Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хөкүмәте мәдәнияткә 99 миллиард сум тотачак


"Түгәрәк уен" фольклор фестивале, архив фотосы
"Түгәрәк уен" фольклор фестивале, архив фотосы

Республика мәдәнияте үсеше програмы 2025 елга кадәр озайтылды.

Татарстанда мәдәният үсешенә 2025 елга кадәр 99,3 миллирд сум тотарга ниятләнә. Татарстан хөкүмәте республикада мәдәният үсеше програмын 2025 елга кадәр озайтты, аның финанс өлеше дә 61,67 миллиард сумнан 95,58 милллиард сумга кадәр арттырылды. Бу турыда карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Федераль бюджеттан 2,26 миллиард сум урынына 3,8 миллиард сум биреләчәк диелә документта.

Элегрәк Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният тармагының пандемиядән соң аякка баса башлавын, әмма кризиска кадәр булган күләмдә тамашачы саны һәм керемнәргә быел ирешә алмаячагын әйткән иде.

Коронавирус пандемиясе аркасында ябылган театрлар, кинотеатрлар Татарстанда 17 августта эшли башлады. Июнь башында музейлар һәм китапханәләр ачылды.

XS
SM
MD
LG