Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урысчадан татарчага күчкән Мөслим мәктәбе: балалар теләп укый


Мөслим мәктәбе
Мөслим мәктәбе

Татарстан шәһәрләрендәге татар мәктәпләре игътибар үзәгендә, ә район, авыл мәктәпләре нинди хәлдә? Татар теле белән булган соңгы хәлләр аларга ничек тәэсир итте? Азатлык Мөслимнең татар мәктәбе мөдире белән милли мәгариф проблемнары, татарлыкны саклау кыенлыклары турында сөйләште.

Шәһәрләрчә җиһазландырылган авыл мәктәбе. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә килеп керү белән ерак татар авылларына гына хас булган милли мохиткә эләгәсең. Шул ук вакытта мәктәп заманча дизайны, өр-яңа җиһазландырылган бүлмәләре белән балкып тора. Әйтергә кирәк: озак еллар дәвамында Мөслимнең үзендә татар мәктәбе булмады. Гәрчә биредә татарлар күпчелек. Узган ел урыс мәктәбе татарчалашты. Бүген биредә 491 укучы укый, 52 укытучы аларга белем бирә. Сыйныфлар кызларныкы һәм малайларныкына бүленгән.

Азатлык мәктәп мөдире Илзир Мадьяров белән очрашып, туган телгә миллилеккә килү һәм гендерлы укытуның өстенлекләре һәм кимчелекләре турында сөйләште.

— Илзир әфәнде, мәктәпнең тыштагы элмә тактасы гарәп телендә язылган. Бу нәрсә белән бәйле?

Илзир Мадьяров
Илзир Мадьяров

Узган ел мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелде һәм бинабыз шагыйрьнең тугралары белән бизәлде. Анда гарәпчә "Габдулла Тукай" дип язылган. Шулай ук эчке якта мәктәпнең диварларында аның әйткән сүзләрен, мәкальләрен һәм шигырь өзекләрен күрергә була. Дизайн элементларына да булдыра алганча милли элементлар керттек – агач белән бизәдек. Мәктәп инде күптәннән Тукай исеме белән йөртелсә дә, рәсми документларны да әле узган ел гына раслап бетердек. Исем алыштырганда бөтен аккредитация, лицензияләрне үзгәртергә туры килде.

— Элек мәктәп милли юнәлешкә өстенлек бирми иде, дип беләм.

Мине әле узган ел гына шушы мәктәпкә мөдир итеп билгеләделәр. Шунда ук мәктәпне милли итеп ясау бурычы да куелды. Татар мохитен, татарлыкны саклап калу эшен көчәйтү максаты тора. Бу фикергә район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе белән бергәләп килдек. Ник дигәндә, һәр мәктәпнең йөзе, үзенчәлеге булырга тиеш. Безнеке менә милли.

— Тышкы кыяфәткә афәрин генә диясе, ләкин эчтәлеге дә мөһим: татарча укытасызмы?

Узган ел беренче сыйныфларны татарча укыта башладык. Быел алар икегә күчте. Яңа уку елында тагын ике татар сыйныфы барлыкка килде. 44 баланы мәктәбебезгә кабул иттек. Алар дүртенче сыйныфка кадәр татарча укый да, бишенчедән башлап, урысчага күчәчәк. Казандагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясендә булдык. Аларның уку нәтиҗәләре бик яхшы. БДИны йөз баллга бирүчеләр бар. Алар беренчедән алып, унберенче сыйныфка кадәр татарча укый. Без инде саф татар районында яшибез, шулай булгач, белем һәм тәрбия татарча бирелергә тиештер дип уйлыйм. Бөтен юнәлештә дә миллилекне сөрергә тырышабыз.

— Бу киләчәктә сезнең мәктәптә дә беренче сыйныфтан алып унбергә кадәр мөмкин кадәр татарча белем алу оештырылачак дигән сүзме?

— Әлегә менә шулай укыйбыз. Аннары карарбыз. Алдан кычкырасы килми.

— Татарча дәреслекләр каян аласыз?

Бар бит ул. Кайбер авылларда татар мәктәпләре әле дә эшләп килә.

— Ә моңарчы урысча укыткан мөгаллимнәр бу хәбәрне ничек кабул итте?

Алар бит милләте белән татар, монда проблем туарга тиеш түгел иде һәм тумады да. Бәлки, иң элек терминнарны, төшенчәләрне кабул итү авыр булгандыр. Мәсәлән, математика дәресе. Шуңа күрә терминнарның берьюлы урысчасын да бирергә тырышабыз. Гомумән, балалар берьюлы ике телне дә уңышлы үзләштерә. Шуңа күрә бишенче сыйныфка күчкәндә нинди дә булса авырлыклар булыр дип уйламыйм.

— Татар телчеләре җитәме?

Җитә. Алар бездә дүртәү, шуның берсе – татар телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне укыта. Безнең балаларның күп өлеше – татар. Шулай ук бераз керәшен, әрмән, азәрбайҗан, таҗик да бар. Аның алары да рәхәтләнеп татарча сөйләшеп йөри. Татар сыйныфларында татар теле һәм әдәбияты атнага биш тапкыр керә, калганнарында – өч, 10-11дә – бер татар теле, бер әдәбият.

— Укудан тыш, мәктәптәге атмосфера, нинди чараларының булуы, балалар нинди мөгамәлә булуы мөһим. Бу мәсьәлә ничек хәл ителә?

Уку һәм тәрбия процессында милли үзаңны үстерәбез. “Милли үзаң – белем һәм тәрбия нигезе” дигән мәктәп күләм проектыбыз бар. Аның кысаларында, мәсәлән, физкультура дәресендә милли уеннар уйныйлар, ә инглиз теле татар теле аша өйрәнелә. Башлангыч сыйныф укытучылары җыр-бию, нәфис сүз проектларын алып бара. Татарча газет чыга. Мәктәптә милли фольклорга басым ясала. “Тукай бизәкләре” дигән бию төркемебез бар. Анда кырыкка якын бала йөри. Район, республика күләм бәйгеләрдә чыгыш ясыйлар. Әле “Йолдызлык” зона турында беренче урын алганнар иде, хәзер Казанга барырга әзерләнәләр. Театр, төрле түгәрәкләр эшләп килә. Безнең балалар, төрле чараларда катнашып, лаеклы урыннар ала. Мәктәп эчендә фән һәм мәгариф музее да оештырылды. Анда мәктәпнең тарихын чагылдырдык. Мәктәпкә бит 1934 елда ук нигез салынган. Әле музейның дизайны да аерым игътибарга лаек. Агач дивар һәм түшәм әкренләп ак төскә әверелә. Бу искелек урынына яңалык килүне символлаштыра.

Мәктәп эчендә фән һәм мәгариф музее
Мәктәп эчендә фән һәм мәгариф музее

— Әле узган ел тагын бер яңалык керткәнсез: балаларны җенескә карап бүлгәнсез икән...

Әйе. Бәзнең малайлар һәм кызлар сыйныфлары бүленгән. Иң элек без Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренә барып, шундый мәктәпләрне күреп, өйрәнеп кайттык. Уку процессы ничек оештырылган? Белем бирү сыйфаты ничегрәк? Иң яхшысы шул: бу мәсьәләдә безнең коллектив бердәм булды. Хәзер бар дәресләр дә аерым үтә. Гадәттә, дәрестә кызлар, малайлар бер-берсеннән кыенсына, җавап бирергә ояла. Алар бит кечкенәрәк чакта этенеп-төртенеп тә утыра. Бүген үзем дә бишенче сыйныф малайларына кердем. Кызлар булмагач, сикереп торып җавап бирәләр. Уку нәтиҗәләре буенча да алга китеш күренә. Әле, бәлки, ниндидер зур үзгәрешләр турында әйтергә иртәрәктер. Әмма белем сыйфаты күрсәткечләре 5-6 процентка артып бара.

— Бу уңайдан ата-аналар, укучылар ягыннан каршылыклар булмый калмагандыр? Ата-аналар кызлар яки малайлар аннары башка җенес вәкиле белән мөнәсәбәтләр кора алмас дип борчыла гадәттә.

Аларны керткәнче, без иң элек бу мәсьәләнең уңай якларын һәм кимчелекләрен барладык. Аннары гына, ата-аналарны җыеп, алар алдында чыгыш ясадык, аңлаттык, тавыш бирү үткәрдек. Дөрес, каршы торучылар да бар иде. Янәсе, ничек инде балаларны аерасыз? Яхшылап аңлаткач, идеяне кабул иттеләр. Район үзәгендә өч мәктәп. Риза булмаучылар узган ел башка мәктәпләргә күчкән иде, быел кире кайта башладылар. Көннән көн мәктәптә укучылар саны арта бара. Узган ел 485 укучы булса, быел – 491. Ә без өч йөзгә калыр дип курыккан идек.

— Димәк, аерым укыту тәртипкә яхшы тәэсир итә…

Шулай дип әйтә алам. Укучыларның тәртибе яхшы якка үзгәрде. Малайлар кызларга хөрмәт белән карый. Дәрес вакытында да кылтаеп, линейка белән уйнап, кәгазь кисәкләре ыргытып утырмыйлар. Үз-үзләрен күрсәтә беләләр, курыкмыйлар. Егетләргә егетләрчә тәрбия бирергә тырышабыз. Малайлар сыйныфларына җитәкчеләр итеп ир-егет мөгаллимнәрне билгеләдек. Алар укытучылары белән дә ачыктан-ачык сөйләшә, проблемнар булса да әйтергә оялып тормый. Бу егетләр кызлардан читләшә дигән сүз түгел. Чөнки алар барыбер аралаша, мәктәпкә дә бергәләп килә, тәнәфестә тә бер-берсенә кереп йөри. Узган ел яңа шартларда бәйрәмнәр шундый матур үтте. Сигезенче мартта егетләр чәчәкләр тотып кызларны котларга кереп китте, кызлар табын әзерләп аларны көтеп торды. Ир-ат укытучылар хатын-кызларны котлады. Матур күренеш. Тәртип дигәннән, без бит әхлакый тәрбиягә дә аерым игътибар бирәбез. Сыйныф сәгатьләре вакытында укучылар белән ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итү, исәнләшү, караклык турында һәм башка темаларга сөйләшүләр алып барыла. Барысы да татарча.

— Хакимиятнең татар мәктәбенә карата мөнәсәбәте кызык. Сезгә булышалармы?

Мөгамалә әйбәт, ремонт ясалды. Әйе, бөтен тәрәзәләр дә алыштырылды, яңа ишекләр куелды. Узган ел ашханә яңартылды, яңа җиһаз-җайланмалар кайтты. Ашханә икегә бүленеп, кыз һәм малайларны аерым ашату оештырылды. Ремонт эшләрен финанслауда районның ярдәме зур булды. Бәдрәфләр яңартылды, диварлар буялды, дизайн элементлары кертелде. Спорт залы өр-яңа. Бөтен бүлмәләрдә дә диодлы яктырткычлар урнаштырылды. Җилләтү системы да үзгәртелде. Моны хәзер матур итеп сакларга гына кирәк. Шөкер, укучыларыбыз әйбәт, матурлыкның кадерен белә.

— Яңа уку елын яңа кагыйдәләр белән башладык. Бу зәхмәт беркая да китмәде бит. Балалар ничек тикшерелә? Температуралы бала булса, мәктәпне карантинга ябып куясызмы?

Алай итмәскә инде. Ләкин безнең быел чыннан да аерым кагыйдәләр гамәлгә керде. Башка еллардан аермалы буларак, балалар хәзер өч керештән йөри. Ишектән кергәндә үк һәркемне градусник белән үлчәп кертәбез. Шунда ук санитайзерлар да тора. Әгәр бала чирләп тора, температурасы 37дән югары була икән, аны шундук кайтарып җибәрәбез.

— Күп уку йортлары хәзер мөгаллимнәргә кытлык кичерә. Соңгы елларда укытучы һөнәренең дә дәрәҗәсен төшереп бетерделәр. Сездә укытучылар җитәме соң?

52 укытучыбыз бар. Алар арасында берничә пенсионер. Быел, укуларын тәмамлап, ике яшь укытучы кайтты. Чыныксыннар дип, аларга малайлар сыйныфларын бирдек. Коллектив яхшы безнең, дустанә мөнәсәбәт саклана. Күбебезнең балалары шушында укый. Аннары соңгы елларда бездә укып чыгучулар арасында педагог һөнәрен сайлаучылар саны арта башлады. Бу уңай тенденция.

***
Моңа кадәр урысча эшләгән мәктәпне татарчалаштыру да, укучыларны гендер принциплары белән бүлү дә – авыл җирлеге өчен кыю эксперимент. Әле чыгып киткәндә ике баласын шушы мәктәпкә йөрткән Резеда Бохарова белән сөйләштек. Ул өченче баласын да шушында бирергә теләвен әйтте. “Кызым өченче сыйныфта, улым – алтынчы сыйныфта укыйлар. Балалар яратып укый. Улым: “Кызларсыз укуы рәхәтрәк”, ди. Кызлар һәм малайлар мәгълүматны төрлечә үзләштерә. Балаларым әйбәт укый, малайның да узган ел бер генә “дүртле”се чыкты. Мөстәкыйль. Өйрәтәсе, артыннан төртәсе юк. Читтән торып уку авыррак булды, билгеле. Әмма анысын да булдырдык”, – диде Резеда Бохарова Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG