Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты вазифасына ЛДПР намзәте: "Президент атамасын бетерәм"


Владимир Сурчилов
Владимир Сурчилов

Татарстан президенты вазифасына ЛДПР фиркасе намзәте Владимир Сурчилов, кирәк булса, татар телен бер төн эчендә өйрәнәчәген белдерә, Татарстан җитәкчесен президент дип атауга каршы чыга, республика хакимияте чүп яндыру заводы төзү өчен дөрес урын сайламаган дип тәнкыйтьли, Лаеш районында М12 машина юлын хакимият сайлаган урында төзүгә каршы чыгучыларны хуплый. "Idel.Реалии" "Реальные люди" проекты кысаларында Сурчилов белән сөйләште.

— Сүзне Татарстаннан читтәге нәрсәләрдән башлыйк әле. Сез — Хабаровски крае губернаторы Сергей Фургалга хыянәт итүдә гаепләнүче фирка вәкиле. ЛДПР үз кешеләрен ташлыймы?

— ЛДПР үз кешеләрен беркайчан да ташламый. Ә ЛДПРны сатылуда гаепләүчеләр үзләре куркак кешеләр. ЛДПР беркайчан да үз кешеләрен ташламый. Андый хәлнең беркайчан да булганы юк. Юк һәм булмаячак та.

— Мәскәүнең халык сайлаган төбәк башлыгын вазифадан алуы федератив мөнәсәбәтләр күзлегеннән караганда дөрес дип саныйсызмы?

— Бүгенге көндә күренгәнчә, тулысынча уйлап чыгарылган сәбәп белән аны алу дөрес түгел дип уйлыйм. Нигә? Аңлатам. Бездә гаепсезлек презумпциясе бар бит. Әгәр дә губернаторның ниндидер гаебе бар икән, җинаятьне кайсы төбәктә кылган булса, аны шул төбәктә хөкем итәргә кирәк, Мәскәүгә алып китәргә кирәкми иде.

— Хикмәт башкада бит. Төбәк башлыгын халык сайлый, ә вазифасыннан Русия президенты ала. Бу мантыйкка туры килә дип уйлыйсызмы?

— Әмма бу сорауны миңа түгел, шундый тәртипне булдырган канун чыгаручыга бирергә кирәк.

— Мәскәү Татарстан президентын да вазифасыннан алырга мөмкин бит. Моңа ничек карар идегез?

— Алырга мөмкин.

— Моңа ничек карар идегез?

— Президентны вазифасыннан нинди сәбәп белән алуларына карап инде.

— Ягъни, ул президентны халык сайлавы, ә Мәскәү алуы сезне борчымыймы?

— Президентны халык сайлаган, әмма канун чыгаручы канунда Русия президентының Татарстан президентын алу вәкаләте бар дип язган икән, димәк шулай булырга тиеш тә.

— Әйдәгез, Татарстан турында сөйләшик. Күптән түгел сез Татарстан президентына намзәтнең татар телен белүе мәҗбүри түгел дип белдердегез. Моның белән Татарстан Конституциясен бозам дип уйламыйсызмы? Анда бит татар һәм урыс телләренең тигез хокуклы булуы язылган.

— Ә ничек бозам мин Конституцияне? Мин шул ук Конституциядә язылган, президент вазифасына намзәтнең татар телен белүе мәҗбүри түгел дигән шартны гына белдердем. Шул ук вакытта Татарстан президенты белергә тиеш. Кайда бозыла, аңлатыгыз?

— Ягъни, 13 сентябрьдә сайлау узу белән бер төн эчендә татарчага өйрәнәчәксезме, яки ничек?

— Әлбәттә, мин сезгә мисал китердем бит инде. Мөхәммәтшин әфәнде татар телен 45 яшендә өйрәнгән.

— Бер төн эчендәме?

— Әйе, ә нигә булмасын? Мин — гений!

— Лингвистикада мондый могҗиза турында ишеткән юк иле әле. Татарстан президенты булсагыз, республика башлыгын президент дип атауны саклап калачаксызмы? Татарстан әлеге атаманы саклап калган бердәнбер республика.

— Юк! Бөтен нәрсә федераль кануннарга тәңгәлләштерелергә тиеш дип исәплим. Канун барысы өчен дә, барлык субъектлар өчен дә бер булырга тиеш. Русиянең һәр төбәге үзенчәлекле, әмма канун һәркем өчен бер булырга тиеш.

— Ягъни, сез хәзер Татарстан президенты вазифасы булу — канунны бозу дип уйлыйсызмы?

— Минемчә, әйе.

— Ә бу дәүләтнең федераль нигезләрен боза дип уйламыйсызмы?

— Нигә?

— Чөнки Русия Конституциясе нигезендә республикалар дәүләтләр булып тора. Ә дәүләтләрнең үз атрибутлары, шул исәптән президенты була.

— Русия Конституциясе нигезендә республикалар субъектлар булып тора. Бездә бит федераль корылыш.

— Федераль корылыш, әмма Русия Конституциясендә республикаларның дәүләт статусы булуы язылган.

— Республикаларның дәүләт статусы юк.

— Сезнең Русия Конституциясен укыганыгыз бармы?

— Сез ялгышасыз.

— Сезнең Русия Конституциясен укыганыгыз бармы?

— Әлбәттә.

— Анда акка кара белән республикалар — дәүләт дип язылган.

— Бу һәр субьектның үз вәкаләтләре бар дигәнне аңлата, әмма бу дәүләт эчендә дәүләт дип аңларга кирәкми.


— Бусы аңлашылды. Узган сайлауларда ЛДПР фиркасеннән сезнең намзәт Татарстанда тавышларның бер процентын да җыя алмады. Сез җиңүегезгә ышанасызмы, әллә бу сайлауларда техник намзәт, спойлер ролен үтисземе?

— Ышанам, әлбәттә! Генерал булырга хыялланмаган солдат яхшы булмый диләрме әле? Әгәр үз-үземә ышанмасам, бу эшкә тотынмас идем. Без нинди илдә, республикада яшәгенебезне аңлыйбыз. 2015 елда Татарстандагы президент сайлауларында 16 район Рөстәм Миңнеханов өчен 99 процент тавыш биргән икән, моннан да нәтиҗә ясап була. Әлки районында кешеләрнең 99,1 проценты Миңнеханов өчен тавыш биргән, бу – 19 меңлек районда 18 меңнән артык кеше дигән сүз. Башка намзәтләр өчен, алар өчәү иде (КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия"), 80 кеше тавыш биргән булып чыга. Бу нормаль статистика дип саныйсызмы? Мин юк дип уйлыйм.

— Мин статистикага бәя бирә алмыйм. Ничек уйлыйсыз, Татарстанда татар булмаган кеше президент була аламы?

— Ник була алмасын?

—Республикада күпчелек татарлар бит.

— Урыслар саны 39%, мәсәлән.

— Димәк сез татар булмаган кеше президент итеп сайлануына ышанасызмы?

— Әлбәттә, Татарстанда урысларга карата бернинди дә дискриминация юк. Аны шулай дип әйтәләр, әмма чынында юк бит ул. Мин моны ассызыклыйм. Татар телен укытуда арттырып җибәрүләр бар, әмма бу бит Татарстанның булдыксыз мәгариф министрлыгының эше нәтиҗәсе.

— Нинди арттыру очраклары турында сүз бара? Татар теле дәүләт теле буларак укытылмый, туган тел дә теләк белән сайлана.

— Ә моңа кайчан ирешелде?

— Ерак татар авылында ничек булырга тиешлеген Владимир Путин үзе хәл иткәч.

— Ә ник сез Татарстанны ерак бер авыл дип атыйсыз? Сезнең белән килешмим.

— Татарстанны ерак авыл дип атамыйм. Мин Татарстандагы ниндидер бер авылдагы хәлне Мәскәү хәл итү турында фикер әйттем. Мәскәү Кремленнән татар авылындагы мәктәптә, балалар бакчасында нинди тел укытылырга тиешлеге турында карар чыгарыла.

— Хәл итмиләр, ә тәкъдим итәләр. Моңа кадәр кешеләр өчен нинди телне укырга икәнлеген мондагы хакимият карар кылды, менә бусы начар. Ә хәзер альтернатива бар, ата-аналар үзләре хәл итә. ЛДПР да ата-аналарның теләге исәпкә алынып эш ителсен ди. Мин, мәсәлән, чуаш телен туган тел буларак укыйсым килә. Ник Татарстанда бу мөмкин түгел? Менә аңлатыгыз миңа моны, чуаш телен туган тел буларак укый алмаганга бер аргумент әйтегез.

— Сез туган тел дисез, ә мин дәүләт теле турында сөйлим. Татарстанда ике дәүләт теле. Ни өчен урыс теле барысы өчен дә мәҗбүри, ә татар теле юк?

— Кем сезгә татар теле мәҗбүри түгел дип әйтте? Мәҗбүри бит! Укыйлар барысы да.

— Аны дәүләт теле буларак өйрәтмиләр. Ул туган тел дәресе буларак керә.

— Тыңлагыз әле, канун чыгаручыга беренче чиратта үзеннән башларга кирәк – татар телен өйрәнүдән. Парламент утырышлары татарча узсын, ЛДПР шул яклы. Моңа нәрсә яки кем комачаулый?

— Күрәсең, татар телен белмәүче депутатлар, шул исәптән ЛДПР депутатлары да комачаулыйдыр.

— Татарстан хакимияте үзе татар телен дәүләт дип санамый. Башта үзегездән башлагыз. Балаларыгызны өйрәтегез. Аннары гына башкаларның тормышына тыкшыныгыз.

— Башка темага күчик. Казандагы чүп яндыру заводының төзелеше – шау-шу тудырган мәсьәлә. Аның төзелешенә мөнәсәбәтегез нинди?

— ЛДПР бу хакта фикерен әйтте, бу завод кирәк, әмма ул башка урында төзелсен. Казаннан 40-50 чакрым ераклыкта аңа туры килгән урыннар бар, якында ни елга, ни сулыклар, ни авыллар юк. Буп-буш басулар гына. Тотыгыз да шунда төзегез! Берсе дә комачауламый. Хакимият бары тик олигархларның фикерен исәпкә алып эшли. Ә аларга аз чыгымнар белән завод төзү кирәк. Халык фикеренә төкереп бирде алар. Казаннан ерак булыган урында завод төзелсә, берсе дә каршы төшмәс иде.

Бу төзелешне Мәскәү кешеләре алга сөрә. Әмма төзелеш урынын биредәге хакимият бүлеп бирә. Шуңа кешенең ачуын китермәслек итеп урын сайлау кирәк. Бер мисал, 40тан артык үләт базының хуҗасы юк. Бу күренеш 1980нче еллардан бирле сузылып килә. Үләт базыннан төрле чирләр чыгарга мөмкин. Аны берсе дә тикшерми, карамый. Бу чүп яндыру заводын төзергә телиләр икән, ераграк төзер өчен юлларны салсыннар, коммуникация булдырсыннар!

— Тагын бер проблем. Лаеш районының Тарлаш авылы кешеләре М12 юлын төзүгә каршы чыкты, бу юл авыллар, дачалар, коттедж бистәләре аша узачак. Баштарак булган проектка караганда, юл аларның авылларына тимәскә тиеш иде, көньяккарак узарга тиеш булган. Бу барысын да канәгатьләндерде. Әмма яңа проектта түләүле трасса авыл кешеләренең тормышларын үзгәртәчәк. Сезнең бу хакта фикерегез нинди?

— Бу – җитди мәсьәлә. Төп проблем шунда – Татарстан хакимияте халыкны ишетми, җәмәгать тыңлауларын оештырмый. Казанның генераль паланын алыйк, башта ачык иде, кешеләр катнаша иде, аннары шалт итеп аны ябык итә башладылар. Бу хакимиятнең халыктан ерак тору проблемы, ул кешеләр белән аралашмый. Карагыз сез Метшинны. Кайчан ул соңгы тапкыр кешеләр белән очрашып аралашты? 30 августтан тыш дип әйтәм.

— МСЗ турындагы тыңлаулар булганда аны анда Миңнеханов җибәрде.

— МСЗ вакытында ул бары бер тапкыр чыкты. Сөйләште. Аңа кадәр килеп сөйләшергә тырышучылар берни хәл итми. Менә хәзер Лаеш районы аша төзергә теләгән M12 трассасына килгәндә. Лаеш районы башлыгы чыга, халык белән сөйләшә. Шәп. Тик ул берни хәл итми. Ул утны керосин белән сүндерергә тырыша. Кирәкми! Әгәр дә сез бу карарларның халык теләгәнчә булуын, халык файдасына кабул ителүен телисез икән, карар кабул итүче кешеләргә чыгып сөйләшергә кирәк. Бер урыннан икенчесенә күчергән М12 трассасы турында бөтенесе катнаша алсын өчен ачык җәмәгать тыңлаулары уздыруы кирәк иде. Шуннан чыгып инде карар кабул итәргә иде.

Ә сез беләсезме, бу тирәдә яшәүчеләр исәпләп чыгарган һәм бүгенге планнан берничә миллиард сумга арзанрак үз планын ясаганнар. Ул бистәләр һәм Лаеш районының якын авыллары халкы мәнфәгатьләренә зыян салмый.

Сез кабат Миңнехановны гаеплисез, әмма проект бит Казан-Пекин түгел, ә баштан ук Мәскәү-Пекин килешүе белән алып барыла. Аерманы аңлыйсызмы?

— Аңлыйм аерманы. Ләкин сез онытылып китәсез, трасса Татарстан җирлеге аша узгач, бу олы юл узачак Татарстан хакимиятенең фикере исәпкә алына. Татарстан хакимияте безгә трассаның шушы-шушы урында узуы кирәк дип әйтә.

Әгәр мин Минниханов әфәнденең теге яки бу авыл кешеләре мәнфәгатьләренә тәэсир итү сәбәпле моны эшләмәгез дип язган һәм тәкъдим иткән хаты һәм аңа Мәскәүдән каршы җавап килгән документны күрсәм, мин сезнең белән ризалашачакмын. Миңнеханов әфәнденең фикере исәпкә алынмаганы белән килешәчәкмен. Ләкин мин аны әле күрмим.

Миңнеханов ни сәбәпледер үз уен кагыйдәләрен билгеләгән Мәскәүдән хәтта балалар бакчаларын да яклый алмый.

— Ни сәбәпле ул аларны яклый алмый әле? Ул аларны бик яхшы яклый. Бу уңайдан Минниханов әфәнде бик яхшы булдыра.

Шуңадыр инде дәүләт телен укыту бетерелде һәм "ана теле" предметына калдырылды, әле анысы да теләк белән генә.

— Сез Прагадан хәлне бераз башкачарак күрәсез. Мин Татарстанда яшим һәм үземнең баламны балалар бакчасына йөртәм, шуңа монда дәүләт телләренең ничек өйрәтелүен күрәм. Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытуны күрәм. Монда хәл бөтенләй башка. Әгәр дә кеше татар телен балалар бакчасында өйрәнергә теләсә, ул барлык укыту татар телендә булган балалар бакчасына бара. Ата-ана теләсә инде, монда бара.

Ләкин кабаттан да әйтәм, баласының нинди телне өйрәнергә тиешлеген ата-ана хәл итәргә тиеш. Дәүләт моңа кысылмаска тиеш. Дәүләт ике дәүләт телен тәкъдим итәргә тиеш: урыс яки татар. Урыс телен телисезме? Урыс телен өйрәнегез. Татар телен телисезме? Татар телен өйрәнегез.

Мин сезне аңладым. Сайлау темасына әйләнеп кайтыйк. Күптән түгел без социаль челтәрләрдә Татарстанда президент сайлауга бәйле сораштыру башладык. Тавыш бирергә барырга җыенмаганнар 39% нәтиҗә белән беренче урында. Миңнеханов икенче урында. Бу сайлауда тавыш бирергә килүчеләр күп булыр дип уйлыйсызмы?

— Сез сораштыру үткәргәнсез, әйбәт, әмма без тавыш бирүчеләр кемнәр булуын карамыйбыз.

Билгеле, бу безнең укучыларыбыз.

— Мин сезнең соравыгызга бернәрсә дә әйтә алмыйм. Сайлауларда катнашуга килгәндә, мин күп кешеләр белән аралашам һәм кызганычка каршы Татарстанда бик күпләр сәясәттән бөтенләй читтә тора.

Бу нәрсәнеңдер нәтиҗәсеме?

— Кызганычка каршы, хәзерге вакытта халык аның тавышы ишетеләчәгенә ышанмый һәм Татарстанда кайчандыр халкы сүзе ишетелгәненә мисаллар юк. Бу шуның нәтиҗәсе булырга мөмкин. Бездә халыктан башка бөтен кешенең тавышын ишетәләр. Кызганычка Татарстанда уза торган сайлауга карата шул исәптән ЛДПРның да сораулары күп. 2015 елга әйләнеп кайтам, ул вакытта 16 район Миңнеханов өчен 99%тан күбрәк тавыш бирү нәтиҗәләрен күрсәтте.

Соңгы соравым һәм ул сез әйткән саннар белән бәйле. Сез бик күп кеше Миңнехановка тавыш бирә дисез. Һәрхәлдә, нәтиҗәләр шундый килеп чыга. Сезнеңчә, аның өчен чыннан да шулай күп тавыш бирәләрме?

— Мин алай дип санамыйм. Кызганычка каршы безнең система шундый, административ ресурс сайлауга зур йогынты ясый. Күптән түгел мәхкәмә утырышы үтте, хәзер ул эш Югары мәхкәмәдә, шунда мәхкәмә сынау протоколы дигән аңлатма кертә. Совет районы мәхкәмәсендә бу чын булган очрак. Катнашучының берсенә тавышларны санаганнан соң сынау протоколы биргәннәрен таныдылар. Нәрсә ул сынау протоколы? Ягъни кеше тавыш санауда катнашкан. Комиссия сәркатибе тавышларны санау беткәннән соң протокол ясап, имзалап, җирле сайлау комиссиясе рәисе аңа кул куйгач, ул кеше өенә кайтып киткән. Ә иртән интернетта караса, саннар аныкыннан бөтенләй аерыла. Шуннан ни? Кеше мәхкәмәгә киткән. Ә мәхкәмә: "Хөрмәтлебез, сездә бер протокол. Ә җирле сайлау комиссиясендә бөтенләй башка протокол. Сезнең протокол сынау протоколы булган икән, комиссия сәркатибе онытылып аны чыгарып биргән, комиссия рәисе аңлап җиткермичә имзалаган, сезгә биргәннәр, сез киткәч үк сынау протоколы булганны аңлаганнар, кире язганнар.

— Сезнеңчә Миңнеханов өчен күпме тавыш бирәләр һәм бу сайлауда ул күпме тавыш казаныр?

— Аңлыйсызмы, мин үз фикеремне генә җиткерә алам. Халык ничек тавыш бирәчәк, белмим. Мин фаразлый алам. Минем уйлавымча, Миңнехановны Татарстанда яклаучылар шактый зур санда. 13 сентябрь тавыш биргәч, санагач күрербез.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Әлегә биш намзәт сайлауда катнашу ниятен белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG