Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмиль Гәрәев: тентүләрнең сәбәбе аңлашылмый


Эмиль Гәрәев һәм Михаил Ходорковский (архив фотосы)
Эмиль Гәрәев һәм Михаил Ходорковский (архив фотосы)

“Берләшкән демократлар” проектында катнашучы элеккеге намзәт Эмиль Гәрәев активистларда тентүләрнең сәбәбе ачык аңлашылмый дип белдерә.

Татарстанда муниципаль депутатлыкка намзәт булган, теркәлүе мәхкәмә тарафыннан гамәлдән чыгарылган Эмиль Гәрәев үзе катнаша торган “Берләшкән демократлар” проекты активистларында тентүләр узуы сәбәбе төгәл билгеле түгел диде. Бу турыда ул Idel.Реалиига сөйләде.

Гәрәев сүзләренчә, тентүләр ЮКОС эше кысаларында булса, аның моңа катнашы булуы икеле, чөнки бу эш 2003 елда каралган һәм аңа бу вакытта бары 10 яшь булган.

“Активистларга нәкъ менә мәхкәмә турындагы хатлар белән килделәр. Янәсе, алар шаһит була ала. Ләкин үзегез аңлый аласыз, 1990 елда туганнар, кечкенә булганбыз” дип сөйләде Гәрәев.

“Берләшкән демократлар”га Михаил Ходорковский ярдәм итә диләр, дөресме дигән сорауга “шәхсән миңа бернинди ярдәм күрсәтми” дип җавап бирде Гәрәев. Ул “Берләшкән демократлар” проектының халыктан кергән акчага тормышка ашырылуын әйтте. Бу проект гади кешеләргә депутатлыкка сайлану мөмкинлеге тудыра, ничек сайлауда катнашырга, аның тәртипләрен аңлата, моның кыен түгел икәнлеген төшендерә дип сөйләде намзәт.

9 сентябрь иртән Казанда “Берләшкән демократлар” төркеменең офисында, координаторларның торган җирләрендә куәт оешмалары тентү уздырды. Алар Эмиль Гәрәевның әти-әниләре фатирына килгән.

“Өйдә әни һәм җиде яшьлек сеңлем иде. Сигез кеше килде, өйнең астын-өскә әйләндергәннәр. 600 мең сум акча алганнар, ул төзүчеләргә хезмәт хакы иде. Иске сим-карталарны, фатир ачкычын, Истанбулда йөри торган транспорт картасын алганнар” дип сөйләде Гәрәев.

Тентүләр шулай ук активистлар Сергей Стрикун, Андрей Давыдов, Ирина Никифорова йортларында узган.

Куәт оешмалары Владимир һәм Иваново өлкәләрендә дә проектның координаторларына килгән. Тентүләр "Ачык Русия" һәм "МБХ медиа" офисларында да узды.

7 сентябрьдә Яшел Үзән мәхкәмәсе "Берләшкән демократлар"ның 13 намзәтен сайлаудан читләштерде.

XS
SM
MD
LG