Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли активисты Галишан Нуриәхмәтне полициягә алып киткәннәр


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Активистка Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру тәртибен бозу маддәсе нигезендә берктемә төзелергә мөмкин.

25 август иртәнге 7ләр тирәсендә татар милли хәрәкәте активисты Галишан Нуриәхмәт йортына полиция һәм прокуратура вәкилләре килеп, аны Казанның "Япеево" полиция бүлегенә алып киткән.
Галишан әфәнде Азатлыкка сөйләгәнчә, йорт капкасын һәм ишеген алар үзләре ачып кергән. "Мин йокыдан торып юынырга да өлгермәгән идем, коридорда басып торалар. Полиция бүлегенә алып китү карары, берктемәсен күрсәтегез дип сорадым. Бернинди документлары юк. Былтыр Хәтер көнендә ясаган чыгыш өчен протокол төзү турында прокуратура күрсәтмәсе бар диделәр", дип сөйләде Галишан Нуриәхмәт.

"Башбаштаклык инде. Иртән өйгә бәреп керү Русиядән башка бер җирдә дә юк", ди активист.

Сүз Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру тәртибен бозу маддәсе турында барырга мөмкин.

Узган елның 12 октябрендә Хәтер көнендә Коръән укып дога кылдырган өчен татар милли хәрәкәте активисты Айрат Шакировка Вахитов районы мәхкәмәсе 40 сәгать мәҗбүри эш хөкеме бирде.

Быел 4 июньдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага да узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салган иде.



XS
SM
MD
LG