үз урынында булып чыкты. Аның урынында, мәсәлән, Гомәр Усманов булса, суверенитет тәтемәс иде. Ул милли хәрәкәткә таянып эш итте. Рәхмәт. Татарстан бит ул вакытларда хәерче иде. Суверенитет алгач булган нәтиҗәләр күренә. Әнә, Казан ничек үзгәрде, Идел һәм Чулман аша күперләр салынды, хәзер һәр татар авылында газ бар... Казанышларны да күрә белергә кирәк. Бүгенге Русия авторитар дәүләт. Путинга синең милли мәгарифең дә, милли мәдәниятең дә кирәкми. Әле ул бертуктаусыз "республикалар – Ленин бомбасы, аларны бетерергә кирәк" ише сүзләр дә ычкындыра. Шуңа күрә илнең хәлен дә күрә белергә кирәк.

— Җәмәгатьчелек тарафыннан: "Вакытында миллилек өчен бик күп әйбер эшләп була иде, ләкин хакимият аны башкара алмады", дигән фикер дә ишетергә туры килә.

— Авыздан тартып алалар бит! Латин әлифбасын кабул иттекме? Кайда ул? Мәскәүдә канун кабул итеп тартып алдылар. Төрек лицейлары гөрләп эшләп килә иде, аларны да кычкыртып ябып куйдылар. Татарның мәктәбен бетергәндә сиңа кем университет ачарга ирек бирсен?

— Суверенитетның өч зур уңышы нинди?

— Татарның горурлыгын күтәрде. Без – мескен халык идек. Бүген татарлыктан оялу юк. Кеше хәзер күкрәген киереп, башын күтәреп "Мин – татар!" дип йөри. Ничек горурланмыйсың? Илнең бит бер төбәгенең дә рәте юк! Ә Татарастан – ни әйтсәң дә, иң алдынгы төбәк. Күпләр хакимияттә татарлар гына утыра дип зарлана. Әнә күрше төбәктә урыслар гына утыра. Алар нишләп алга китми соң? Димәк, республиканың алга китүе – татарның тырышлыгы бит инде. Җитәкчелек татарның канында бар. Без – дәүләтләр тоткан халык. Андый халык үз дәүләтен тагын торгызыр. Бу ТАССРның йөзъеллыгының мәгънәcен шуннан күрәм. Безнең дәүләтебез бар һәм булачак. Кешеләрнең төшенкелеккә бирелүе ачуымны китерә. Бездән дә яманрак заманаларда яшәгәннәр әле.

— Иң зур үкенечегез нинди? Ниләр эшләнми калды?

Безнең бөтен тормыш Мәскәүгә бәйле. Менә шул – иң зур үкенеч

— Эшләнми калды дигән сүзне бөтенләй кабул итмим мин. Без фашист дәүләтендә яшибез. Эшләнәсе эшләнгән инде. Булганнары алынмасын. Безнең бөтен тормыш Мәскәүгә бәйле. Менә шул – иң зур үкенеч.

— 90нчы елда булган вакыйгалар кабатлануга нигез бармы?

— Моңа шигем юк. Яшь буыннар безнең турында белеп торсыннар. Ул – минем иң бәхетле чор. Аннан да бәхетле чорымның гомердә булганы юк. Мин үземне кеше итеп хис итә башладым. Төрле кеше була. Ярты стакан суны күрсә, берәү аны – яртылаш тулы, икенчесе яртылаш буш, ди. Мин стакан яртылаш тулы дип уйлыйм. Берзаман стакан тулысынча тулыр, Аллаһ боерса. Дәүләтчелек татар халкының канында ул. Яхшымы-яманмы әле дә бар. Киләчәктә, шигем юк, татарның дөньякүләм мөстәкыйль дәүләте булачак.

XS
SM
MD
LG