Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан аксакаллар шурасы Русиянең милли республика парламентларын милли мәсьәләләргә игътибарны арттыруны сорый


Татарстан парламенты бинасы
Татарстан парламенты бинасы

Аксакаллар 10 сентябрьдә үзен үзе яндырган удмурт активисты Альберт Разинны минутлык тынлык белән искә алырга чакыра һәм милли мәсьәләләргә игътибарны арттыруны сорый.

Русиянең милли республика парламентларын милли мәсьәләләргә игътибарны арттыруны сорап интернетта петиция барлыкка килде. Өндәмә Татарстанның аксакаллар шурасы тарафыннан язылган. Анда аксакаллар узган ел үзен яндырып үтергән удмурт активисты Альберт Разинны искә алырга чакыра.

"2020 елның 10 сентябрендә милли республика парламентларын үзен үзе корбан итү актын минутлык тынлык белән искә алырга чакырабыз. Мондый җинаять битарафлыгы башка милли республикаларда кабатланмасын өчен кирәк. Барлык халыкларны да хөрмәт итү тиешле...", диелә документта.

Аксакаллар шурасы бүгенге Русиядәге милли сәясәтне Нюрнберг трибуналында хөкем ителгән кешене күрә алмау сәясәте белән тиңли. Аерым алганда, асаба халыкларының милли мәктәпләре ябылуын атый һәм моны Берләшкә милләтләр оешмасы документларында язылган "геноцид" төшенчәсенә туры килүен әйтә.

"Татарстанда татар теле дәүләт теле булуына карамастан, республика югары уку йортларында белем бирү урыс телендә генә алып барыла, шул сәбәпле, татар теле үсеш алу мөмкинлегеннән мәхрүм калган һәм юкка чыгу алдында тора... Югары уку йортларында укыту урыс телендә генә алып барылу аркасында урта милли мәктәпләр ябыла", диелә мөрәҗәгатьтә.

"АКШда полициягә "буу алымын" куллану тыелды, ә Русиядә ни өчендер бердәм дәүләт имтиханын урыс генә тапшыруны бетермиләр. Бу урыс булмаган халыкларны кысрыклый, буа торган алым", дип саный аксакаллар.

Аксакаллар шурасы Русиянең унитарлаша баруын, моны исә илнең җимерелүенә китерә торган гамәл дип атый. Милли республика парламентларын милли мәсьәләләргә игътибар итәргә чакыра.

Моннан бер ел элек 10 сентябрьдә 79 яшьлек галим Альберт Разин Дәүләт шурасы бинасы янында пикет ясады. Ул кулына Рәсүл Гамзатовның "Иртәгә телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер" дигән сүзләре язылган плакат тотып торды. Аннары ул өстенә бензин сибеп үз-үзенә ут төртте.

XS
SM
MD
LG