Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштаудагы кыланышлары өчен Ишембай районы башлыгы кисәтү алу белән котылган


Азамат Габдрахманов
Азамат Габдрахманов

Район шурасы депутатлары Азамат Габдрахмановка кисәтү ясау белән чикләгән. Активистлар аның вазифасыннан алынуын таләп итә.

Башкортстанның Ишембай районы шурасы чираттан тыш утырышында район башлыгы Азамат Габдрахмановка 15-16 августта Куштаудагы гамәлләре өчен нинди җәза бирүне тикшергән. Габдрахмановка кисәтү ясарга дигән карар кабул ителгән.

Утырышта Ишембай районы прокуроры Габдрахмановның муниципаль хезмәткәр этикасы кагыйдәләрен бозуын сөйләгән. Прокуратура район башылыгы активистлар белән ызгыш килеп чыкмасын өчен чаралар күрмәүдә гаепле дигән фикер белдергән.

Куштау шиханын яклаучылар 15 августта Габдрахмановның активистлар җәйләвен куып таратуда катнашканын күргәннәрен әйтте. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда битлек кигән Ишембай районы башлыгының үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы күренә. Ул сүгенү сүзләре куллана. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.

Габдрахманов, үзен аклар өчен, "миңа сугышырга җыенган радикаллар белән эш итәргә туры килде" дигән. Үзенең Куштауда активистлар җәйләвенә һөҗүмен сурәтләгән видеоларны ул "манипуляция һәм монтаж" дип атаган. Андагы сүгенү сүзләрен "Башкорт" оешмасы вәкилләренә генә кагылганын әйткән.

Куштау активистлары Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуда Азамат Габдрахмановны вазифасыннан алу таләбе куйган иде. Хәбиров башта "үзебезнекеләрне сатмыйм" дип баш тартты, аннары Габдрахмановның кайбер башкорт милли хәрәкәте вәкилләре белән шәхси каршылыгы бар дип аның гамәлләрен аңлатырга тырышты. Габдрахмановның гамәлләрен прокуратурага шикаять итәргә була диде.

17 августта Ишембайда район башлыгының вазифасыннан китүен таләп итеп берничә йөз кешелек митинг узды. 25 августта Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә башлаганы билгеле булды.

Азамат Габдрахмановка район шурасы депутатлары тарафыннан йомшак җәза бирелүенә җәмәгатьчелектә ачулы һәм иронияле җаваплар яңгырады. "Республика кешеләрен кыйнау, җәйләүне җимерү, экология яклаучыларга сүгенеп кычкыру – шулар өчен бары кисәтү? Бу депутатларны да урыннарыннан куарга кирәк!" һәм башка шундый эчтәлектәге сүзләр белән социаль челтәрләрдә кулланучылар кәнәгатьсезлек белдерде.

XS
SM
MD
LG