Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар драма театрының яңа бинасы ачылды


Чаллы татар театры бинасының тантаналы ачылышы

Театр бинасында шулай ук яшьләр үзәге булдырылачак, аның эшенең төп юнәлеше заманча татар сәнгатен үстерү булачак.

9 сентябрьдә Чаллы шәһәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры ачылды. Тантаналы чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

"Бу безнең күптәнге хыялыбыз иде. Чаллы театрының 30 ел дәвамында үз бинасы булмады. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашканнарга рәхмәт белдерәсем килә", дигән Миңнеханов.

Театрның тамаша залы 300 урынга исәпләнгән. Зал бизәлешендә дизайнерлар татар милли орнаментын кулланган. Бинаның икенче катында театр музее урнашкан.

Театр бинасында шулай ук яшьләр үзәге булдырылачак, аның эшенең төп юнәлеше заманча татар сәнгатен үстерү булачак. Биредә әдәби һәм театраль студияләр, режиссерлар остаханәсе, музыкаль лаборатория урнашачак.

Чаллы татар дәүләт драма театры - Татарстанда иң яшь театр коллективларының берсе. Аңа 1990 елның 21 декабрендә нигез салынган. Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бәйге нәтиҗәләре нигезендә бирелде.

Чаллы татар драма театрының элеке мөдир урынбасары Кәүсәрия Җамалиева театрга милләтпәрвәр, Чаллыда үзешчән театр булдырып, шәһәрдә татар театрына нигез салучыларның берсе Илдар Хаҗи исемен бирүне сораган иде.

Чаллы татар драма театры моңа кадәр КПССның шәһәр комитеты бинасында урнашкан иде. Бинаны аңа 1990нчы елларда биргәннәр. Театр чыгып киткәч, бина Чаллы курчак театрына биреләчәк. Курчак театрының моңа кадәр үз бинасы булмаган.

XS
SM
MD
LG