Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмир Михеев: "Мәскәүнең Татарстан мәнфәгатьләренә каршы эшләвенә ышанмыйм"


Әлмир Михеев
Әлмир Михеев

Татарстан президенты вазифасына "Гадел Русия" намзәте Әлмир Михеев татар телен белә, тигез хокуклылык бозылуны түгел, укыту методикасын тәнкыйтьли. Республика халкы теләсә, "президент" атамасын калдыру яклы, сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңәчәген таный. "Idel.Реалии" "Реальные люди" проектында Михеев белән сөйләште.

ПРЕЗИДЕНТ АТАМАСЫ ТУРЫНДА

Татарстанда президент атамасына ничек карыйсыз?

— Төбәк, өлкә, республика башлыгының исеменең нинди булуы мөһим түгел, ул бар һәм кирәк. Мин президент яки төбәк башлыгы вазифасы исеме арасында бернинди принципиаль аерма күрмим.

Ягъни, сез президент булсагыз һәм Мәскәү Татарстанда президент атамасын бетереп, башка республикалардагы кебек башлык итеп калдыруны таләп итсә, каршы килмәячәксезме?

— Минемчә, бу мәсьәләне республиканың эчке референдумына чыгару дөрес булыр. Халык хәл итәргә тиеш. Үз җитәкчесенең ничек аталачагын халык хәл итәргә хокуклы.

"Президент" атамасы федерализм күзлегеннән символик мәгънәгә ия дип тапмыйсызмы, чөнки Русия Конституциясе нигезендә Татарстан һәм башка республикалар дәүләт булып тора?

Президент атамасы мәсьәләсен республиканың эчке референдумына чыгару дөрес булыр

— Алар дәүләтләр, ләкин Русия Конституциясе Русия халкыннан башка суверенитетны һәм тулаем алганда хакимият чыганагын рөхсәт итми. Әлбәттә символизм монда бар. Ләкин символизмнан тыш, республика һәм башка төбәкләрнең җитди хәл ителергә, чишелергә тиешле башка проблемнары да тулып ята дип саныйм. Атамалар артыннан куу минем өчен абсурд. Әгәр дә халык президент булырга тиеш дип уйлый икән, димәк, халык фикерен якларга кирәк, әгәр халык: "Бу мөһим түгел, җитдирәк мәсьәләләр белән шөгыльләнсәгез, яхшырак" ди икән, димәк, мөһимрәк мәсьәләләр белән шөгыльләнү зарур.

МӘСКӘҮ СӘЯСӘТЕ ТУРЫНДА

Күптән түгел сез Татарстанга инвестицияләр кирәклеге турында сөйләдегез. Казан Мәскәү белән килештермичә инвесторлар исемлеген киңәйтә аламы? Аннары Мәскәү үзенең геосәяси авантюралары белән Татарстанга, мәсәлән, Көнбатыш илләрдән инвестицияләр җәлеп итүгә комачауламыймы?

— Беләсезме, инвестицияләрне киңәйтергә кирәк дип әйткәнемне хәтерләмим. Безнең Татарстанда инвестицияләрне үстерү агентлыгы бик яхшы эшли. Инвестицияләр болай да җәлеп ителә. Сез менә Көнбатыштан дисез, ә нигә Көнбатыштан? Нигә Көнчыгыштан түгел?

Мин, мәсәлән, дидем...

Мәскәүнең Татарстан мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баруына ышанмыйм

— Әйе, мәсәлән, Көнбатыштан. Без инвестицияләрне Көнбатыштан да, Көнчыгыштан да җәлеп итә алабыз. Әлбәттә, Русия валютасы курсы җимерелү сәбәпле һәр кеше, шул исәптән мин дә бераз ярлыракка әйләндем. Ләкин бу үз чиратында җитештерүнең эчке үсешен стимуллаштыра. Элек Кытайдан яки Европадан китерелгән тауарлар өчен монда фабрикалар булдырыла. Үзебездә җитештерү отышлыга әйләнә.

— Рубль курсы җимерелүе — ул сәясәт нәтиҗәсе түгелдер? Бигрәк тә Казан сәясәте...

— Әйе, әлбәттә, бу федераль көн тәртибе.

— Сорау да шул турыда иде. Мәскәү үзенең гамәлләре белән Татарстан үсешенә комачауламыймы?

— Мәскәүнең Татарстан мәнфәгатьләренә каршы эшчәнлек алып баруына ышанмыйм. Димәк, федераль хөкүмәткә, федераль президентка теге яки бу чаралар күрү өчен сәбәпләр бар. Һәм еш кына ул сәбәпләр ачык күренеп тора.

ТАТАР ТЕЛЕ ТУРЫНДА

— Мәскәү Татарстан һәм Татарстан халкы мәнфәгатьләренә каршы эш алып бармый дисез. Ләкин телләр турындагы кануннарга үзгәрешләр кертү шуны күрсәтмиме?

— Сез нинди үзгәрешләр турында сөйлисез?

— Дәүләт теле мәҗбүри програмда юк, татар теле туган тел буларак ата-аналар гаризасы белән генә укытыла. Бу Мәскәү басымы түгелме? Бу Татарстан халкы мәнфәгатьләренә туры киләме?

— Минемчә, татар телен өйрәнергә кирәк, ләкин башка предметларга зыян китерми генә. Күбрәк сөйләшүгә басым ясарга, грамматика - икенчел. Татарстаның уникаль коды - ул республика яшәүче хаылклар арасында тынычлык, дуслык.

— Сез методика һәм аны ничек укыту турында сөйлисез. Ә мин - Конституциядә теркәлгән тигезлек принцибы турында.

— Маддәсен хәтерләмим, ләкин Конституция башында бездә ике дәүләт теле диелгән. Моның белән мин килешәм.

— Татар теле турында булса, сез "урыс теленә зыян килмәсә генә" дисез, ә урыс теле турында сүз барса? Шулай ук диячәксезме?

— Беләсезме ничек? Ни дисәң дә без Русиядә яшибез.

— Сез иң беренче чиратта Татарстанда яшисез. Һәм Русия президенты түгел, Татарстан президенты булырга телисез. Мин дөрес аңлыйммы?

Дәүләт коручы халык — ул урыс халкы, шулай булгач, урыс теле, гомумән алганда, өстенрәк тора

— Татарстан — ул Русиянең бер өлеше. Русия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләргә ярашлы — ә алар бөтен халык тавыш бирүе нигезендә кабул ителгән һәм моның шулай түгел икәнен әле беркем дә исбатламады — дәүләт коручы халык — ул урыс халкы, . Әйе, сүз дә юк, татар телен өйрәнергә кирәк, һичшиксез. Мин үзем хатыным белән шул телдә сөйләшәм, ләкин баребер урыс теле беренчел, чөнки бу тел Русиядә аралашу теле булып тора.

— Күптән түгел Татарстан дәүләт шурасында депутатларның берсе татар теле дәүләт коручы халык теле дип республика Конституциясенә язып куярга тәкъдим итте. Соңрак сәясәт белгечләре, шул исәптән мәскәүнекеләр дә, бу тәкъдимне Путин керткән һәм Конституциядә инде теркәп куелган төзәтмәгә үзенчә бер җавап буларак кабул итте. Сез мондый тәкъдимгә ничек карыйсыз?

— Мин бу тәкъдимгә башта республиканың Конституция мәхкәмәсе бәя бирергә тиеш дип саныйм. Ул аңа хокукый яктан бәя бирсен, аннары инде без бу төзәтмә турында сөйләшә алабыз.

"ГАДЕЛ РУСИЯ" ТУРЫНДА

— Сезнең фирка турында еш кына тышкы яктан гына оппозиция булып күренүче, исеме генә оппозиция булган фирка дип әйтәләр. Гадәттә ул хакимият таләпләрен карышусыз үтәп килә, гәрчә хакимиятнең үз фиркасе бар. Фиркагезне яклап нәрсә әйтә аласыз?

Хакимият фиркасе керткән бөтен әйберне караусыз хуплап утырабыз дию дөрес түгел

— Поза һәм позиция дигән төшенчәләрне аерырга өйрәник. Кемдер хакимияткә каршы кыяфәт чыгара, ләкин ошамаган әйбер урынына башканы тәкъдим итми. Ә безнең фирканең үз карашы бар, һәм без аны әйтеп киләбез. Без үзмәшгульләргә салымга каршы чыктык, пенсия яшен күтәрүгә, өстәлгән бәягә салымга (НДС), өч көнлек тавыш бирүгә каршы булдык. Алай гына да түгел, хәзер "Гадел Русия" фиркасе пенсия яшен күтәрүгә иң нык каршы торучы. Беләсезме, безнең фирка пенсия яшен күтәрүгә каршылардан 2,5 миллион имза җыйды. Һәм менә шул тартмалар барысы да Русия думасы кабул итү бүлмәсенә җибәрелде. Хакимият фиркасе керткән бөтен әйберне караусыз хуплап утырабыз дию дөрес түгел, алай дип булмый.

— Русия президенты мөддәтләрен нульләштерүгә ничек карыйсыз? Бу мәсьәләдә сезнең үз карашыгыз нинди һәм сезнең фирка нинди карашта тора?

— Безнең фирка Русия Конституциясенә үзгәрешләрнең билгеле бер исемлеген бирде. Ул үзгәрешләр үтте, кабул ителде, фирка моның белән кәнәгать. Нульләштерү турында тәкъдим бездән кермәде.

— Ә сез бу үзгәрешкә ничек карыйсыз?

— Бу Русия халкының күпчелеге тарафыннан кабул ителде. Һәм мин моңа канун нигезендә башкарылган тавыш бирү нәтиҗәсенә караган кебек карыйм. Моның киресе исбатланганчыга кадәр.

— Ягъни сез Русиядә узган менә шул тавыш бирүне намуслы һәм гадел дип кабул итәсез?

— Канунлы юл белән дип. Моның алай түгел икәне исбатланмаган.

НАВАЛЬНЫЙ ТУРЫНДА

— Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйны агулау турында ни уйлыйсыз?

Навальныйның тикшеренүләре безнең сәяси көн тәртибендә фонга әйләнде, аларга беркем дә җитди карамый, ниндидер реакция күрсәтми

—Медиа бик күп мәгълүмат бирә һәм бу ахрысы агулау булган дигән нәтиҗә килеп чыга. Мин мөгаен моның белән килешәмдер. Ләкин кемгә кирәк булган бу, шуны аңлап бетермим. Чынлыкта бит Навальныйның тикшеренүләре безнең сәяси көн тәртибендә фонга әйләнде, аларга беркем дә җитди карамый, ниндидер реакция күрсәтми. Ул инде дәүләттә бөтен югары түрәләр турында роликлар төшереп бетерде, ахры, хәзер инде төбәкләрдәге ниндидер җитәкчеләргә барып җитте. Хакимият өчен бу агулауны оештыруның мәгънәсе булгандыр дип уйламыйм.

— Дөрес аңласам, сез Навальныйның легитимлык дәрәҗәсе артык югары түгел дидегез. Ә менә сезнең фирка белән чагыштырганда ул күбрәкме, кимрәкме?

— Мин легитимлык турында әйтмәдем. Мин бу әйбер сәяси көн тәртибенең гомуми фонына әйләнде дидем. Шул гына. Навальный роликлар төшерә, моңа бөтенесе күнеккән, боларга беркем дә артык көчле реакция күрсәтми һәм бу роликлар бернигә дә китерми.

— Ә сез ничек уйлыйсыз, Навальный яклылар Русиядә күпме?

— Минем танышларым арасында юк.

— Ә Татарстанда?

— Мин шәхси аралаша торган кешеләр арасында аны турыдан-туры хуплаучы беркем дә юк. Әйе, аның роликларын карыйлар. Ләкин бу кешеләрнең кабул иткән карарларына тәэсир итә микән? Белмим. Бәяли алмыйм.

— Ә Навальныйның популярлыгы дәрәҗәсе сезнең фирка популярлыгы белән чагыштырганда ничегрәк? Шул ук Татарстанда — кайсыгызның колачлавы киңрәк?

— Мин фирканең төбәк бүлеген 23 майда җитәкли башладым. Без алып барган кампания кысаларында мин аңлыйм, без киңрәк колачлы. Без күренебрәк торабыз, миңа шулай тоела. Һәрхәлдә, мин үзем бәя бирә алганча.

— Әйтегез әле, менә сез без күренебрәк торабыз дисез, ләкин шул ук вакытта нишләптер "Гадел Русия" тарафдарларын түгел, Навальный тарафдарларын тоткарлыйлар. Бәлки хакимият сездә үзе өчен куркыныч күрмидер, ә аларда күрә?

— Күрше төбәкләрдән безнең Ульянда төбәк бүлеге җитәкчесе, белгәнемчә, хәзер тикшерү изоляторында утыра. Шулай булгач, мин безнекеләрне тоткарламыйлар димәс идем. Тоткарлыйлар. Һәм бәлки без канун бозмыйбыздыр, шуңа тоткарламыйлардыр? Аңлыйсызмы, тоткарласыннар өчен берәр төрле формаль булса да канун бозу кирәк.

ЧҮП ЯНДЫРУ КОРЫЛМАСЫ ТУРЫНДА

— Сез Казан янында чүп яндыру корылмасын төзү яклымы әллә аңа каршымы? Төгәл итеп үз позициягезне билгели аласызмы?

Чүп яндыру корылмасының төп проблемы — кешеләрнең хакимияткә ышанмавында

— Мин чүп яндыру корылмасы була да, проблем юкка чыга дип санамыйм. Бу корылма калдыклар белән акыллы эш итү чылбырының бер өлеше генә. Калдыклар арта гына. Безгә барыбер чүп яндыру корылмасы кирәк булачак. Ләкин мөгаен монда түгелдер. Безнең бу турыда башка фирка вәкилләре белән дә сөйләшкәнебез бар. Гомумән, шуны искәртәсем килә – чүп яндыру корылмасының төп проблемы ул бит корылманың проектында да түгел, корылманың үзендә дә түгел, ә кешеләрнең хакимияткә ышанмавында. Халык хакимият корылма эшен тиешенчә контрольдә тота алырына ышанмый.

— Чүп яндыру корылмасы ул Татарстанга Мәскәү китереп куйган, Мәскәүгә файдалы проект дип медиа да язып тора, активистлар да шулай ди. Бу сезне борчымыймы?

— Мин чүп яндыручы корылмадан 2,5 чакрым ераклыктагы районда үстем. Бу районда экология гел начар булды. 1985 ел, миңа сигез яшь, хәтерлим — һәр яңгырдан соң сары күлләвекләр җыела һәм кичләрен һавада томан кебек төтен тора иде. Бу корылманың экология ягыннан күрсәткечләре һәрвакыт начар булды. Шулай булгач, анда бу чүп яндыру корылмасыннан башка да агулаучы әйберләр җитәрлек. Чүпне җиргә күмгән урыннар бар, алар да халык тормышын шуннан ким агуламый. Мәслән, Мамадыш тракты буенда яшәүчеләрдән зарланулар күп килә, анда чүп күмелгән урыннан ниндидер ис килә диләр. Корылманы барыбер кая да булса төзергә кирәк. Икенче мәсьәлә — әлбәттә, аның эшен контрольдә тоту зарур.

Үз чиратыбызда чүп яндыру корылмасы буенча без нишләдек? 2019 елның июлендә 50дән артык мөрәҗәгать җибәрдек, шул исәптән инвесторга, төбәкнең дәүләт оешмаларына, Росприродназор, экология министрлыгы, төзелеш министрлыгына, болар минем депутат буларак җибәргән сорауларым иде. Мин техник документацияне сораттым, җаваплар ала идем. Сүз уңаеннан әйтәсем килә, "Гадел Русия" фиркасеннән депутат Виталий Талов янында чүп яндыру корылмасы төзеләчәк Осиново авыл шурасыннан бу корылмага каршы тавыш биргән бердәнбер депутат булды.

— "Берләшкән демократлар" намзәтләрен сайлаулардан төшереп калдырдылар. Алар арасында Казан янында чүп яндыру корылмасына каршы булучылар да, активист Гөлназ Равилова да бар. Ни өчен шундый хәл килеп чыкты? Татарстан хакимияте җирле парламентларда һәм башка җирле хакимият оешмаларында оппозиция килүеннән куркамы?

— Аларны бит канун бозганнары өчен төшереп калдырдылар. Формаль яктан канун бозу бар. Алар үзләренә шундый юл сайлаган, алар сугыш эченә керде һәм аларга каршы яхшы гына юристлар штаты эшләячәген аңлый иде. Теге яки бу агитация формасы сайлаганда безнең фирка башта 10 тапкыр уйлый. Һәр кәгазьне тикшерү өчен юристларга зур акчалар түлибез. Ошыймы, ошамыймы, без канунны үтәргә тиеш.

САЙЛАУ ТУРЫНДА

— Канун үтәргә кирәк дисез, әмма Татарстан президентлыгына тагын бер намзәт Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышлап чыгыш ясаячагы турында билгеле булды. Юбилей майда узды, ә Миңнеханов 10 сентябрьдә, нәкъ сайлау көннәре алдыннан чыгыш ясаячак. Бу әхлак нормаларына сыешамы?

— Моңа җавап бирә алмыйм. Бу хакта ишетмәдем.

— Ничек уйлысыз, Миңнеханов сезнең белән гадел көрәш алып барамы?

— Нәрсә әйтәсем килә, ничек кенә булмасын, аны халыкның күпчелек өлеше хуплый. Бу хуплау дәрәҗәсен 80 процент дип бәялим. Ким дигәндә.

— Соң алай булгач, ни өчен сез сайлауда катнашасыз?

Сайлау — фирка идеологиясе турында сөйләү өчен бер мөмкинлек

— Фирканең мәнфәгатьләрен, аңа теләктәшлек белдерүче халыкның мәнфәгатьләрен күрсәтергә кирәк. Сайлау — фирка, безнең идеология турында сөйләү өчен бер мөмкинлек. Спорт белән шөгыльләнсәгез, беләсездер, ярышларда катншамасаң, квалификация ала алмыйсың. Әгәр син ниндидер бер вакытта җиңелмисең икән, син беркайчан да җиңә алмыйсың.

— Ничә процент җыярга өметләнәсез?

— Мин рейтингтан фетиш ясамаска дип саныйм. Саннар турында уйлый башласаң, алар синең белән идарә итә башлый. Мин үземә әйтәм: "Әлмир, бу синең кампания түгел, бу синең фирка кампаниясе. Син фиркане лаеклы күрсәтергә тиеш. Суллар-уңнар, зәңгәрләр-кызыллар дихотомиясендә альтернатив вариант та – сарылар да бар икәнлеген күрсәтергә тиеш".

  • Татарстан президентын сайлау 13 сентябрьгә билгеләнгән. Әлегә биш намзәт сайлауда катнашу ниятен белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Әлмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG