Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция һәм прокуратура Навальный хастаханәгә эләккәннән соң тикшерү башлады


Алексей Навальный
Алексей Навальный

"Йөздән артык предмет" тикшерүгә алынган, видеокамералардагы язмалар анализланган диелә.

Транспорт полициясе оппозициядәге сәясмән Алексей Навальныйның 20 августта Омскида хастаханәгә эләгүе сәбәпле тикшерү уздыра. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Транспорт прокуратурасы да үз тикшерүен башлаган диелә.

Полиция Навальныйның Томскида яшәгән кунакханә бүлмәсен тикшергән, барлыгы "йөздән артык предмет" алынган, видеокүзәтү язмалары анализланган диелә хәбәрдә. Әлегә "көчле тәэсир итә торган матдә яки наркотик матдәләр" табылмады дигән оешма вәкилләре.

20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда Навальныйның хәле кискен начараеп, очкыч Омскида ашыгыч төшеп утырды. Хәзер сәясмән мәрткә киткән хәлдә Германиянең "Шарите" клиникасында дәвалана, табиблар аның агуланган булырга мөмкин икәнен белдерә.

Навальныйның гаиләсе һәм аның тарафдарлары "дәүләт яки җәмәгать эшлеклесе томышына һөҗүм" һәм "террорчылык" маддәләре нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков агулану турында дәлилләр булмый торып җинаять эше ачуга нигез юк дип белдерде.

Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьер-министры Борис Джонсон, Европа Берлегенең тышкы сәясәт буенча югары вәкиле Жозеп Боррель һәм Көнбатышның башка сәясәтчеләре Алексей Навальныйның агулануында гаеплеләрне табуны таләп итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG